Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Наил Әнәсов: «Барыбер сәхнәне сайлар идем»

«Болгар» бию театры солисты «Йолдызлы мизгел»гә кунакка килде.

Һәр чәршәмбе «Шәһри Чаллы» газетасының «Йолдызлы мизгел» студиясеннән кунакларыбыз һәм интернет-дусларыбызны тәҗрибәле журналист Резидә Ганиева сәламли. Ул тапшыру дәвамында популяр шәхесләрнең тормышына һәм иҗатына кагылышлы бик кызыклы мәгълүматларны барлый. Чираттагы очрашуда аның әңгәмәдәше җырчы, «Болгар» бию театрының солисты Наил Әнәсов булды.

– Наил, син кайсы яктан?
– Туган шәһәрем – Чаллы. Мәктәпне тәмамлагач, Түбән Кама шәһәрендә музыка училищесында укыдым, аннары Казан мәдәният-сәнгать университетын кызыл дипломга тәмамладым, Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Венера Ганиева классында вокал буенча белем алдым. Аннары кире Чаллыга кайттым. 

– Кемнәр белән хезмәттәшлек итәсең, нинди җырларга өстенлек бирәсең?
– Бик күп композиторлар белән эшлим. Яшь композиторлар да үз җырларын тәкъдим итә. Соңгы җырымны Флүрә апа Талипова иҗат итте. Аннары «Күңел» радиосында эшләүче Ришат Хаҗиев сүзләренә әнкәй турында бик матур җыр яздык. Халык җырларын да башкарырга тырышабыз, яңартып чыгарабыз.

– Кайбер җырларны тамашачыга авырлыклар аша җиткерергә туры килә икән.
– Әйе, хәзер автор хокуклары дигән төшенчә белән еш очрашырга туры килә. Әйтик, җырның авторлары исән булмаса, аларның туганнары белән элемтәгә чыгарга кирәк. Рөхсәт биргән очракта гына башкарырга, интернетка чыгарырга мөмкин.

– Бүгенге көндә син нәрсәләр белән мәшгуль?
– Профессиональ гастрольләрне мин Татарстанның халык артисткасы Зөһрә апа Шәрифуллина белән башладым. Аннары Венера Ганиева белән бергә эшләдек. Чаллыда инде ун елдан артык Ирек Зарипов белән хезмәттәшлек итәбез, күптән түгел Уфада чыгыш ясап каттык. Тамашачы җылы каршы алды – сагынганнар. Шул ук вакытта яңа җырлар язарга тырышабыз.

– Остазларыңнан нәрсәгә өйрәндең?
 – Зөһрә апа мине сәхнәдә үз-үземне тотарга өйрәтте, Венера апа тавыш куйды, ничек итеп дөрес җырларга икәнен төшендерде. Ирек белән эшли башлаганда мин инде шушы тупланган тәҗрибәмне эшкә җиктем, аның белән, Аллаһка шөкер, тату-матур эшлибез.

– Кешеләрдә нинди сыйфатлар синең өчен мөһим?
– Чын кеше булсын ул. Алдамый торган, дус була белгән.

– Үзеңдәге нинди сыйфатны яратмыйсың?
– Мин бик тиз кеше. Әйтик, 11гә сөйләшсәк, 10да мин урында булам. Ягъни иртә киләм. Дусларым моны уңай бәяли, шулай да үзем яратмыйм. 

– Гаиләң белән таныштыр әле.
– Тормыш иптәшем белән бер кыз, бер малай үстерәбез. Олысы – улым Казанда медицина институтында укый. Кызым 3нче класста. Минем кебек җырларга ярата. Төрледән-төрле конкурсларда катнаша.

– Бәхет төшенчәсен ничек аңлыйсың, син бәхетлеме?
– Аллаһка шөкер, яраткан гаиләм бар, әнием исән-сау, яраткан эшем бар, яраткан тамашачым бар. Бүгенге көндә мин бик бәхетле. Исән-сау яшәргә язсын барыбызга да.

– Җырчы булмасаң кем булыр идең?
– Балачактан ук минем җырчы буласым килә иде. Кечкнәдән үк телевизордан җырчыларга соклана идем, музыкага тартылдым, баянга укыдым. Барыбер шушы юлны сайлаган булыр идем.



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев