Марат Яруллин: «Кыз: «Әйе», - диде»
Җырчының концертында көтелмәгән хәл булды.
Җырчы дәртле җырларын башкарып кына калмады, тамашачыларын күңелле вакыйганың шаһиты да итте.
Ул Туймазы егетен сөйгәненә тәкъдим ясарга чакырды һәм концерт уртасында 13нче рәттә 6нчы урында утыручыга футболка бүләк итәчәген әйтте.
Сәхнәгә матур кыз чыкты. Марат аның игътибарын читкә юнәлткән арада, сәхнә артыннан чәчәк бәйләме һәм йөзек тоткан егет чыкты. Кыз, борылып карагач, тезләнеп торган егетен күрде һәм көчле алкышлар астында «Әйе!» дип җавап кайтарды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев