Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Нәҗибә Хөснетдинова: «Аллаһтан куркучылар – теге дөньяда иң байлар»

Газетабызның 17 июнь санында Минзәлә районы Бикбау авылында яшәүче, үзе әйтмешли, оҗмахта булып кайткан Нәҗибә Хөснетдинова турында язган идек инде. Ул фәрештәләр белән элемтәдә торам, алар әйткәнне махсус дәфтәргә язып барам, дип тә сөйләде. Нәҗибә әбинең шул язуларыннан, ягъни «Фидькр» дип атаган дәфтәреннән өзек тәкъдим итәбез.

«Аллаһы Тәгалә кешеләр арасында берән-сәрән булса да үлеп терелүчеләрне күрсәтеп тора. Моны ул кешеләрне үлгәч терелүгә ышандыру өчен шулай итә. Мин күргән бу могҗиза бар кешедә дә була торган хәл түгел. Моның өчен кешене Аллаһы Тәгалә яшьтән үк әзерли. Андый кешегә гомер буе авырлыклар юлдаш була, каршылыклар белән көрәшеп яшәргә туры килә, чөнки бу дөньяда гаделлек белән яшәүчегә авыр. Ул авырлыклар аркасында һәрвакыт Аллаһы Тәгаләгә ялварып яши. Аның ышанычы, таянычы бер Аллаһы Тәгалә генә була. 

Коръән аятьләре буенча яшәү күпкә җиңелрәк. Мин икенче мәртәбә үлем кичергән вакытымда өч зат тар гына караңгы траншеядан алып киттеләр. Бераз бардык та шундый рәхәт яктылыкка барып чыктык. Пароходка ошаган бер әйбергә утырып күкне иңләп-буйлап очабыз. Бернинди каршылыклар да юк. Минем җаным бөтен галәмдә шулай йөзәргә ашкына. Бөтен дөньяга аваз саласым килә. Төннәр миңа шундый рәхәт. Бар дөнья җанлана, төрле сәер тавышлар ишетелә, икенче дөнья башланган төсле. 
Бер көнне көндез гәүдәм бераз авыраеп китте, ятып тормакчы булдым. Яттым. Кинәт кенә күз алдымда яктылык хасил булды. Шул яктылык эчендә бер карт барлыкка килде. Мөхәммәд пәйгамбәр икәнен аңладым. Башына чалма ураган, ап-ак киемнән. Бер-ике баскычлы өстәл шикелле җирдә утыра һәм «Мин фидькрлар иленнән», – дип миңа үзеннән түбәнрәк баскычта урын күрсәтә. Шуннан соң айнып киттем, бер нәрсә дә юк. Я Раббым, бу ни хәлләр соң дип өзгәләндем. 

Мөселман кардәшләрем, Мөхәммәд пәйгамбәребезнең Коръән аятьләрен, хәдисләрен ялганга чыгармагыз. Ул бит безнең өчен тырышкан. Ул без барачак дөньябызны күреп кайткан, шуны безгә аңлатырга тырыша. Язганнары бар да хак, бар да дөрес. Аллаһы Тәгаләнең миңа күрсәткән могҗизасы да менә шуларны дәлилләүче булып тора инде. Коръән аятьләрен укыгач миңа җиңел булып китә, хәлемне кем беләндер уртаклашкан кебек хис итәм. Мин күргән хәлләрне-могҗизаны күрсәгез, сез дә шулай булыр идегез. Кайвакытта мин бу дөньяда икәнемне тоеп алам да, упкынга төшеп киткән кебек булам. 
Байлар һәм ярлылар теге дөньяда да бар. Кеше рәнҗетми, кеше хакына керми, яла якмый, гаделлек белән, Аллаһы Тәгаләдән куркып, азмы-күпме гыйбадәтләр кылып яшәүчеләр анда баргач иң бай кешеләр булалар. Ә явызларча кеше хакыннан файдаланып, кеше рәнҗетеп яшәүчеләр иң хәерчеләр була. Андый кешеләр бу дөньядан пычраклыклар төяп китәләр, ә ул пычраклык без барачак дөньяга сыймый, анда сафлык, гаделлек бөркелеп тора. 

Хәзер Коръән укып өйрәнеп үсмәдек диючеләр күп. Мин дә совет чоры баласы, олы яшьтә догаларны истә калдырып та булмый. Әмма Аллаһы Тәгаләгә ышанып, үз телеңдә ялварып, аңа бурычлы икәнеңне аңлап, аңа сыенып теләкләр теләсәң, барлык нигъмәтләргә шөкерана кылсаң, шул дога була инде. Бик теләп тә намазга өйрәнә алмаган кешеләр бар, чиста кием киеп, юынып, сәҗдәгә иелеп, белгәнчә Аллаһы Тәгаләгә ялварып, Аллаһыны күз алдына китереп, теләкләр теләсәң намаз укыган кебек булырсың. Намаз уку Аллаһыга ялвару бит инде ул. Сәҗдә исә Аллаһы Тәгаләгә буйсыну. Аллаһы Тәгалә берөзлексез сәҗдәдә тора. Намаз укымау, гыйбадәт кылмау – ул калебебезнең җитешсезлеге, кимчелеге, гариплеге...» 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев