Март аена халык сынамышлары
Шоу-бизнес

Март аена халык сынамышлары

– Мартта суык һәм коры булса, икмәк уңар.

– Мартта боз сөңгеләре озын булса, яз озак килер.
– Мартта томаннар еш төшсә – яңгырлы җәйгә.
– Март ахырында карның тиз эрүе һәм суларның тиз китүе дә – яңгырлы җәй билгесе.
– Мартта күк күкрәсә, салкыннар көтегез.
– Күк күкрәмичә генә яшен күрсәгез – җәй салкын булыр.
– Март яңгырлы булса – гөмбәле җәйгә ишарә.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


сынамышлар

Нет комментариев