Март аена нинди халык сынамышлары бар?
Март – язның беренче ае. Халык ни сөйли? Нинди сынамышлар бар?
* Март кыш түгел, ләкин яз да түгел әле.
* Март аенда су акмаса, апрель аенда үлән үсми.
* Коры март уңдырышлы ел булачак, ә яңгырлысы уңышсыз ел вәгъдә итә.
* Март аенда еш томан - яңгырлы җәй көт.
* Март аенда җылы җилләр - яңгырлы җылы җәйгә.
* Март урталарында җылы булса, җәй җылы булачак.
* Сирәк салкыннар март аенда яхшы уңыш вәгъдә итә.
* Озын боз сөңгеләре — озын яз.
* Карга башын канат астына яшерә – салкынга, җиргә утырса – җылынуга.
* Әтәч еш кына вакытында кычкырмаса, һава торышы бозыла.
* Ябалак салкыннарга да кычкыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев