Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Рәдиф Зарипов: «Мине 16 яшькә кадәр яши алмый дигәннәр»

Казанга күченгән Башкортстанның атказанган артисты «Шәһри Чаллы»га интервью бирде.

Моңлы һәм кабатланмас җырлары белән халыкка таныш ул Рәдиф Зарипов. Эчкерсез сөю, күкләргә ашырган мәхәббәт, туган як һәм яшьлек турында алар. Җырчы үзе көйләрен дә яза, кайберсенең сүзләре дә үземнеке ди. 
Башкортостанның атказанган артисты Рәдиф Зариповны 23 майда үтәчәк «Шәһри Чаллы»дан – «Пятачок»ка махсус кунак итеп чакырдык. Киләм диде ул озак уйлап тормыйча. Шунда үзенең Казанга күченүен дә хәбәр итте. Чаллыга эшләр буенча килгәч редакциябездә очрашып сөйләшергә дә өлгердек.

– Рәдиф, ничек Казанга күченергә булдың?
– Мин Казан мәдәният һәм сәнгать институтында ике ел укыдым. Шул чаклардан ук Казан күңелгә кереп калды. Монда яшәп иҗат итәсем килде. Менә бер ай элек хыялымны тормышка ашырдым. Фатир сатып алып, гаиләм белән күченеп килдек. Соңгы араларда еш кына Татарстанда эшләргә туры килде. Шулай алга таба да иҗат итеп, җырлап яшәргә исәп.

 – Тумышың белән кайсы яклардан син?
 – Башкортостанның Салават районы Малаяз авылында туып үстем. Ул район үзәге санала. Гаиләдә ике бала үстек. Бер яшькә генә кечерәк сеңелем бар. Әнием почта бүлегендә, әтием гомер буе машина йөртүче булып эшләде. Мин беренче классны тәмамлагач, әтиемнең туган авылы Насибашка күчендек. Ул сигез чакрым ераклыкта гына. Соңрак кире Малаязга кайттык. Шунда мәктәпне тәмамладым. 
Миңа бәләкәй чакта «врожденный порок сердца» дигән диагноз куйган булганнар. Балагыз 16 яшькә кадәр яши алмый дигән врачлар. Операция кирәк булган. Әти-әни моның зур риск икәнен яхшы белеп, мине пычак астына яткырмаган. Саф һавада булып, калган гомере яхшы тәрбиядә үтсен дип авылга күченгәннәр. Аллаһның рәхмәте, ул чир тора-бара бөтенләй юкка чыкты. Бу әле дә безнең өчен сер. Әти-әнинең теләк-догалары булышкандыр дим. 

– Кайларда укыдыгыз? 
– Мәктәптән соң Уфа сәнгать училищесына укырга киттем. Театр бүлегенә кереп карадым. Әмма җырга мәхәббәтем көчлерәк булып, вокал бүлегенә күчтем. Аны тәмамлагач Казанга югары уку йортына китәргә теләдем, автобуска билет та алып куйган идем. Тик бер елга кичектерергә туры килде. Филармониядә эшләп килгән «Караван сарай» фольклор ансамбленә кастинг үтеп караган идем. Аның җитәкчесе Вилдан Яруллин мине солист итеп алды. Тулай торак та бирәбез дигәч ризалаштым. Шунда гаилә корып җибәрдем. Ул елны «Гәлсәр сандугач» телевизион фестиваленә эләгеп таныла башладым. Әмма Казанга китү теләге бетмәде. Бер елдан Казан мәдәният һәм сәнгать институтына Салават Фәтхетдинов курсларына укырга килдем. Аның белән бер ел гастрольләрдә дә йөреп алдым. Шул елда кызыбыз туды. Хатыным Казанга күченергә теләмәде. Кайтырга кирәк дип, кире Уфага күчендем. Соңрак улыбыз туды. Мин иҗат иттем, параллель төстә Уфа сәнгать академиясен тәмамладым. Хәтта үземне опера җырчысы буларак та сынап карадым. 

– Ни өчен җыр сәнгате? 
– Минем бабам бик матур җырлаган. Каннан күчкәндерме, тик кечкенәдән җырларга ярата идем. Баян, гитара түгәрәкләренә йөрдем. Халык җырлары тыңлап, җырлап үстем дисәм дә була. Шунысы кызык, безнең өйдә телевизордан бер генә канал күрсәтә иде. «Беренче» канал. Башкорт радиосын әнкәйләргә баргач кына тыңлый идек. Элеккечә стенага эленгән радио иде ул. Шуңа Уфага укырга килгәндә мин әле бер җырчыны да исемләп белми идем. Анда миңа зур мәктәп үтәргә туры килде. Сәнгать мәктәпләрендә иң беренче классик жанрны өйрәтәләр. Бар да классикадан башлана бит инде. Соңрак эстрадагыларны да белә башладым. 

– Нинди уен коралларында уйныйсың, Рәдиф? 
– Баянда, гитарада, фортепианода, электрон инструментларда... Минем өйдә кечкенә генә көй яздыру студиясе бар. Җырларга аранжировка яздыру белән шөгыльләнәм. 

– Командаң бардыр. Концертлар планлаштырыламы? 
– Казанда концерт кую хыялы зур. Күченгәч, әлбәттә, команда составы үзгәрде. Әле кемнәр икәнен төгәл әйтмим. Аллаһ боерса, концертлар да булыр.

– Җырдан кала башка бизнес та бармы? 
– Әз-мәз…

– «Шәһри Чаллы»дан – «Пятачок»ны ишеткәч, иң беренче нинди уй килде? 
– Ниндирәк чара соң ул дип сорадым. Барысын да аңлаттылар. Аның үз тарихы бар икән. Узган елгы видеоларны җибәрделәр. Күренеп тора, Чаллы өчен, бигрәк тә ул чакта төзелешкә килгән кешеләр өчен аның әһәмияте, кадере зур. Аллаһ боерса, 23 майда үзем дә ул мохитне күрә алачакмын. Очрашканчыга кадәр!

Фото шәхси архивтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев