Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Нурсания Госманова: «Бер утырганда меңәр пилмән ясыйм»

Җырчы, гармунчы, оста итеп мәҗлесләр алып баручы шәһәрдәшебез «Йолдызлы мизгел» тапшыруына килде.

«Йолдызлы мизгел» тапшыруының чираттагы чыгарылышына җырчы, гармунчы, оста итеп мәҗлесләр алып баручы Нурсания Госманованы чакырдык. Алып баручы Резидә Ганиева аны «халыктан чыккан җәүһәр» дип таныштырды. «Шәһри Чаллы»ның иң зур, саллы проекты – «Пятачок»ны да гөрләтте шәһәрдәшебез. Аның тормышы һәм иҗаты белән якынрак танышыйк.
– Сез кайсы якта туып үстегез?
– Мин Актаныш районы Чәчер авылында туганмын. 1980 елда Чаллы төзелешенә килдем. Тулай торакта яшәгәндә Сарман, Минзәлә, Мөслим районнарыннан килгән дуслар таптым. «КАМАЗ» мәдәният сараена хорга йөрдем, солистка булдым – безне авылларга мәдәният хезмәте күрсәтергә алып чыгалар иде. Заводка эшкә урнаштым, чөнки фатир һәм балалар бакчасы кирәк. Мин Чаллыны шулкадәр яратам! Әллә кайсы шәһәр, төбәкләрдә йөреп кайтам да үз шәһәремне кочаклап үбәсем килә. Халкын яратам, урамнарын яратам. Аннан да матур шәһәр юк минем өчен. Эшләргә дә, яшәргә дә уңайлы, рәхәт. 
– Сез гармуныгыз белән бик күп чараларда катнашасыз. 
– Мин гармунчы да, җырчы да түгел. Гармун безгә әткәйдән күчкән ген буенча, үземә җитешле генә. Яшьрәк чакта туйларда эшләдем, юбилейлар, кичәләр алып барганда тирә-як авыллардан кайтып кермәдек. Хәзер үзем үткәргән туйларның юбилейларын үткәрәм. Иң кадерлесе – балаларына «менә безнең туйны үткәргән апа» дип таныштыралар.


– Гаиләдә җиде бала үскәнсез. Алар да шундый талантлымы? Аралашып яшисезме?
– Бик затлы, тәрбияле гаиләдә үстем мин. Әткәй гармунда уйный, әнкәй кушылып җырлый иде. Ике абыем, энем гармунда уйныйлар. Туганнар белән бик яхшы мөгамәләдә. Күрешеп, сөйләшеп, бәйрәмнәр үткәреп яшибез. Без шуны күреп үстек, тормышны шулай дәвам итәбез. Әткәй-әнкәй безне бер йомгак итеп үстерде. Барыбыз да аларга бик рәхмәтле. 
– Тамашчыларга бер серне ачыйм әле. Әнием хастаханәдә дәваланганда Сезнең белән күрше палатага эләкте. Ул миңа сөйли: «Табиблар кайтып китүгә, күршем гармунын чыгара да матур көйләр уйный. Без аның янына чыгып, башта матурлыгына сокланып утырабыз, аннары, түзми, кушылып җырлыйбыз, тәмләп сөйләшәбез. Нурсания үзенең балаларын җыеп, нинди яхшы яңалыклары бар, нинди авырлыклары булган, уртага салып сөйләшә икән», – ди. Мин дә шулай эшләргә тырышам. Ә тамашачыларыбыз сорарга кушты - Сезне нәрсәләр борчый?
– Мин яшәүдән тәм табам, кешене ничек бар, шулай кабул итәм. Шулай да мин хатын-кызларның кулларыннан килгән кадәр чиста, матур, пөхтә итеп, үзләрен-үзләре карап, балаларына матур булып күренеп тәрбия бирүләрен теләр идем. Мәсәлән, минем балалар аз гына бүтәнчәрәк киенсәм дә, нәрсә булды дип аптырый. Аннары алдаганнарын яратмыйм. Үзе барда яхшы, кеше киткәч артыннан начар сөйләгәнне яратмыйм. Гомер бик кыска бит – бер-беребезгә матур сүзләр генә әйтеп, кара-каршы утырып чәй эчеп үткәрик. 


– «Шәһри Чаллы»ның оста журналистлардан торган коллективы бик күркәм чара – «Пятачок»ларны кайтарды. Рәхәтләнеп биешәбез, җырлашабыз анда. Сез дә бу бәйрәмнең кадерле кунагы. Шул хактагы фикерегезне әйтегез әле. 
– «Пятачок»ларның кайтуы шулчаклы күпләрне сөендерде. Мине яшьлегемә алып кайтты ул. Яшь чагында гармунга биеп, егетләр белән танышып, кичләрне шулай үткәрә идек. Ә хәзер заводта эшләгән, язмыш юллары аерган элеккеге дусларны таптык. Шунда күрешәбез, очрашабыз. Инде күпләр әби-бабай булды, оныкларны сөйләшәбез. Иң кадерле, рәхәт минутлар шушы «Пятачок»та үтә. Шушы эшне башкарып, җиренә җиткереп, Чаллыга шушы зур бәйрәмне кайтарган кызларга-егетләргә шулчаклы рәхмәтлемен. Мин генә түгел, бөтен кеше сөенә. 
– Бик тә яратып әзерли торган нинди ризыгыгыз бар?
 – Һәр ризыкны күңел җылымны биреп, үз кулым белән әзерлим. Бер утырганда меңәр пилмән ясыйм. Үзем генә эшләргә яратам. 20шәр-30ар йомыркага токмач кисәм. Кул белән. Машина белән кискәнне малайларым яратмый. Бәлешне тәмле пешерәм. Миннән кунак өзелгәне юк. 
– Газета-журналлар, китап укырга яратасызмы?
– Әти-әниләр Габдрахман Әбсәләмовның калын-калын китапларын укый иде. Шуны күреп үскәнгәме, мин дә укырга яратам. Авырганда да укыйм. Туктаганда нәрсә булып бетәр икән дип, дәвамын сагынып көтеп йөрим.

Нурсания Госманова турында материаллар: 

Нурсания Госманова: "Бу дөньяга кире кайттым"

Күңелең китек булса, "Агымсу" җырын тыңла

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев