Нурзадә: «Концертым алдыннан әнине югалттым»
«Бик авыр булды», - ди ул.
Татарстанның атказанган артисты, автор-башкаручы Нурзадә апрельдә Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында яңа программасы белән чыгыш ясаячак. Җырчы шушы көннәрдә редакциябезгә дә килеп китте. Форсаттан файдаланып үзе белән әңгәмә корып алдык.
– Нурзадә, тәүге тапкыр сәхнәгә чыгуың хәтердәме?
– Мин Арча районы Шура авылында туганмын. Шуннан бирле сәхнәдә дисәм дә ярый. Беренче тапкыр сәхнәгә «р» хәрефен әйтә алмаганда ук чыкканмын. Җырлавымны, шигырьләр сөйләвемне «катушка»га яздырганнар. Миңа аны Венера Ганиеваның ире Камил абый дискка күчереп бирде. Нинди зур бүләк! 3 яшьтә мин шигырьләрнең эчтәлегенә туры китереп, үземчә сөйли идем. Әни миңа: «Кызым, син кечкенә вакытта ук үзсүзле, тырыш идең», – дия иде.
– Сезгә сирәк очрый торган исем кушканнар...
– Әниемнәр башта Таифә апаларда торганнар. Аларның Себердә яши торган кызлары Нурзадә исемен тәкъдим иткән. Бу исем ул якларда бик популяр булган. Нурзадә гарәп теленнән «нурлы кыз» дигәнне аңлата. Себер якларына гастрольгә баргач, мин бик күп Нурзадәләрне очраттым.
– Әниең иртә китеп барган. Авырдымы?
– Әнием 67 яшендә бакыйлыкка күчте. Ул 25 ел полиартрит белән авырды. Шикәр чире дә бар иде. Өченче тапкыр инфаркт булганнан соң, Казандагы концертым алдыннан китеп барды. Аны югалту белән һич килешеп булмады. Концертны куймыйм дигән фикерләр дә булды. Шунда әти: «Кызым, концертны өзсәң, әниең риза булмас», – диде. Мин бар көчемне җыеп, сәхнәгә чыгарга карар кылдым. Программаның сценариен әни язган иде. Режиссеры әнинең укучысы, минем авылдашым – Азат Зарипов (режиссер, педагог). Ул: «Син Рәмзия апа өчен эшләргә тиеш», – дип мине сәхнәгә чыгарды. Ничек эшләп чыкканымны да хәтерләмим. Алдагы рәтләрдә әти белән туганнар утыра иде. Әтигә бөтенләй карамадым. Туганнарыма алдан ук: «Мин сәхнәгә чыккач, зинһар, еламагыз. Сезне күреп елармын», – дидем. Бик авыр булды, әлбәттә.
– Җырчы булып китүеңдә әниеңнең роле зур булгандыр?
– Әйе. Бар гомерен мәдәният йортында эшләгән әнием башта минем артист булуымны теләмәде. Чөнки бу һөнәрнең авыр икәнлеген белде. Шуңа күрә мин башта институтның чит телләр факультетын тәмамладым. Аннары сәхнә юлын сайлагач, каршы килмәде, һәрчак терәк булды. Телевизордан карый да: «Нишләп теге күлмәгеңне кимәдең? Чәчеңне болай яса...» – дип киңәшләрен бирә иде. Үзе бик матур киенде, сумкасында һәрвакыт кершән белән иннек йөртә иде. Хастаханәгә барганда да гел иренен буяды. Миңа ул җитми, төшләремә дә керми ичмасам.
– Җырлар да язасың. Беренче иҗат җимешеңнең авторы кем?
– Беренче җырым Гөлшат Зәйнәшева шигыренә язылган «Кышкы моңнар». Әни үлгәннән соң, иҗатым тукталып торган көннәрнең берсендә, шагыйрә Эльмира Шәрифуллина: «Нурзадә җырларыңны, тавышыңны яратам. Минем дә берәр шигыремә җыр язуыңны телим», – дип шалтыратты. Аның бу сүзләре миңа канат бирде. Нәтиҗәдә, матур гына җыр килеп чыкты. Аннан соң тагын җырлар язылды. Аннары концертлар да куя башладым. Чөнки эшләмичә булмый. Ипотекага фатир алган идем, кредитны вакытында, тиешле суммада түләргә кирәк бит.
– Җырларыңны кемнәр башкара?
– Айгөл Бариева, Алсу Хәбибуллина, Рәзил Исмәгыйлев, Дилә Нигъмәтуллина, Эльвира Хамматова, Ләйсән һәм Илнар Ялаловлар, Фәнис Кәлимуллин, Наил Әзһәмов һәм башкалар.
– Сине укырга яратучы җырчы диләр. Яраткан язучыларың кемнәр?
– Мин газета-журналлар, китаплар укырга бик яратам. Чаллыга килгәч Айгөл Әхмәтгалиеваның «Капка» дигән пьесалар китабын укый башладым. Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев, Фәүзия Бәйрәмова, Галимҗан Гыйльманов, Рафис Корбанов иҗатын үз итәм. Минем өемдә иң күп нәрсә ул – китаплар. Тавышым белән проблемалар килеп чыккач, берара китапханәдә дә эшләп алган идем.
– Син гел матур итеп бизәнеп йөрисең.
– Әни миңа: «Артист кеше һәрвакыт матур булырга тиеш», – дия иде. Шуңа күрә гел бизәнеп, матур итеп йөрергә тырышам. Тырнак ясатам, чәчне буярга туры килә. Керфекләрем дә, иреннәрем дә үземнеке.
– Шәхси тормышыгызда яңалыклар юкмы?
– Мин үзем генә. Песиемне авылга кайтардым. Мәркәз исемле песи әнине бик ярата иде. Инфаркт булгач, әнинең сул кулын кочаклап 10-13 көн ятты. Ни гаҗәп: әни үлгәч ярты ел ул яткан бүлмәгә кермәде.
– «Булды. Таптым» дип аталган концертыгызда кемнәр катнаша?
– Исемен ни өчен шулай куйганымны концертка килгәч белерсез. Көтеп калам. Концертта Азат Тимершәех, Руслан Галимуллин, Данис Мөхәммәдиев, Инсаф Идиятуллин, Наил Әзһәмов чыгыш ясаячак, Нәргиз Камалов алып барачак. Төркемдә егетләр генә, чөнки миңа алар белән эшләү җиңел. Үзем дә, холкым да ирләрнеке кебек. Кирәк икән шөребен дә борам, чүкеч, балта тотып та эшли алам. Машинам да механика тартмалы.
Фото шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев