Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Рафил Җәләлиев: «Эльмираның андый икәнен белмиләр әле»

«Сәхнәдә, мәҗлесләрдә, гомумән тормышта ул үзен бик тыйнак тота бит».

"Татар моңы" бәйгесенең беренче лауреатлары, җырлы гаилә Рафил Җәләлиев һәм Эльмира Гыйльфанова узган ел "Шәһри Чаллы"дан-Пятачок" концертында махсус кунак булган иде. Җырчыларның хәлләрен сорап, быел нинди планнар белән янып йөрүләрен белешеп элемтәгә чыктык.

- Без иҗатта. Быел яңа җырлар хәйран язылды, әле тагын булачак. Иң зур яңалыгыбыз әлегә - алда торган зур концертыбыз. Аңа ныклап әзерләнү бара. Шул арада мәҗлесләр дә алып барабыз. Көзгә репертуарга яңалыклар кертәбез. Концертта да 3-4 өр-яңа җырыбыз булачак.

- Халыкны ниләр белән шаккатырырга уйлыйсыз?

- Хәзер бит кешене шаккатырып булмый. Төгәлрәк әйтсәк, аның өчен әхлак һәм тәрбия нормаларыннан чыгарга кирәк. Бу безгә туры килми. Гомумән, без алай булдыра да алмыйбыз. Белем һәм тәрбия безгә рамкалардан чыгарга рөхсәт итми. Күрәбез, күпләрнең иҗаты хәзер шау-шуга корылып бара. Без шулай "неформат"лар булып калабыз бугай…

- Программада нәрсәләр булачак?

- Рэтро җырлардан гына торган бер бүлек әзерлибез. Без Эльмира белән икебез дә татар теле яшәсен, татар моңы онытылмасын дип янып йөрүчеләр. Концертта шулай ук кино һәм театр элементлары да булачак. Сүз уңаеннан, тамаша өчен кино төшергәндә Эльмира режиссерларны таң калдырды. Алар аның актерлык сәләтен югары бәяләделәр. Сәхнәдә, мәҗлесләрдә, гомумән тормышта ул үзен бик тыйнак тота бит. Аны күпләр аз сөйләшүче, оялчан кеше дип белә. Эльмираның талантлы актриса булуын белмиләр әле. Тиздән концертта күрәчәкләр.

- Кызыгыз Хәятнең хәлләре ничек?

- Үсәбез, Аллаһка шөкер. Яңа һөнәрләре артып тора. Эльмира һәм әбисе (Эльмираның әнисе) аны тәрбияләүдә зур көч куя. Сөйләм теленә дә аерым игътибар бирәбез. Хәят бүгенге көндә бары тик татарча гына сөйләшә. Русча белмәвенә бер дә борчылмыйбыз. Бакчада, мәктәптә болай да өйрәнәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

13

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев