Машинада җырлаучы яшь блогер
Эмилия башкалардан аерылып тора, аның блогы аеруча танылган, язылучылары бик күп.
Кем генә танылган артистлар белән бергә чыгыш ясарга хыялланмый икән? Мондый бәхет һәркемгә дә эләкми. Ә Чаллыда яшәүче Эмилия Гатауллина инде 6 яшендә Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинова кебек танылган артистлар белән сәхнәдә җырларга өлгерде.
Кечкенә Эмилияне шәһәребездә генә түгел, республикада да «машинада җырлаучы кыз» буларак яхшы беләләр. Беренче карашка машинада җырлау берни дә түгел кебек тоелса да, Эмилия кебек оста итеп, күп кенә татар җырларын яттан белеп, сәхнә йолдызларына кушылып җырлаучылар бик сирәк.
– Ул өч яшьтән машинада җырлый. Мин аны гел видеога төшерәм, – ди әнисе Алия. – Аннан үземнең инстаграм битемә куям.
Үз балаларын инстаграмга куярга яратучы әниләр бик күп. Моның белән кешеләрне гаҗәпләндерә алмыйсың, әлбәттә. Тик Эмилия башкалардан аерылып тора, аның блогы аеруча танылган, язылучылары бик күп.
– Былтыр самоизоляция вакытында Эмилия телевизор каршында кулына дезодорант савыты тотып гел җырлап йөрде. Әле үкчәле туфлиләр, матур күлмәкләр киеп, чын артистлар образларына да керергә тырыша. Карап торырга кызык, – ди Алия.
– Мин Фирдүс Тямаев белән Илсөя Бәдретдинованың җырларын яратам, – ди Эмилия. – Күптән түгел генә концертларында алар белән бергә җырладым. Мин шундый бәхетле! Әти-әниемә зур рәхмәт!
Пандемия чорында Фирдүс Тямаев социаль челтәрләрдә конкурс игълан иткән иде. Шарты да бик гади: аның репертуарындагы җырны башкарып үз инстаграмыңа гына куярга кирәк.
– Фирдүс абый безнең аккаунтны билгеләгәч, үзебез дә сизмичә блогерга әйләндек тә куйдык, – ди Алия. – Безгә бик күп язылдылар, республиканың күп төбәкләрендә социаль челтәрләргә алып куя башладылар.
Эмилия күп җырларны, шигырьләрне яттан белә. Бу хәтерне, игътибарлылыкны үстерә. Моның өстенә кыз балалар бакчасында үткәрелгән торле конкурсларда актив катнашып, призлы урыннар ала. Аның портфолиосындагы грамоталарын да санап бетергесез. «Татар кызы» бәйгесенең өченче турына да узды.
– Минем әле «Озын толым» конкурсында да катнашасым килгән иде, тик күзем авыртып анда бара алмадым, – ди Эмилия. – Бу бәйге өчен шигырь дә ятлаган идем. Аны минем өчен танылган шагыйрә Рәзинә апа Сәетгәрәева язды.
Ә кызның толымнарына сокланмый мөмкин түгел. Алар озын да, куе да.
– Чәчләрен бер яшькә кадәр өч тапкыр кырдык, бүтән тимәдек, – ди әнисе. – Атнага бер генә тапкыр юабыз, гади шампунь һәм бальзам кулланабыз, ниндидер махсус маскалар ясаганыбыз юк. Үзе дә чәчләрен ярата.
Эмилия атнага өч тапкыр музыка мәктәбенә йөри. Инде шактый гына көйләр уйнарга өйрәнгән, өендә пианиносы да бар.
– Кызыбызга үз җырын яздыру нияте белән йөрибез әле, – дип планнары белән уртаклашты Алия Гатауллина.
Шөгыльләре күп булса да, әнисенә кухняда булышырга да вакыт таба әле ул. Алар бергәләшеп төрле пирожныйлар, тортлар пешерәләр һәм кызыклы рецептлары белән үз инстаграм битендә бүлешәләр.
Кайбер кешеләр балама күз тияр дип аларны социаль челтәрләргә куярга ашыкмый. Гатауллиннар гаиләсе бу әйбердән курыкмыйлар.
– Эмилияне Аллаһы тәгалә саклый. Ул 2 яшеннән догалар белә. Хәзер инде берничәсен яттан әйтә. Дога укыгач, күз тимәс, иншә Аллаһ, – ди әнисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев