Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Бакый дөньяда кайсы телдә җавап тотарбыз?

Бакча дигәннән, тагын бер күңелемә уелып калган хәл турында искә алыйм әле. Гайбәт түгел, гыйбрәт өчен. Ни хикмәттер, баласын мәктәпкә бирер алдыннан болай да коты очып торган ата-ана күңеленә коткы салучылар адым саен.

Минем балам татарча сөйләшә. Шушы җөмләне язып куйдым да, уйга калдым. Әйе, сөйләшәләр. Шөкер итәм дә, шул ук вакытта күңелне шөбһә биләп ала. Ике улым да татар телен мин белгән кадәр белми шул. Әйтик, яңа гына кулланган «шөбһә» сүзен алар тәгаен аңламый инде. Менә «тәгаен» сүзен дә белмиләрдер. Тукта, мин бу сүзне көндәлек тормышта, өйдә кулланаммы соң? Ә сез?..
Икенче яктан, тирә-якка күз салам да, минекеләр татарча белә торган татар булып үсә бит әле дип, эчтән генә куанып куям. Яшүсмерлек чорына хәтле татар телен ничек саклап кала алдык соң – бу хакта тулырак языйм әле.

Шәһәр урамында татар үсәме?

Балаларым өч яшькә кадәр фәкать татарча сөйләште. Алай гынамы, яңа теле ачылган сабыйларымның үзем кебек матур итеп «нәмә», «нәмәкәй», «бармаем» дип тәтелдәүләрен ишетү бик рәхәт иде. Менә бер җәйдә балалар бакчасына җыена башладык. Яңа ачылган балалар бакчасында өч рус, бер татар төркеме ясаганнар. Без, әлбәттә, татар төркемен сайладык. Тәрбияче апабызның «чыкылдап торган» Норлат мишәре икәнен белеп куандык. Ә ул тел мәсәләсендә шактый принципиаль карашлы булып чыкты: балалар белән татарча сөйләшә һәм ярым-йорты татар Эмиль, Самираларны татарчага өйрәтергә тырыша иде. Өстәвенә, Ильяс белән бергә бу төркемгә Илнур дигән бик тәти малай да йөри һәм ул бик шәп татарча сөйләшә торган, сүзгә кесәгә кермәүче, бик тере малай икән. Минеке белән уртак телне тиз таптылар болар. Уртак «хәсрәт» берләштергәндер: иртәләрен икесе дә үкереп елап кала, икесе дә гаиләдә беренче бала, икесе дә өйдә калган энекәшләре уйнамасын дип, уенчыкларын үзе белән бакчага күтәреп йөри һ.б. Һәм иң кызыгы: Илнурның әнисе дә, әтисе дә Чаллыда туып-үскән кешеләр. Чаллыда шау-шулы туксанынчы елларда ачылган татар мәктәпләрендә укыганнар. Алар – шәһәр татарлары. Шәһәр урамында татар үсми дигән фикерне инкарь итүче кешеләр. Алар минем кебек татар теле язмышы турында хафаланып интекми, алар бары татарча сөйләшеп яшиләр. Табигый ки, балалары да телне белә. Кыскасы, безнең татар төркемендәге егермеләп баланың калганы үзара урысча сөйләшеп уйнаганда, Ильяс белән Илнур икәүләп мәш килеп татарча сөйләшәләр иде. Бакчадан чыгып киткәнче шулай булды. Тәрбияче апабыз бәби ялына китеп, аның урынына ел саен яңа тәрбияче үзгәреп торды. Ахыр чиктә, соңгы елны безнең төркемне теге калган өч урыс төркеменә таратырга тырышу омтылышы да булды. Без, ата-аналар, җыелып баш күтәреп, үз хокукларыбыз турында ныклап өйрәнеп, адвокатлар белән киңәшеп, төркемебезне саклап кала алдык. Кыскасы, шактый гаугалы, мәшәкатьле еллар иде ул. Ә бу матавыклардан бихәбәр Ильяс белән Илназ икәүләп татарча сөйләшә-сөйләшә үстеләр. 
   

«Надан» татар баласы

Бакча дигәннән, тагын бер күңелемә уелып калган хәл турында искә алыйм әле. Гайбәт түгел, гыйбрәт өчен. Ни хикмәттер, баласын мәктәпкә бирер алдыннан болай да коты очып торган ата-ана күңеленә коткы салучылар адым саен. Бакчадан китәсе елның язында, шунда психолог һәм логопед буларак эшләүче ханым, балаларны җыеп, мәктәпкә әзерлек дәрәҗәсен тикшергән. Нинди методика, нинди критерийлар буенчадыр – анысын ул да аңлатмады, без дә, яшь һәм беркатлы ата-аналар, белешеп тормадык. Дүрт төркемнән дә ата-аналарны җыйды да аңлатты: балаларыбызның әзерлек дәрәҗәсе шактый түбән икән. Әмма, рәхмәт яугыры, ул безгә ярдәм итәргә әзер икән. Билгеле, бушка түгел. Ханым, көлә-көлә, бер сабыйның кәгазен өскә күтәрде. «Күрегез әле, исемен дә яза белмәгән бит! Напишите буквами, дип әйттем. Карагыз әле, нәрсә язган!..» Ак кәгазьгә алфавит тәртибендә хәрефләр тезелеп киткән иде. Хөрмәтле психолог ханым гомумкөлү обьекты итеп күрсәткән бу эш минем улымныкы иде. Ике яшеннән бөтен хәрефне таныган, алфавитны яттан белгән Ильясым «напишите буквами» дигән сүзне ишетеп, алфавит тәртибендә хәрефләрне язып чыккан. Һәм бу хәл, белгеч фикеренчә, соң дәрәҗәдә наданлык билгесе иде. Мин «Сез тест үткәргәндә балалар белән нинди телдә аралаштыгыз? Татар төркеменә тестны татарча аңлаттыгызмы?» дип сорарга җөрьәт иттем. Психолог ханым ярсып-ярсып минем авызны томаларга ашыкты. Янәсе, бакчадагы балалар барысы да русча беләләр икән, ә без наданнарга, бу тестны татарча үтәргә теләсәк, шәһәрдәге башка оешмага барырга кирәк икән... Соңрак ул ханым, ни сәбәпледер, балалар бакчасыннан китте һәм Ильясның фотосурәте, отличник буларак, уку алдынгылары тактасыннан төшмәгән бер мәктәптә эшли башлады.

Сүз уңаеннан, бу мәктәп рус мәктәбе. Хәер, бүгенге шартларда теге яки бу уку йортын татар мәктәбе дип атау мөмкин микән соң? Барлык мәктәпләрдә дә укыту урыс телендә бара. Бу татар мәктәбе, татар мөгаллиме сайлаган юл түгел, «бердәм дәүләт имтиханы» дигән афәт мәҗбүрияте. Татар телендә белем бирә торган мәктәп Татарстанда бармы? Мин андый бер генә мәктәпне беләм һәм ул Чаллыда түгел. Ә Ильяс башлангыч белемне алган рус мәктәбендә белем алучы балаларның ким дигәндә 80 проценты үз татарларыбыз иде. Ул мәктәпнең татар теле мөгаллимнәре белән аралашканда сүз бер авырткан «чуан»га терәлә дә кала. Үзәкләре өзелеп сөйлиләр: «Үзе татар, татарча сөйләшә – мәктәпкә гаризада баласының туган теле дигән графада рус телен сайлый, татар телен укытуга каршы. Рус кешесе килеп керә – гаризада татар телен сайлый. Татарстанда яшибез бит, татар телен белсен, укытыгыз, дип чыгып китә». 

Бездә никтер шундый караш яши: бала татар телен белсә, рус телен белмәячәк, янәсе. Чит илләрдә балаларны берьюлы өч-дүрт телдә сөйләшергә өйрәтәләр. Яһүдләр әнә, гомумән, бәләкәйдән үк дистәләгән телне белеп үсә. Ә безнең Рәсәйдә яшәүче балаларның интеллект дәрәҗәсе түбәнмени? Ике-өч телне берьюлы үзләштерергә сәләтсезмени алар?!

Онык бабасы телендә сөйләшергә тиеш

Хөрмәтле өлкәннәребез, әбекәйләр, бабакайлар! Сез үз гомерегездә нинди генә чорлар кичмәгәнсез, нинди генә авырлыклар күрмәгәнсез. Зинһарлар дип әйтәм, калган гомерегезне рәхәт үткәрергә тырышыгыз. Сез моңа лаек. Интекмәгез. Ичмаса оныкларыгыз белән башка телдә сөйләшергә маташып чиләнмәгез инде. Оныгы белән телен ватып урысча сөйләшеп изаланган әби-бабайларны күрсәм, шулай дип йомшак кына эндәшәсем килә. Кайвакыт шулай эшлим дә. Ә кайчак, бик сирәк, бәбчеге белән матур итеп, дөрес итеп, тәмле итеп татарча сөйләшкән әекәйләр очрый. Рәхмәт әйтеп, кочаклардай булып, сокланып карап калам. 

Бу хакта бер мәзәк искә төште. Татарчага өйрәнсен дип, оныкны каникулга әби белән бабай янына кайтарып куялар. Җәй бетүгә ни күрсеннәр: әби белән бабай урысча сөйләшә башлаган, ди. Хәлләр, чынлап та, шушы мәзәктәгечә. Онык татарча белми дип «әбика» белән «бабайка» урысча сөйләп иза чигә. Болар татарча сөйләшмәгәнгә онык татарча белми. Уйлап карасаң, күбебезне ак яулыклы әбекәйләребезнең әкиятләре, догалары, бабакайларның киңәшләре, сабаклары телле, гамьле, мәнле иткән бит. Әти-әниләр эштә, төп тәрбия әби-бабайдан. Элек-электән шулай килгән һәм хәзер дә шулай. Хөрмәтле өлкәннәр, үз асылызга хыянәт итмәсәгез иде лә. 

Кайнатамның әле теле дә ачылмаган улыма «Мин татар малае» дип  әйтергә өйрәткәнен искә төшерәм дә, җанга рәхәт булып китә. Онык әби-бабасы телендә сөйләшергә тиеш. Бу – кешелек прогрессының аксиомасы. Моны аңлаган зирәк әти-әниемә, әткәй-әнкәмә бик рәхмәтлемен.   

Фәннең милләте булмый

Тел мәсьәләсендә, уңга карасың да, сулга карасаң да, бердәм дәүләт имтиханына килеп төртеләсең. Ул фәкать рус телендә, шуңа күрә мәгариф тә тулысы белән русча. Ләкин мин, башлангыч белемне дә, урта белемне дә, югары белемне дә татар телендә алган кеше буларак, бу хәл белән бәхәсләшергә әзермен. Без мәктәптә барлык фәннәрне дә татар телендә укыдык. Хәтта рус теле дәресен дә өлешчә татарча укыдык. Бу – табигый, нормаль күренеш. Бердән, һәркем белемне туган телендә алырга тиеш. Икенчедән, бүген балаларыбыз инглиз телен русча өйрәнмимени? 

Чыгарылыш имтиханнарын татар телендә бирдек тә, югары уку йортларына шәһәрләргә юл тоттык. 2004 елны минем белән бер сыйныфта укыган миннән ике яшькә кечерәк бертуган сеңлем математика буенча имтихан бирүчеләр арасында иң югары балл җыеп, югары уку йортының бюджет бүлегенә укырга керде. Актанышның гап-гади бер татар авылында туып-үскән, математиканы фәкать татарча укыган чеп-чи татар баласы! Ә имтихан, билгеле, рус телендә иде, имтихан алучы профессор рус агае иде. Нәтиҗә: санның милләте юк. Фәннең милләте юк! Шуңа күрә, балам татарча укыса, имтиханны югары баллга тапшыра алмаячак дип, баласын телдән яздыручыларга сүзем шул: үз наданлыгыгызда татар телен гаепләмәгез, зинһар. 

Сүзем үземнең балалар турында иде, читкә каердым кебек. Алай да: рус мәктәбендә утыздан артык бала, шул исәптән чеп-чи урыс балалары укыган сыйныфта рус теленнән тел-теш тидермәслек грамматика Ильяста иде. Ул язган диктантлар өлге иде. Һәм ул, Аллага шөкер, узган ук елында татар теле буенча шәһәркүләм олимпиадада икенче урын алды. Мактану түгел, дәлил. Мактанырга ерак әле, әмма киләчәктә татар телле улларым һәм татар телле оныкларым белән мактанырмын дигән ныклы өметем бар минем. Насыйп булсын!    

Фәхешлек белән шөгыльләнмик!

Җиргә яңа кеше китерү, бала табу – галәмәт зур җаваплылык. Аны кеше итеп тәрбияләп үстерү – иң авыр хезмәт. Чорлар узган саен бу хезмәтнең авырлыгы һәм мәгьнәсе арта гына бар. Без балаларыбызны кем өчен, ни өчен үстерәбез? Минемчә, мин әби-бабамнарның дәвамы булган кебек, балам - минем дәвамым. Минем генә түгел, миндә «яшәгән» ата-бабамнарның да дәвамы ул. Балам – киләчәккә дәгъвам ул. Ул ОГЭ, ЕГЭ тапшырыр өчен генә җиргә килмәгән. Һәм аның киләчәге, уңышлы, имин, бәхетле булуы бердәм дәүләт имтиханнарыннан тормый. Балаларыбыз уйлый белә торган, мөстәкыйль фикер йөртергә сәләтле, кыйммәтләрне дөрес билгели торган шәхесләр булып үсәргә тиешләр.

Үз телеңнән яздырып, чит телдә аралашып, белем алып үсүе баланың киләчәктә уңышлы кеше булачагын гарантияләми, бәлки, киресенчә, аны нигезсез, тамырсыз, рухи умырткасыз бер мәхлук итә. Кискенлегемне гафу итәрсез, дөньяви файда артыннан куып, үз-үзеңнән, үз телеңнән ваз кичү, ягьни җил кайсы якка иссә, шул якка авышуның бик борынгы атамасы бар – фәхешлек. 

Бүгенге көндә туган телебез бик аяныч хәлдә. Татарча белем бирергә омтылган мәктәпләр, мөгаллимнәр, баласын татар телле татар итеп үстерергә тырышкан ата-аналар бүген мәгариф өлкәсендә өстән – хөкүмәттән үзгәрешләр көтә. Утлар-сулар кичеп, безгә кадәр килеп ирешкән татар телен – дөньядагы иң камил ундүрт телнең берсен, дөньядагы төрки дәүләтләр белән уртак тел табардай ачкычны, тел рәвешендә безгә тапшырылган горурлыгыбызны, үзаңыбызны, мәдәни байлыгыбызны үтерергә хакыбыз юк. Телебез – безнең намусыбыз. 
Замандашларым, ЕГЭдан соң да тормыш бар... Фани дөньядан киткәч, бакый дөньяга күчәсе бар. Анда да имтихан тотасы, ди. Әмма ул имтиханны ата-бабаң телендә – туган телеңдә бирәсе, ди менә.

Лилия Гыйбадуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев