Март ае сынамышлары
14 мартта күктә кояш «уйнаса», кыяр һәм хуш исле үләннәр уңышы бай булачак.
Евдокия Плющиха көнен (14 март) җәй күрсәткече диләр: көн нинди, җәй дә шулай узачак.
Иртә язда күк күкрәмичә яшен булса, коры җәйгә юрыйлар.
Март аенда күк күкрәсә – икмәк уңышына, әмма ел салкын булачак.
Март җиле җылы булса, җәй яңгырлы була.
Март аенда су акмаса, апрель аенда үлән үсми.
Март коры һәм юеш май – икмәк уңачак.
Март аенда томан еш булса, яңгырлы җәй көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев