Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Почталарда тәртип булырмы?

Зарланырга яратмасам да тормышта проблемалар чыгып тора. Авылларда колхозлар таратылды, мәктәпләр, клублар ябылды. Соң булса да уң булсын диптер инде, почталарны да җимерәләр, ахрысы.

Ирем белән илле ел яшәдек. Гомер буе почта хезмәтеннән файдаландык. Күпләп төрле газета-журналлар алдыра идек, балалар өчен дә күп яздырдык. Газеталар безгә юаныч, ышаныч бирәләр иде. Үткән ел ирем бакыйлыкка күчте. Шулай да, булдыра алганча «кыскалап», быелга кабат газеталарга язылдым. Алдагысын белеп булмый инде.
Безгә хезмәт күрсәтүче почта бүлеге әллә нишләде. Эшләренең рәте китте, почта өйгә килми, алай гына да түгел, үзең баргач та юк. Я почтальон урында түгел, я газетаны таба алмыйлар. Газета артыннан өчәр тапкыр барырга туры килә. Ә андагы чират... Беркөнне 26 кеше санадым, шул чиратта торып та газетаны ала алмадым. 
Почта хезмәткәрләренә дә үпкәләп булмый: акча түләмиләр, эшләргә кеше юк диләр, ә эшләгәннәре өлгерә алмый. Безнең участокка хезмәт күрсәтүче почтальон: «20 мең сумга килештек, 15 меңне дә түләмәделәр», – дип сөйләп торды. Әле алар субсидия дә тараталар бит, почта булмагач, анысы да килми тора. Бәлки мин дөрес уйламыймдыр, ул кибеттәге товарларны нигә элемтә бүлекләренә дә тезеп куялар икән? Хат ташучылар дөя түгел бит товар ташырга. Почта янында ук кибет тора. Һәркайсы үз юнәлеше буенча эшләргә тиеш. Болай булмый, почта хезмәтен җайларга, тәртипкә китерергә кирәк. 

Әкълимә Мортазина.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: почта