Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Нәҗибә Хөснетдинова: «Каретага утырып ниндидер затлар безнең лапас түбәсенә төштеләр»

Минзәлә районы Бикбау авылында яшәүче Нәҗибә Хөснетдинова – үзенчәлекле кеше. Ул берничә сәгатькә теге дөньяга барып, җәннәтнең рәхәтлекләрен татып, тәмугъның ямьсез якларын күреп, ризыкларының тәмсезлеген татып кайткан.


Хур кызлары, фәрештәләр белән очрашкан әби: «Җәннәттәге рәхәтлек монда беркайда да юк. Безнең бу дөньяда кылган гамәлләребез бүгенге тормыш өчен генә, мәңгелектә рәхәттә булыр өчен Аллаһы Тәгалә кушканча яшәргә, изге гамәлләр кылырга кирәк», – ди ул. 

Гади авыл кызы

Нәҗибә әби Минзәлә районының Бикбау авылында туып үскән. Шунда җиде класс белем алган. Аннары ике ел Әлмәттә төзелештә эшләп, янә туган авылына кайткан. Шамил исемле тырыш егет белән гаилә корган. Баһадирдай өч малай тәрбияләп үстергәннәр. Камилләре – Түбән Камада, Равил белән Рамил Чаллыда гаиләләре белән яшиләр. Бүгенге көндә Нәҗибә әбинең дүрт оныгы, биш оныкчыгы бар. «Малайларым кечкенәдән тәртипле булдылар, дүртле һәм бишле билгеләренә генә укыдылар, киленнәрем дә бик әйбәтләр. Аларны үз кызларым кебек яратам, шундый балалар үстергән ата-аналарына рәхмәт. Аллаһка шөкер, барысы да үз тормышларын матур итеп алып баралар, миңа да кайтып булышалар», – ди тиздән 85 яшен тутыручы Ак әби.

Нәҗибә әби, Аллаһының рәхмәте белән, тормышын үзе алып бара. Аның өе чип-чиста, ишегалларында тәртип. «Кешегә эш кушарга оялам, балаларымның үз тормышлары, булдыра алганча үзем эшлим», – ди ул. Социаль хезмәткәр Раушания Хәйретдинова сөт, ипи, башка кирәк-ярагын китереп тора. Нәҗибә әби авырып киткәнче уразасын да тоткан, биш вакыт намаз да укыган. Хәзер дә намазларын калдырмаска тырыша. 

– Бер кешене дәвалагач, әни бик каты авырды. Кан басымы төшеп беткән иде, үлемнән калды. Хәзер кешеләр дәваларга рөхсәт итмибез, – ди Нәҗибә апаның төпчек улының хатыны Гөлшат. «Әниебез гыйбрәтле, кызыклы кеше. Газетага языйк әле», – дип Нәҗибә апа янына безне алып кайтучы да ул булды. 

Үзен пәйгамбәрләр исемлегендә күргән

Нәҗибә апада кешеләрне дәвалау сәләте могҗизадан соң, ягъни теге дөньяда булып кайткач барлыкка килгән. «Дәвалау сәләте миңа кечкенәдән үк әнидән күчкәндер инде, аңламаганмын гына», – дип, ул тормышын, яшәү рәвешен үзгәрткән могҗизалы хәл турында сөйләде. 

– Бу 1992 елның 4 февраленнән 5енә каршы төн иде. Урын җәйгәнемне дә, ничек ятканымны да хәтерләмим. Клиник үлем булгандыр инде ул. Бер мәлне кояш баешы ягыннан 60-70 сантиметр киңлектәге якты юл барлыкка килде. Каретага утырып ниндидер затлар безнең лапас түбәсенә төштеләр. Шуннан соң дөнья яп-якты булды, бөтен җиргә нур сибелде. Аннары өйнең бәләкәй ягының ишек төбендә бертигез буйдагы ак яулыклы өч татар хатыны пәйда булды. Болар ак тастымалда ашарга тотып торалар. Аңыма бу хур кызларыдыр дигән уй килде. Кызлар үзара: «Алып китәсе кеше бар», – дип сөйләшәләр. «Мин китмим», – дим. Шул мизгелдә «җиде кат тиремне салдырып», мине үзләренә буйсындырып куйдылар да, барыбыз да каретага утырып очып киттек. Бөтен галәмне иңләдек, андагы рәхәтлек, андагы кадер-хөрмәт... Ул бу дөньяда бер җирдә дә юк. 

Аннары бер зур залга кердек. Ишекне ачуга түшәмнән идәнгә кадәр сузылган кәгазь китап. Боҗралар эченә пәйгамбәрләр исеме язылган, ә иң аста минем исем-фамилиям. 

Бер якка борылган идем, анда парламент өстәлләре. Бер кеше дә юк, качышып беткәннәр. Өстәл башында бер хатын-кыз «Фидькр» дәфтәре белән ручка тоткан. Миңа язарга куша. «Мин яза белмим», – дигәч: «Күңелдән язарсың, кушарлар, аннары дәфтәреңә теркәп куярсың», – диде.

Икенчесе миңа җәһәннәмне күрсәтте. Ике-өч метр тирәнлектәге салкын, сасы чокыр... Сәхнәдә буй-буй утлы тимер, ипи дигәне телне чеметтерә, бик тәмсез... Өстәл ягында ямь-яшел үсемлекләр үсеп утыра, бик матур, рәхәт җир. Бу оҗмах... Аннары авылдашым Муллаянны күрдем. Ул оҗмах иясе икән. Артында тагын бер фәрештә пәйда булды. Ишеккә таба борылды да, тупсага тукталды, мин дә артыннан киттем. Шунда ул уң беләгемне тотты да мазь кебек үтә күренмәле сыеклык сөртте. Аны кулымнан сөртеп алмакчы идем, болар сөрткән әйбер зыянга булмас дип туктап калдым. Фәрештәм: «Син китмисең», – диде дә караңгылыкка китеп югалды. 

Шуннан соң мин диварга бәрелеп, өемә кайтып төштем. Бер җирдә ике кызыл төймә күрдем. Алар чыбыклар белән минем күкрәгемә тоташкан иде. Бу миңа фәрештәләр белән бәйләнешкә керер өчен кирәкле төймәләр булган икән. 
Уянып киттем. Сәгать төнге 12. «Тагын шул дөньяга кайттым. Кая минем кадерле фәрештәләрем?» – дип җаныма урын таба алмый интектем. Аннары намаз укып, сәҗдәдә утырган фәрештәне күрдем. Аңардан аклык, сафлык бөркелә иде. 

Уянгач бабаемнан: «Син берни күрмәдеңме?» – дип сорадым. «Юк», – диде ул. Бу вакыйгадан соң бер-ике көн үткәч, каенсеңелем Наимәгә ире: «Бер көнне төнлә тәмәке тартырга чыккач, Шамилләрнең өй өстендә яктылык күрдем. Кемне алып китте икән, барып кайт әле», – дигән... 

Элек Коръәнне белми идек бит. Хәзер, Аллаһка шөкер, 30 ел инде кулыбызда Коръән. Төшемдә күргән теге дәфтәргә язам. Мин бу дөньядагы авырлыклар өчен үземне җаваплы саныйм, кешеләргә ярдәм итәргә тырышам. Ул дәфтәр миңа юкка гына җибәрелмәгән бит. Бервакыт төшемдә Мөхәммәт сәләллаһу гәләйһи үә сәлләмне күрдем. Ул миңа: «Мин фидькрлар иленнән», – диде. Кешеләрнең Коръәнне аңламауларына борчылам. Пәйгамбәрләребез дә шуңа борчылган бит. Бөтен кеше мин күргән могҗизаны күрсен иде дип телим, аннары аларга Коръәнне аңлату җиңел булыр иде. 

Нәҗибә әби дүрт көнлек сабый вакытында күргән төшен дә сөйләде. «Ике кеше килде. Ике карт ир, берсе сау-сәламәт, икенчесенең аягы юк. «Без тагын киләбез», – дип киттеләр. 2000 елда ирем Шамил аягын кистерде. Бик еладым. Аннары «Язмышлар туганда ук языла дигәне шул икән, дүрт көнлек вакытта күргән төшем шуңа ишарә булган», – дип нәтиҗә ясадым. 
Нәҗибә апа озак еллар Ак әби булып Коръән укып йөргән. «Адәм балаларына аң-белем җитми. Алар мәңгелеккә Аллаһы Тәгалә каршына барачакларын аңламыйлар. Коръәндәгечә яшәсәләр, мәңгелектә җәннәттә булырлар иде», – ди. 

Көчле бозым балаларга эләккән

Могҗизалы төннән соң ул бик күпләргә сәламәтләнергә ярдәм иткән. Ульяновскидан, култыклап, бер рус кешесен алып килгәннәр. Дүрт ел элек ул аягын сындырган. Табиблар ике тапкыр сындырып, ике тапкыр гипс салганнар, әмма ярасы төзәлмәгән булган. Нәҗибә әби өшкереп җибәргәч, Актанышка кайтканда ирнең аяк бармаклары җылына башлаган. Икенче көнне тагын килгәннәр. Шуннан соң ирнең аягы төзәлгән. Аны машина белән алып килгән кеше күпмедер вакыттан соң тагын бер авыруны алып килеп, Нәҗибә ападан өшкерткән. Анысы да терелгән. 

Минзәләдә бер малай футбол уйнаганда аягын авырттырган. Нәҗибә апа караган да тез сөягенең элпәсе купканын күргән. Әти-әниләренә балага операция ясатырга киңәш биргән. «Миңа кемгә ничек ярдәм итәргә кирәклеге Аллаһы Тәгаләдән килә. Берсендә бик каты авыру егетне китерделәр. Җиде тапкыр өшкергәч, аягына басты. Өйләнде, хатыны белән балалар үстерәләр. Мөслим районы Әмәкәй кызына мунчада ис тигән. Мич якканда утынга тавык тизәге эләккән булган. Ул баланы да үлемнән алып калдым. Аллаһка шөкер, үсеп, кияүгә чыкты, балалар үстерә», – ди тылсымчы әби. 

Актаныш районындагы Олы Имән авылындагы бер йорт ишегалдында кара тавык йоны тутырылган капчык тапканнар. Әлеге көчле бозым балаларына эләккән. Җиде тапкыр өшкереп дәвалагач, бала терелгән. 

Нәҗибә апада алдан күрү сәләте дә бар икән. «КАМАЗ төзелеше башта ук күңелемдә шом тудырган иде. Юкка булмаган икән, двигательләр заводында янгын чыгып, күпме кеше эшсез калды бит», – ди ул. 

Көнгә 10ар кеше кабул иткән чаклары булган Нәҗибә апаның. Бер хатынны дәвалаганнан соң Нәҗибә апа үзе бик нык авырган. Шуннан соң балалары дәваларга рөхсәт итми, ә ярдәм сорап килгән кешеләрне кире борып җибәрергә кыенсына Нәҗибә апа. «Безгә әниебезнең сау-сәламәт килеш, гаиләбезнең Ак әбисе булып, нур сибеп яшәве мөһимрәк. Ул безне җыеп, даими очраштырып тора. Тиздән кадерле әниебезнең күркәм юбилее. Бәлеш пешереп, бәйрәм оештырып күңелен күтәрергә җыенабыз. Аның кечкенә генә бүләккә дә балаларча сөенүен күрү үзебезгә дә рәхәт», – ди Нәҗибә әбинең автогигантның пресс-рама заводында эшләүче килене Гөлшат Хөснетдинова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

24

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев