Лилия Хәйруллина: «Зарланырга яратмыйм, әмма хәлләрем бик авыр булды»
Җырчы үзе сөйләде.
Җырчы Лилия Хәйруллина «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында дүртенче баласына авырлы вакыттагы кыенлыклар турында елый-елый сөйләде.
– Ирем белән баланы чит илдә табарга сөйләшкән идек. Шуңа күрә 4 ай чит илдә – олы балаларымнан еракта яшәргә туры килде. Әниләр мине аңлар. Өстәвенә авырлык вакытымда каты авырып киттем. Әмма мин зарланырга яратмыйм. Дарулар эчтем, ә алар карынымдагы балама зыян китерергә мөмкин иде. Шуннан соң егылдым. Сабыемның хәрәкәтләнүен сизми башладым. Тормышымдагы катлаулы чор иде бу, депрессиягә бирелдем. Бик күп дәваландым, хәлемне һич аңлый алмадым. Әмма бу хакта язылучыларыма сөйләмәдем. Миңа шуның кадәр авыр булды: башка беркайчан да елмая алмас кебек идем.
Мин үзем турындамы, карынымдагы балам турындамы кайгыртырга икәнен белмәдем. Өстәвенә авыруым аркасында инвалид калу куркынычы бар иде, – диде Лилия Хәйруллина.
Җырчы әйтүенчә, аңа дарулар билгели алмаганнар, чөнки диогноз куя алмаганнар.
Аллаһка шөкер, бу хәлләр яхшы тәмамланган. Бала тугач, табиблар аңа диагноз куеп дәвалаганнар. Моның өчен җырчы табибларга рәхмәт әйтте. «Алар минем хәлемне дөрес бәяләп, тиешле ярдәм күрсәттеләр», – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев