Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Филүс Каһиров хатынын мактый

Җырчы тормышы, иҗаты турында сөйләде.

Танылган композитор Резидә Ахиярова аны «Татарстанның алтын тавышы» дип атады. Татарстанның һәм Башкортостанның атказанган артисты, Муса Җәлил, Илһам Шакиров исемендәге республика премияләре лауреаты Филүс Каһировны пятачок хәйрия концертына чакыруыбыз да очраклы түгел. Җәйге очрашуларга килүчеләрнең яшьлек җырларын, халык көйләрен иң оста, иң камил итеп, җиренә җиткереп башкаручы, тавышы белән күңелгә ял бирүче ул. Халык аны үзе чакырды. 

Филүс белән әңгәмә кору өчен «Шәһри Чаллы» журналисты махсус Казанга барды. Эш графигының тыгыз икәнен белдерсә дә, очрашу урыныбыз – ТАТМЕДИА бинасына нәкъ сөйләшенгән вакытка елмаеп килеп керде ул. Туры эфирда аралашырга ризалашты, сорауларның барысына да иркенләп җавап бирде.

– Филүс, операда җырлаудан туктамакчы булгансың икән. Ни сәбәпле?

– Миңа консерваториядә үк эстрада белән рәттән классик җырлар да, опера да ошый иде. Укып бетергәч тә күңел ике юнәлешкә тартылды. Болай эшләү җиңел булмагангадыр, мөгаен. Берсен сайларга кирәк дигән уй да башыма кергәндер. Шул вакытта Мөслим Магомаев белән интервью да караган идем – ул да ике өлкәдә эшләгәннән соң эстраданы сайлаган. Ә мин берсеннән да баш тарта алмадым, ике юнәлешене дә алып барам. Әлегә кулдан килә.

– Тамашачы кайсы жанрдагы иҗатыңны күбрәк үз итә сыман?

– Тамашачы төрле. Бар шундыйлары – театрда симфоник оркестр белән чыгыш ясыйм икән, киләләр, аларны эстрада кызыксындырмый. 2016 елда 30 яшемә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында концерт куярга тәкъдим иттеләр. Безнең тамашачы опера дигәч тә курка. Аңламыйбыз андый әйберне, диләр. Курка-курка гына билетларны сатуга куйдык. Аннары Башкортостанга гастрольләргә чыгып киттем. Хатыным – администраторым Эльмирага әйтәм, шалтыратып сора әле дим, бер билет булса да сатылганмы? Ике атна эчендә ярты зал сатылып беткән. Шаккаттым. Шулай итеп мең кешелек залда чыгыш ясадым. Театр җитәкчеләре: «Син бит үз тавышың белән безгә зәвыклы яңа тамашачы да алып килдең», – дип рәхмәт белдерделәр. Эстрада һәм халык җырларын башкарам. Минем үз тыңлаучыларым күп, шөкер.

– Концертларыңда микрофонсыз җырлау традициясен дә керттең.

– Беренче тапкыр Туймазыда булды ул. Концерт бетеп, хушлашканда залдан микрофонсыз җырла әле дип сорадылар. 20ләп җыр башкарганнан соң арылган иде, тик зал үзе энергия өстәгәндәй булды. «Китмә, сандугач!»ны баянга гына җырладым. Социаль челтәрләрдә күргәннәр Уфада да сорадылар, бүтән шәһәрләрдә дә. Миңа калса, тамашачылар минем мөмкинлекне беләләр. Фонограммасыз, тере тавыш – тансык.

– Америкада гастрольләрдә син хәтта алты телдә җырлагансың. Нинди телләрдә?

– Татарча, башкортча, русча, инглизчә, итальянча, төрекчә. Итальян телен консерваториядә укыганда өйрәнгән идек, хәзер онытыла бара. Инглизчә бер җырны белә идем. Төрек теле үзебезнекенә охшаган, шуңа җиңел бирелде.

– Чит ил тамашачысы нинди ул?

– Алар татар концертына йөреп өйрәнмәгән. Араларында Татарстанда, Россиядә бер тапкыр да булмасалар да өйдә татарча гына сөйләшүче милләтәшләребез бар. Алар халык җырларын тыңлап үскән, ә концертта үз күзләре белән күреп, тыңлый алдылар. Чит илдә безнең чыгышны бүтән төрле кабул итәләр. «Туган тел»не генә җырласаң да күзләренә яшь килә. Аларда җирсү хисе көчле – туган ягын өзелеп сагынып, анда калган туганнарын бер күрергә зар булып яши, мондый очрашуны әллә тагын була, әллә юк дип кадерләп кабул итә, ретро җырлар, халык җырларын сорыйлар.

– Иҗатта кем фикеренә колак саласың? Тәнкыйтьне ничек кабул итәсең? 

– Хәләл җефетем Эльмира – иң беренче һәм иң гадел тәнкыйтьчем. Ул тыңлый да дөресен әйтеп бирә. Бәхәсләшкән чаклар да була, билгеле. Аннары, гадәттә, уртак фикергә киләбез. Эльмира сәнгать училищесын, аннары Казан сәнгать университетының хор дирижеры бүлеген тәмамлады. Ул музыка өлкәсендә миңа караганда күпкә белемлерәк. Җыр сайлаганда да аның бервакытта да ялгышканы юк. Ретро җырларга килгәндә бигрәк тә. Ул «Бу җыр сиңа туры киләчәк» ди. Ә мин каршы, мәсәлән. Искитәрлеге юк дип уйлыйм. Эльмира «Син җырлап кара әле» ди. Аннары «Мирас» инструменталь ансамбле җитәкчесе, баянчы Рөстәм Рәхмәтуллиннан шул көйне яздырып та кайта. Һәм, беләсеңме, ул минем яраткан җырыма әйләнә, Айдар Фәйзрахмановның «Чаба поезд, чаба» җыры белән шулай булды. Шулкадәр яраттылар аны!


 

– Балаларыгыз да иҗатка тартыламы, җырлыймы?

– Олы улым Айдарга 8 яшь, ул ике төрле биюгә йөри – заманча шафл дигән юнәлеш, брейк-данс ошый. Кечкенәсе Рөстәмгә 5 яшь. Әле ояла, тик тавышы матур, көчле. Ул рәсем ясарга да ярата. 

– «Шаян ТВ» каналындагы «Сәйлән» балалар телевизион фестивалендә жюрида да катнаштың. Мондый проектларга карашың нинди?

– Бервакыт мине музыкаль бәйгегә жюрига чакырдылар. Бәләкәй генә балалар костюмнарын кигәннәр, тырышып-тырышып җырлыйлар. Үземне күз алдыма китердем – мин дә шулай чыгып баса идем бит сәхнәгә. Курка-курка гына бит инде. Сабыйларга ничек балл куясың?! Берәр сәгать интектем, елыйсылар килә – әз балл куйсам үземне гафу итә алмам кебек. Аннары булдыра алмыйм дип кайтып киттем. Үземнең балалар тугач, сентименталь кешегә әйләндем шулай. Аңлыйм, алар андый сынауны үтәргә тиеш, шул рәвешләре характерлары формалаша. Тик миңа авыр. Ә «Сәйлән»дә балалар барысы да җиңүче, мин аларга үз киңәшләремне бирдем. Аңа кадәр өлкәннәр катнашкан бер проекттан күңелем кайткан иде – ни җырлый, ни сәхнәдә үзләрен тота белмиләр, каян тапканнар ул кешеләрне дип утырган идем. Ә биредәге финалга чыккан сигез бала, русча әйтмешли, «сделали мой день». Салават абыйга да шулай дидем. Бездә моңлы, матур итеп җырлый торган балалар юк диләр. Менә бит, аларда сәнгать өчен кирәкле тавыш, кыяфәт, кыюлык барысы да бар! Классик җырларыбызны да тиешенчә башкаралар. 


 

– Мобилизацияләнгән егетләр каршында синең «Киек каз юлы» җырын башкарып, социаль челтәрләрдә танылган егет Артур Хәсәнов белән концертыңда бергәләп чыгыш ясадыгыз. Артурны ничек чакырта алдың?

– Интернетта Артурның видеосы таралу белән социаль челтәрләрдә тамашачыларыма мөрәҗәгать иттем. Бер көн эчендә табып бирделәр. Телефоннан сөйләштек. Ә ул тыйнак кына: «Бөтенесе дә шулай җырлыйдыр инде», – диде. Якташым булып чыкты – Башкортстанның Илеш районыннан. Дүртөйледә мәдәният сараенда тавыш режиссеры булып эшләгән. Режиссерлары шундый булгач, җырчылары нинди микән?! (елмая). 

Хөрмәт йөзеннән Артурның әти-әнисен Уфадагы концертыма чакырдым. Шундый талантлы егет үстергәннәре өчен рәхмәт әйттем. 
Аннары Артур Казанда кайчан чыгыш ясаячагым белән кызыксынды. Ул хәзерге вакытта Пензада өйрәнүләр уза. Җитәкчесенә хат язган очракта кайтып килергә мөмкинлеге барын әйтте. Концертым туган көнемә туры килде – минем өчен иң зур бүләк булды бу. Хатымда бүгенге вәзгыятьтә халыкның рухын күтәрер идек, мобилизацияләнүчеләрнең символына әйләнгән кеше бит ул, дип яздым. Риза булдылар. Машинамны җибәрдем дә Артурны алып кайтып җиткерделәр. «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә тамашачылар өчен сюрприз булып чыгыш ясады.

– Эх, Чаллыга да, пятачок концертына да килсен иде ул!

– Килер, Алла теләсә. Исән-сау әйләнеп кайтса, аны сәхнәдә күрербез. Үзенә дә әйттем: «Син сәнгать кешесе булырга тиеш, исән-сау кайтып җырларга, тамашачыларны сөендерергә, оркестр белән концертлар куярга кирәк сиңа. Менә ул стимул кайтырга», – дидем. Аңа хәзер кемнәр генә язмый, нинди генә тәкъдимнәр ясамыйлар.

– «Киек каз юлы» җырының тарихын да сөйлә әле.

– Сүзләрен Гөлфия Шакирова иҗат итте. Көй авторы Гүзәлия җырны ике-өч ел элек җибәргәч, ишетү белән гашыйк булдым. Ул талгын, сузып башкара торган җыр иде. Аранжировка остасы Марат Мухин әйтте, әгәр темпын бераз тизәйтсәк, өлкән буын гына түгел, урта яшьтәгеләр һәм яшьләр дә яратып тыңлаячак, диде. Чыккан мәлендә дә үз иткәннәр иде, тик пандемиягә туры килү сәбәпле, ул вакытта игътибар җитеп бетмәде. Аннары тора-бара концертларымда башкардым, җыр таныла башлады һәм менә Артур Хәсәнов аша ул социаль челтәрләрдә бик киң таралды.

– Интернетта бу җыр һәм сез – аның башкаручылары хакында бик күп фикерләр калдырдылар. Артур матуррак җырлый, дип дә яздылар.

– Аптырыйсы юк. Белемем классик булгач, бәлки мин эстрадача җырлап бетермимдер. Ә Артурның башкаруы самими, ничек бар – шулай. Аның тавышына, аның моңына туры килә торган җыр ул.

– Туры эфирда әңгәмә вакытында газета укучыбыз Рамил Гобәйдуллин синнән «Каз үстерергә теләгең юкмы?» дип сорады.

– Бердән, «Киек каз юлы» җырын яратам, икенчедән, каклаган казны да яратам, пешкәнен дә. (Көлә) Бәлки кайчан да булса каз үстеререгә мөмкинчелек тә чыгар.

– «Балачакка кайтсагыз, кечкенә Филүскә нинди киңәш бирер идегез?» дип тә сорады интернет-дусларыбыз.

– Синең тормыш юлың бик кызык булачак, курыйкмыйча, төгәл адымнар белән атла, дияр идем.

– Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара фестивальдә гран-при яулагач, җиделе «Жигули» машинасы белән бүләкләндең. Аның ачкычын сиңа Илһам ага Шакиров үзе тапшырган. Һәм шул вакытта: «Анда-монда йөргәләгәндә мине дә утыртырсың әле», – дигән. Йөртә алдыңмы?

– Әйе. Ул көнне онытырлык түгел. Сәйдәшев концертлар залыннан Илһам абый белән бергә чыктык та, ярдәмчесе әйтә: «Безне өйгә генә илтеп куя алмассыңмы?» – ди. «Иртәгә килеп тә ала алам», – дим (елмая). Миңа ул шатлык кына, дидем. Артка Илһам абыйны утыртып, өенә, Щапов урамына илтеп куйдым. Ул шундый кыска гына, тик минем өчен иң истә калган юл булды.

Шигырьләр яратам. Аеруча якташым Әнгам Әтнабаев иҗатын. Гади генә сүзләр белән тирән мәгънәне ачып бирә ул. Аның «Җиз кыңгырау моңнары»н инде ничә еллар башкарам һәм традиция буенча шуның белән чыгышымны тәмамлыйм. Элек бит телефонда утыра торган заман түгел иде, вакыт булганда укырга дип машинамда Һади Такташ китабын йөртә идем.

Туры эфирда әңгәмә вакытында газета укучыбыз Рамил Гобәйдуллин Филүс Каһировтан «Каз үстерергә теләгең юкмы?» дип сорады. Филүс әлеге сорауны иң кызыклы, ягъни бүләккә - 25 ноябрь көнне булачак пятачок хәйрия концертына билетка лаек дип тапты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эстрада