Популяр җырчы йөк машинасын йөртә
«Шәһри Чаллы» газетасы редакциясендә 80нче елларда популяр булган җырчы, Татарстанның атказанган артисты Газинур Фарукшин кунак булды.
Еллар узса да, тыйнаклыгын, моңын, гадилеген югалтмаган җырчы укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
– Газинур абый, сез заманында популяр җырчы идегез. Әмма соңгы елларда сәхнәләрдә сирәк күренәсез. Моның сәбәбе нидә?
– Соңгы 6-7 елны без хатыным белән Питрәч районының Советлар Союзы Герое Петр Гавриловны биргән Әлбәдән авылында яшәдек. Хатыным Анна шул авылдан. Анда йорт салдык. Шунда 7 еллар чамасы хатынымның әтисен тәрбияләп, 96 яшендә соңгы юлга озаттык. Мин ул елларда гел хатыным янәшәсендә булдым. Төрле чараларга барып кына кайта идем.
– Популяр җырчы булсагыз да, тормыш авырлыкларын күрсәгез дә, кешелеклегегезне югалтмагансыз...
– Артист та гади кеше кебек тормыш этапларын үтә. Иң мөһиме – мактанмаска, масаймаска һәм тормышта төрле вакытлар булуын истә тотып яшәргә кирәк.
– Газинур абый, бүгенге көндә кайда эшлисез? Сезне таныйлармы?
– Мин бүгенге көндә Чаллыда яшим, бер төзелеш оешмасында «КАМАЗ» йөк машинасында төзелеш материаллары ташыйм. Аллаһка шөкер, таныйлар. Төзүчеләр үзара: «Бу шул бит», – дип бәхәсләшәләр дә, аннары минем янга килеп, бер-берсенә: «Әйттем бит шул», – диләр. Фотога төшәләр.
– Йөк машинасын йөртү авыр түгелме?
– Юк, мин хезмәт юлымны Актанышта шофер булып башладым. Җырладым да, машина да йөрттем. Миңа бу һөнәрләрнең икесе дә ошый.
– Сез кабатланмас тавышка ия затлы җырчы булсагыз да, тыйнак кеше. Бу каян килә?
– Әти-әнием тәрбиясеннән. Гади кешеләр булсалар да, алар бик зыялы иделәр. Бер-берсенә дә, авылдашларга да беркайчан зыян салмадылар. Безне эшне яратырга өйрәтеп үстерделәр. Урыннары җәннәттә булсын.
– Сезнең гармунчы туганыгыз бар иде? Ул кайда?
– Мирзанур абыем гомер буе гармунчы булып йөрде. Без иҗатым башланган елларда аның белән икәү концертлар куя идек. Ул хәзер дә гармунчы. Актанышта яшиләр.
– Сезне тамашачы сагынды. «Пятачок»ка чакырабыз дигәч, сөенеп шалтыратучылар булды. «Газинурны тыңларга һичшиксез барабыз», – диделәр.
– Иҗатымны яраткан тамашачыларыма рәхмәт. Хәзер кая чакыралар, шунда гына барып җырлыйм. Филармония оештырган чараларда катнашам.
– Тиздән сезнең 70 яшьлек юбилеегыз. Ничек уздырасыз?
– Филармониядән шалтыраттылар инде. Аллаһ боерса, көзгә анда юбилеемны уздыралар. Бу – бик зур эш. Оештыру эшләрен үзләре башкара, мин формада булып, анда матур итеп чыгыш ясарга тиеш инде.
– Сезнең тавышыгыз ярсу ташкын кебек ургып чыга, бер дә үзгәрми.
– Дустым, композитор Илгиз Закиров минем турында: «Фонограммасыз, үзе җырлый торган бердәнбер җырчы – Газинур», – ди. Чыннан да бер дә фонограммага җырлаганым юк. Үзең җырлагач, тавыш югалмый бит ул.
– Кайсы җырларыгызны тамашачылар әле дә ярата?
– «Актанышым», «Оренбург-Чиләбе», «Сиңа кайтам, газиз туган җирем», «Акбүз атым». Аллаһка шөкер, репертуарымдагы һәр җырымны тамашачылар ярата. Элек: «Самолетка синең җырларың белән утырабыз, шулар белән самолеттан төшәбез», – диләр иде. Хәзер дә чыгышларымны яраталар.
– Сез «Картаямыни соң йөрәк» җырын үзегезгә генә хас моң белән башкарасыз.
– Бу җырны композитор Софьян Ибраһимов Гата Нуруллин шигыренә язды. «Син җырларсың», – диде. Алар икесе дә Кәрим Тинчурин театрында эшлиләр иде.
– Сез композитор Сара Садыйкова белән дә дус булгансыз бит.
– Әйе, ул җырларын өйрәтергә мине өенә чакыра иде. Кызганыч, берсен дә яздыра алмый калдым. Бер мәлне җыр өйрәнгәндә күршесе белән 3 тапкыр ачуланышты. Йорттагыларга безнең җырлар өйрәнүебез ошамый иде.
– Рус эстрадасы артистлары белән дә очрашасызмы?
– Юбилейларда Питер, Мәскәү артистлары белән еш очраша идем. Михаил Боярский белән озак итеп сөйләшә идек. Алар да безнең кебек гади.
– «Бәйрәм» ансамблендә озак эшләдегезме?
– Минем төркемдә аз кеше калган иде. «Бәйрәм»дә дә Фирдүс Сафин, Нуретдин Хөсәенов һәм Хәния генә иде. Без ике төркемне кушып, «Бәйрәм» ансамбле оештырдык. 4 ел чамасы шул ансамбльдә эшләдем.
– Сез консерватория тәмамлагач та филармониягә эшкә бардыгызмы?
– Анда минем укып бетергәнемне көтеп тордылар. Аннары эшкә алдылар.
– Белүемчә, сез укырга бик соң кергәнсез?
– Минем «эретеп ябыштыручы» дигән һөнәрем дә бар әле. Мин укырга бик яратмый идем. Консерваториягә 24 яшемдә генә кердем. Остазыбыз, Татарстанның халык артисты, профессор Зөләйха Хисмәтуллина икенче әниебез кебек булды.
– Иҗат юлыннан китүегезгә үкенмисезме?
– Юк. Мин җырламыйча яши алмыйм. Язмыш адәм баласын үзе йөртә бит ул. Аңа каршы килеп булмый.
– Җырчыга уку кирәкме соң?
– 100 процент кирәк. Нота белмәгән җырчы надан җырчы була.
– Хәзерге җырчыларга нинди бәя бирер идегез?
– Сәләтле җырчылар шактый, араларында аңлашылмаганнары да бар. Татар җыры онытылмый – шунысы сөенеч. Әмма очсыз җырлар да күп. Бүгенге артистларның 40-50 ел дәвамында яңгырый торган бер генә җыры фондта калса, бу татар милләте өчен зур байлык булыр иде.
– Гаиләгез турында да сөйләгез әле.
– Әйткәнемчә, Анна авылда яши. Мин атнасына бер кайтам. Кызларыбыз Алсу белән Гөлнур Мәскәүдә яши. Берсе дә иҗат юлыннан китмәде. Алсуның музыкаль сәләте бар иде. Әмма ул модель булды. 5 оныгыбыз бар. Алар җәйгә авылга кайта. Аллаһка шөкер, бик күңелле яшибез.
– Кышкы «Пятачок»ка чакыруыбызны ничек кабул иттегез?
– Бик шатланып... Мин яшь чакта дустым Илгиз Закиров белән Чаллыдагы «Пятачок»та бер тапкыр булган идем. Бик күп халык җыелган, гармунчылар да бар иде. Мин җырлый башлагач, халык безнең янга күчте. Гармунчыларга бу ошамады. Әздән генә кыйнап җибәрмәделәр үземне.
– Тамашачыларга әйтер сүзләрегез бармы?
– Безне яратып тыңлаган һәммә кешегә рәхмәт. Барыгызга да сәламәтлек телим. Исәнлектә күрешүләр насыйп булсын.
" />
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев