Лилия Хәмитова: «Әнием өйгә кайтканнан соң унберенче көндә үлде»
Җырчы кадерле кешеләре һәм «Буран дулый» җырының тарихы турында сөйләде.
Татар эстрадасының үзенчәлекле тавышлы, үзенең тамашачысын булдырган җырчы Лилия Хәмитованың тормышында узган ел төрле вакыйгалар булды. Ул озак еллар дус булып йөргән хезмәттәше, Татарстанның атказанган артисты Винарис Илъегет белән гаилә корды. Тамашачыларына яңа җырлар бүләк итә. Әмма аның «Буран дулый» дигән җыры быелгы кышта аеруча популяр булды. Без җырчыдан әлеге җыр тарихы һәм тормышындагы кадерле кешеләре турында сораштык.
– 1999 еллар иде бугай. Җәй айлары иде. Минем Оскар Усманов студиясендә беренче альбомны туплаган вакытым. Оскар Усманов минем тавышка игътибар биреп: «Лилия минем архивта бер җыр бар. 3-5 ел чамасы башкаручысын көтеп ята, – ди. – Роберт абый Миңнуллин сүзләренә язылган кемгә бирергә белмим. Менә сезнең тавышны ишеткәч, кушымтасын гына үзгәртәм дә сиңа бирәм», – дип миңа шул җырны тәкъдим итте. Без аны 1999 елның декабрендә студиядә яздырдык. Ул радиоларда яз көне генә яңгырый башлады. Роберт абый бу җырын Оскарга биргәнен оныткан күрәмсең, радиодан ишетүгә аңа шалтыраткан: «Оскар «Буран дулый» дигән җырны ишеттем. Бу минем җырыммы?» – дип сорау биргән. «Әйе» дип җавап алгач: «Шуның хәтле итеп дөрес итеп сайлап җырчысына биргәнсең», дигән. Ул вакытта, әле генә сәхнәнгә аяк баскан җырчы өчен бик зур бәя булды. Оскар Усмановның «Буран дулый» дигән җырының еллар буе архивта ятканнан соң миңа килеп эләгүе – минем өчен зур бәхет.
Ул җыр бүген дә актуальлеген югалтмый. Буран булган көнне булса да мине искә алалар дип сөенәм.
– Лилия ханым, узган ел сез 20 еллап дус булып йөргән Винарис Илъегет белән гаилә кордыгыз. Күңелегездә «буран дулаган» көннәр буламы? Аларны ничек үткәрәсез?
– Буран уйнамаган күңел нигә инде ул?! Дөньяда төрле чаклар була. Без дә бит тере кешеләр. Без хәзер авырлыкларны тузынып түгел, тыныч кына уртак фикергә килеп хәл итәргә тырышабыз. Без бер өлкәдә, бер һөнәрдә булгач аңлашып эшлибез.
– Улыгыз Әмир белән Винарис арасындагы мөнәсәбәтләр ничек?
– Улым белән Винарис арасындагы мөнәсәбәтләр, Аллаһка шөкер, әйбәт. Аралашалар. Бергә торсак, әлбәттә икенчерәк булыр иде. Әмир 20нче яше белән бара. Арча көллиятендә программист булырга укый. Быел соңгы елы. Өйдә берүзе тора. Сөбханаллаһ, әйбәт кенә яши. Үзе генә яшәү буенча сынау срогын, «боевое крешение»не лаеклы узды. Табак-савытын да, керен дә юа, идәнен дә сөртеп ала. Хәзер бөтен техника бар. Кул белән юасы, су ташыйсы, мич ягасы юк. Яшьләргә лафа. Тәртипле булырга һәм максат куеп, шуңа барырга гына кирәк. Аллаһка шөкер, бүгенге көндә мин улым өчен тыныч. Алдагы елларда да аның уңышларына сөенеп яшәргә язсын.
– Сез озак еллар яман шеш белән авыраган әнигезне тәрбияләдегез. Әниегез кулларыгызда җан бирде... Әнигезнең барлык үтенечләрен канәгатьләндердегезме?
– Әни бик сагындыра. Өйгә кайтуга аның бүлмәсенә кереп башта рәхәтләнеп елап алам. Үләсен белеп торсак та, киткәч барыбер сагындыра. Миңа әнием белән яшәгән өйдә булу авыр. Үзем әни булсам да, үземә дә әни җитми. Бик авыр вакытларында аның янында була алуыма сөенәм. Әни үз өемдә, үз урын-җиремдә җан бирсәм иде дип теләде. Республика клиник хастаханәсендә соңгы тапкыр ятканда дәвалаучы табиб Рамилә Рауфовна: «Лилия, мин сезгә әниегезне алып кайтып китәргә тәкъдим итәм. Кифая апаның гел өйдә үләсе килде. Бу инде сезнең соңгы килүегез» дип мине әзерләде. Әни өйгә алып кайтканның унберенче көнендә үлде.
Әни өзелгәндә янында идем. Соңгы атнасында, үләр алдыннан гел: «Кызым, риза бәхил. Синең кебек караган кеше булмады. Өч балам булса да, синең кебеге булмады. Рәхәт тормыш күрсәттең», – диде. Авызын ерып мәңгелеккә китте. «Синең өчен мин хәзер тыныч, парлы булдың. Әмир инде хәзер сөбханаллаһ, зур. Матур гына яшәргә язсын сезгә» дип җан бирде.
Аллаһка шөкер, 3,7, 40ларын матур итеп уздырдык. Елы бар. Аны да тиешенчә үткәрергә насыйп булсын. Безгә исән-сау булып, тәртипле матур итеп, иҗатыбыз белән тамашачыларыбызны сөендереп яшәргә инде.
Фотолар Лилия Хәмитовадан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев