Лилия Букеева: «Акча беркайчан да җитми ул, үзеңне сакларга кирәк»
Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Лилия Букеева – «Азия тавышлары», «Агыйдел», «Юрмала» халыкара бәйгеләре лауреаты. Ул – репертуарына татар, рус, башкорт, француз, гарәп, төрек һәм башка телләрдәге җырларны алып, Чаллыны, республиканы данлаган җырчыларның берсе. Аның чыгышы – һәр чараның матур бизәге.
Соңгы вакытларда тормышында югалтулар күп булса да (апасы Римма, аның кызы Света бер-бер артлык якты дөньядан китте), төшенкелеккә бирелми. Үзенең студиясендә яңа җырлар яздыра, клиплар төшерә. Бу эшләрне иң югары дәрәҗәгә җиткермичә туктамый.
– Лилия, эстрададагы уңышның сере нидә? Бәлки сезне профессиональ артист итү өчен тырышкан укытучылардадыр?
– Мин Уфа шәһәрендә туып-үстем. Җырларга ярата идем. Шунлыктан 1985 елда сәнгать училищесының Фәрзәнә Сәгыйтова сыйныфына укырга кереп, аны уңышлы гына тәмамладым. Бүгенге уңышларымда аның өлеше зур дип саныйм. Аннары Нефтекамскида Нефтьчеләр мәдәният сараенда инструменталь ансамбльдә җырладым. 1988 елда башкорт дәүләт филармониясенә эстрада җырчысы итеп эшкә чакырдылар. Филармония артистлары белән бергә бөтен Башкортостанны йөреп чыктым. Бу минем өчен тәҗрибә туплау чоры булды.
– Аннары бер-бер артлы төрле бәйгеләрдә җиңгәнсез...
– Әйе. 1989 елда яшь башкаручыларның «Юрмала» бөтенсоюз бәйгесендә катнаштым. Ул дүрт этапта үтте. Мәскәү этабында финалга уздым. Аннары Алма-Атада узган «Азия тавышлары» бәйгесендә Башкортостан исеменнән чыгыш ясап, җиңү яуладым. Композитор Юрий Саульский рәислек иткән «Агыйдел-90» эстрада җыры бәйгесендә лауреат булдым.
– Ялгышмасам, бу җиңүегез Сезгә чит илгә китәргә мөмкинлек бирде?
– Әйе, 1991 елда Мәскәү шәһәренең мәдәният идарәсе мине бер елга контракт белән Төркиянең Анкара шәһәренә эшкә җибәрде. 1994 елда Мәскәүдә примадонна Алла Пугачева төркеменең җитәкчесе, композитор Руслан Горобец, шагыйрь Михаил Танич, аранжировка остасы Юрий Варум белән таныштым. Нәтиҗәдә «До свиданья», «В ресторане» җырлары барлыкка килде. Тамашачылар аларны бик җылы кабул итте.
– Чаллыга кайчан килдегез?
– 1996 елдан бирле «Энергетик» мәдәният сараенда җырчы булып эшлим. Татарстан белән Башкортстаннан тыш, Россиянең башка төбәкләрендә, чит илләрдә чыгыш ясадым. Италия, Франция, Малайзия тамашачылары да минем иҗатым белән таныш.
– Лилия, Сез озак еллар иҗатта кайныйсыз. Сәхнәдән туймадыгызмы?
– Юк, сәхнә – минем тормышым. Иҗат миңа һава кебек кирәк, мин иҗат белән яшим.
– Сезгә бер җырны өйрәнү өчен күпме вакыт кирәк?
– Мин җыр өйрәнүгә бик җитди карыйм. Татар җырларын бигрәк тә. Сүз уңаеннан, татарча җырларга, сүзләрне дөрес итеп әйтергә өйрәткән һәм даими ярдәм иткән өчен «Энергетик» мәдәният йортын озак еллар җитәкләгән легендар шәхес Гөлзада Рзаевага, хезмәттәшләремә һәм дусларыма рәхмәтлемен. Миңа кайбер җырларны өйрәнү өчен хәтта 3-4 ел вакыт кирәк була. Ә болай, бер җырны якынча бер ай тирәсе өйрәнәм. Мин җырны «каз тәне» чыгарырлык дәрәҗәгә җиткерүне максат итеп куям. Һәр җыр үзенчәлекле, шуңа күрә алар төрлечә башкарыла. Хисләрне тамашачыларга дөрес җиткерү өчен җырларны идеаль дәрәҗәдә башкарырга тырышам. Репетиция вакытында җырның мәгънәсен «тотып» алырга омтылам. Артистларны юкка гына лаеклы ялга иртә чыгармыйлар, чөнки алар бар нәрсәне йөрәкләре аша уздырып, рухи яктан яналар.
– Сез һәрвакыт формада. Тавышыгыз да, үзегез дә үзгәрмисез. Моның сере нидә?
– Үземне формада тоту өчен көненә ике тапкыр гимнастика ясыйм. Скандинавия таяклары белән йөрим, һәр көнне саф һавада йөгерәм. Тавышым өстендә дә даими эшлим. Күнекмәләрне ташласаң, яңадан башларга туры килә. Күршеләрне куркытмас өчен тавыш белән күнекмәләрне «Энергетик» мәдәният сараенда ясыйм. Безнең хезмәттә чамасыннан артык эшләргә ярамый. Тавыш – нечкә корал, аны сакларга кирәк. Кайвакытта артык шөгыльләнеп җибәрсәм, өч көн дәшми торам. Җырчы тавыш җепселләрен сакларга тиеш. Элек көненә 3-4 концерт бирә идем. Хәзер кайчан һәм кайда чыгыш ясарга кирәклеген сайлыйм. Акча беркайчан да җитми ул, үзеңне сакларга кирәк.
– Җырчы өчен иң куркынычы нәрсә?
– Тамак авыртса, син тулысынча иҗат процессыннан төшеп каласың. Минемчә, тамак авыртканда дәшмәү – иң нәтиҗәле дәвалау ысулларының берсе.
– Вакытыгызны ничек бүләсез?
– Минем көн тәртибе секундлап язылган. Шәһәр чараларында, корпоративларда чыгыш ясыйм. Эшемнән беркайчан да туймыйм. Кунакта дусларым: «Лилия, җырла әле», – дисә, ялындырып тормыйм, җырлыйм. Җырларны студиядә яздыру алдыннан нык әзерләнәм. Җырны башта диктофонга яздырам. Хаталар булган җирне кат-кат тыңлыйм. Сулышны дөрес алып, һәр сүзне төгәл итеп, җиренә җиткереп әйтү зарур.
– Җырчы булмасагыз, кайсы өлкәдә эшли алыр идегез?
– Әгәр җырчы булмасам, дизайнер булыр идем. Хезмәттәшләрем киемнәремне, стилемне югары бәяли. Тегәргә яратам. Кайвакыт киемнәрне берничә үлчәмгә зуррак итеп алам да аннары аңардан гадәти булмаган модель ясыйм. Кибеткә кергәч, яшен тизлегендә теге яки бу әйбергә нәрсә җитмәгәнен әйтеп бирә алам. Тегүчеләрдән соң сәхнә киемнәрне образга, җырның эчтәлегенә туры китереп үзем тегәм. Кайсыларын стразлар, сәйләннәр белән бизим. Кайчакта иртәнгә кадәр эшлим. Эшне тәмамламыйча йокларга ятмыйм.
– Күпме йоклыйсыз?
– Гадәттә кичке 10да йокларга ятам, 6да торам. Йокы – җырчының тавышы өчен мөһим факторларның берсе.
– Күз тимәсен, сезнең йөзегез дә үзгәрми.
– 20 ел инде битемә туңдырылган карлыган белән битлек ясыйм. Дөрес тукланырга тырышам. Ботка, ярмалар, яшел үләннәр ашарга яратам. Суыткычымда петрушка, әнис, сельдерей, кинза һәрвакыт бар. Балыкны парда пешерәм, йомырканың сарысын гына ашыйм. Сарымсак, керән кебек ризыкларга, кайнатма һәм балга өстенлек бирәм.
– Көндәлек тормышта Сез нинди?
– Гадәти тормышта мин тыйнак кеше. Үземә артык игътибар иткәннәрен яратмыйм. Мин – перфекционист, бөтен эшне +5 билгесенә эшләргә тырышам.
– Яңа җырларыгыз бармы?
– Репертуарымны баету өстендә даими эшлим. Күптән түгел генә «Дулкыннар», Башкортстан композиторы Салават Низаметдинов истәлегенә «Туктады моң» исемле җырлар һәм аларга клиплар яздырдым. Тамашачылар аларны яратты. Бу – минем өчен югары бәя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев