Песи юынып утырса... (сынамышлар) - ВИДЕО
Шоу-бизнес

Песи юынып утырса... (сынамышлар) - ВИДЕО

Мәче битен бик озак юса — озак яңгыр булыр; бик бөгәрләнеп ятса — суык булыр, стенаны тырнаса — һава бозылыр.

* Мәче борынын яшереп йокласа, көн суыта.

* Мәче мичкә керсә, салкын була.

* Мәче табанын яласа — аяз булыр, койрыгын яласа — көн бозылыр.

* Мәче тырнашса, җил чыгар.

* Мәче су эчсә, яңгыр булыр.

* Песи мич башына менеп ятса — суык, идәнгә, җиргә ятса — җылы буласы.

* Песи тәрәзәдән карап торса, көн яхшыга булыр.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


сынамышлар

Нет комментариев