Нияз Таҗиев: «Кортлар янәшәсендә ял итәм, проблемалар онытыла»
Тукай районы «Татарстан» совхозы поселогында Таҗиевлар умарталыгында булып кайттык. Нияз Таҗиев – нәселләрендә өченче буын умартачы. Ул умарта карау, кортларга тиешле шартлар тудыру һәм балдан мул уңыш алу серләрен бик яхшы белә.
«Умартаны яратмасаң эшләп булмый»
Мин кергәндә Нияз умарталары янында иде. Аның белән әңгәмә корганчы, әнисе Ләйсән апа белән сөйләшеп алдык.
– Без үзебез Сарман районыннан. Әткәем Сабирҗан кортларны бик ярата иде. Аның кортларны ничек саклап, кадерләп караганын бик яхшы хәтерлим. Улым Нияз да кечкенәдән бу эшкә тартыла башлады. Кортлар бик эшчән, төгәл бөҗәкләр, чисталык яраталар. Умартачы булыр өчен кортларны чын күңелдән яратырга кирәк. Бу эшкә җаның, тәнең белән тартылу мөһим. Хәзер умарта тотучылар күп. Улыма да киңәш сорап шалтыратып торалар, өйгә дә киләләр. Берсенә дә «юк» дип җавап бирми, аңлата, булсын дип тырыша. Бу хезмәтнең бар нечкәлекләрен белмәсәң, умарта тотып булмый бит ул, – дип сөйли Ләйсән ханым.
Умартачыларга сокланам мин. Бу һөнәр ияләре җәй көне генә эшли дип уйлаучылар да бардыр, тик бу ялгыш фикер. Аларның эше ел дәвамында бара.
– Нияз улым үз гаиләсе белән Чаллыда яши. Умарталарын карар өчен монда кайтып йөри. Без хәзер булышучылар, янында басып торучылар гына инде (көлә). Иртәнге 3ләр тулганчы кортларыбызны карарга чыгып китәбез. Кызулар башланганчы, сәгать 7ләргә кадәр эшне бетереп тә керәбез. Нияз әтисе Назыйф белән миңа эш куша. Аллага шөкер, бер-беребезне күз карашыннан аңлыйбыз, – дип сөйләвен дәвам итә хуҗабикә.
Нәселдән килгән эш аеруча үзенчәлекле була. Һөнәрнең серләре буыннан-буынга күчә икән, нәтиҗәсе дә яхшы инде аның. Таҗиевларда да эшнең һәр адымы системага салынган. Ләйсән ханым беренче итеп тузганак балын алуларын әйтте. Ул башка төр баллардан сап-сары булуы белән аерылып тора икән. Аннары Таҗиевлар юкә балы аертканнар, анысының төсе ак була дип аңлатты Ләйсән апа. Хәзер исә чәчәк балын аерту белән шөгыльләнәләр, аның төсе көрәнрәк икән.
– Улыбыз бик тырыш безнең. Белеме буенча икътисадчы, умартачылык белән күңеле кушканга шөгыльләнә. Шуннан тынычлык таба. Әле бал суырту аппаратабыз кулныкы иде. Әтигә авырлык төшмәсен дип, аның да электр белән эшли торганын алып кайтып куйды, – дип сүзгә кушыла Назыйф абый.
«Умарта тоту – бик мәшәкатьле хезмәт»
Таҗиевларның умарта оялары утыздан артык. Янәшәдә генә урман. Умартачылык белән шөгыльләнү өчен җайлы да, тыныч та урын.
– Умарта тоту – бик мәшәкатьле эш. Ә инде мәшәкатеннән куркып торсаң, җәй көне бал алам димә, – дип сөйли Нияз Таҗиев. – Әле умартачылык белән ныклап шөгыльләнә башлавыма ун еллап кына. Мин Казан дәүләт университетында укыганда әни эшләде. Әкрен генә, үзе белгәнчә эшли. Карыйм, балы юк... Бик аптырадым шул вакытта. Аннары махсус әдәбият сатып алып, барысын да үзем өйрәндем һәм бу эш миңа ошап китте. Укыган саен кызыклырак була барды. Соңыннан бар өйрәнгәннәремне гамәлдә куллана башладым. Яңадан умарта күчләре сатып алдым. Аннары нәрсә эшләгәнемне, нәрсәләр кулланганымны – барысын да махсус журналга язып бардым. Икенче елны шул дәфтәремне ачып карый идем дә, үземнең үк хаталарым өстендә эшләп, шулай тәҗрибә туплый идем. Кортларымны бик яратам, алар янында мин ял итәм. Бу шөгылемә акча чыганагы буларак карамыйм, киресенчә, алар янында үземә тынычлык табам, эмоциональ яктан бушанам. Алар мине сабыр булырга өйрәтә, – дип сөйли тәҗрибәле умартачы.
Бал кортлары күп игътибар таләп итә, бигрәк тә җәй көне. Бу эшне Таҗиевлар бары үз көчләре белән генә башкаралар, эшчеләр ялламыйлар. Без умартачылыктан зур матди табыш алмыйбыз, диләр алар. «Безнең үз клиентларыбыз бар. Бер килгән кеше бер банка бал белән генә китми, 5-6 банка алалар. Чөнки балыбызның сыйфатлы, әйбәт икәнен беләләр!» – дип сөйли Таҗиевлар. Эш акчада гына түгел, яраткан эш белән шөгыльләнү күңелгә рәхәтлек бирә, шатлык китерә, диләр.
Ел саен меңләгән йорт корт үлә
– Умартачы көздән ныклап эшли башлый. Бу чорда яхшы итеп оя җыеп кую, корткычларга каршы эшкәртү, кортларга запаска бал калдыру мөһим. Кыш көне оядагы барлык кортларны карап тору кирәк. Яз – шулай ук кызу вакыт. Рамнарны яхшылап чистартып куям, каралып беткәннәреннән арынам, ояларны яңартам. Мин үзем балавыз ясыйм. Аннары шуны Түбән Новгородка алып барып вощина (балавыз чималыннан яки башка материалдан ясалган кәрәзле ячейкаларны тулысынча имитацияләүче пластина) ясатам. Аның белән ясалган рамнарны умарта кортлары оясына урнаштыралар. Кортлар, үз чиратында, шуларны файдаланып яңа кәрәзләр ясыйлар, – дип аңлата Нияз.
Кызганыч, барлык умартачыларны да борчый торган проблема бар. Игенчеләр корткычларны юк итү өчен чәчүлек мәйданнарга агулы химикатлар сибә. Бу, әлбәттә, бал кортларын да үтерә. Пестицидлар һәм агрохимикатлар кулланганда бал кортларына зыян китермәү максатыннан умартачылар һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен «WhatsApp»та бердәм төркем төзелгән. Умартачылар бер-берсе белән һәрдаим элемтәдә тора, кайсы кырларны агулауларын бер-берсенә җиткерәләр. Бу әзме-күпме зыяннан коткара.
– Әйе, бу бик олы проблема, – ди Нияз бу җәһәттән үз фикерен белдереп. – Аллага шөкер, безнең тирәдә рапс утыртмыйлар. Гадәттә аңа начар агу сибәләр. Безнең янәшәдә урман. Кортлар балны шуннан җыя. Мин үзем «Татарстан умартачылары» төбәк иҗтимагый оешмасы вәкиле. Умартачылар мәнфәгатен яклаучы әлеге оешманың рәисе Шәүкәт Хәйруллин белән дә яхшы мөгамәләдә. Ел саен умартачылар һәм аграрийлар катнашында җыелышлар үткәрелә. Анда кайда ничә гектарда рапс утыртылачагы алдан ук билгеле була. Кайбер районнар умартачылар белән элемтәгә керергә теләми. Кортларның үлүенә дә бармак аралаш кына карыйлар... Ел саен умартачыларның меңләгән йорт кортлары үлә – барысы да шул агу аркасында. Аның нинди дә булса чарасын күрергә кирәк. «Татарстан умартачылары» оешмасының төп максаты да – умартачыларны яклау, умарта кортларын саклап, үзебездә җитештергән балны сатуны оештыру. Татарстанда бал булмаган очракта ул читтән керәчәк бит! Халык фальсификат, химия сатып алачак, – ди умартачы Нияз Таҗиев.
«Умартачылар читтә кала»
– Умартачыларга дәүләттән ярдәм бармы? – дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.
– Бернинди дә ярдәм юк, – ди ул җавап итеп. – Авыл хуҗалыгының башка тармакларына игътибар итәләр, умартачылар читтә кала. Ярдәм районда гына түгел, хәтта республикада да күрсәтелми. Бу эшнең авырлыгын аңлаучы, безне ишетүче юк. Әлеге сүзләрне эштән зарланып әйтмим, бары тик умартачыларның барлыгын онытмассыннар иде.
Таҗиевлар гаиләсенә сокланып кайттым. Алар үзләре дә нәкъ бал кортлары кебек, тик тора торганнардан түгел. Әңгәмәдәшем Нияз бал кортлары хакында исә көннәр буе сөйли ала. Хезмәтен шулкадәр яратып, барлык нечкәлекләрен белеп башкара. Бергәләшеп яңа аертылган балдан да авыз иттек. Аның тәме, хуш исе! Шулай булмыйча, күпме хезмәт кергән бит аңа.
Гөлия Ибатуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев