Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Рафил Җәләлиев һәм Эльмира Гыйльфанова: «Без – Салават Фәтхетдиновның гомерлек укучылары» ФОТО, ВИДЕО

«Шәһри Чаллы»дан – Пятачок Сабан туе»на махсус кунак итеп Рафил Җәләлиев һәм Эльмира Гыйльфанованы чакырдык. Җырлы гаиләне Чаллыга «килде» түгел, «кайтты» дисәк дөрес булыр. Чөнки Эльмира Гыйльфанова үзебезнең Чаллы кызы, Рафил – Чаллы кияве.

Эльмираның әтисе Фәнис әфәнде 54нче татар гимназиясендә физкультура укытучысы, әнисе Минзия ханым сатучы булып эшли. Пятачокка да алар бөтен гаиләләре белән килделәр. Җәләлиевлар сәхнәне кыздырган арада аларның кызчыклары Хәят дәү әнисе кулында булды. Үзенчә биеде, җырлады, тамашачыларга кушылып кул да чапты ул. «Кызыбыз безне беренче тапкыр сәхнәдән күрә. Моңа кадәр телевизордан гына карый иде», – ди бәхетле әни Эльмира Гыйльфанова. Әле халыкны пятачокка чакырган иң яшь катнашучыбыз да ул Хәят. Җәләлиевләр Чаллыга кайтканда машинада төшергән видеосында аның да канәгать тавышы ишетелә. Рафил әлеге җылы видеоны безгә җибәргәч, аны үзебезнең социаль челтәрләргә дә куйдык. Меңәрләгән подписчигыбыз карады, болай матур итеп чакыргач килми калырга ярамый, диеште алар. 

Чыгышлары ахырдарак булса да, Рафил белән Эльмира иртәрәк килде. Алар да данлыклы Чаллы пятачоклары турында күптәннән ишетеп белә икән. Халыкның шулкадәр күп, актив булуларын күреп таң калды алар. Ул гына да түгел, пятачокта бер капчык чикләвекле дә булдылар. Рафилнең чикләвек яратканын кайдан белдегез, дип шаккатты Эльмира. Туры тидергәнбез!

– Эльмира, туган шәһәреңдә чыгыш ясау аеруча да дулкынландырадыр. Син кайсы комплекс кызы? Кайда укыдың?

– Казан-Чаллы юлын яратабыз без. Еш кайтып йөрибез. Чыннан да, туган шәһәремә кайтып чыгыш ясау дулкынландыргыч. Әле чыгышыбыз алдыннан да шактый кеше килеп, сез бит Чаллы кызы дип танып, безнең белән фотога төшеп киттеләр. Бу зур бәхет! Якташларым шундый матур итеп пятачоклар оештыра, бииләр, җырлыйлар. Чаллы өчен горурланып карап тордым. Чаллының 12нче комплексында яшәдем, әти-әнием әле дә шунда. 54нче татар гимназиясендә белем алдым. 7 яшьтән 13нче санлы сәнгать мәктәбенең вокал бүлегенә йөрдем. Анда җиде ел яраткан укытучым Әлфия Зәйнуллина классында шөгыльләндем. Иң рәхәт, иң күңелле чаклар булып истә калды ул. Профессиямне дә җыр сәнгате белән бәйләдем. Казанда мәдәният һәм сәнгать институтында Венера Ганиева классында белем алдым. 

– Рафил, син кайсы яклардан?

– Балтач районыннан. Арчада тусам да, үсмер чагым Балтачта Кенәбаш дигән авылда узды. Әнием Римма медицина, әтием Раил урманчылык өлкәсендә хезмәттә. Сеңлем Казанда шәфкать туташы булып эшли. Үзебезнең авылда башлангыч сыйныфны тәмамладым, югары классларны күрше Түбәнкенә мәктәбенә йөреп укыдым. 9нчы сыйныфтан соң Арча педагогия колледжы укучысы булдым. 2нче курстан соң параллель төстә шунда ук хезмәткәр булып та эшләдем. Тавыш операторы булдым, барлык аппаратура өчен җавап бирдем. Чаралар оештыруда да катнаштым. Тулысы белән әлеге колледжда 6 елым узды. Аннан Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына Татарстан һәм Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов җитәкчелегендәге татар эстрадасы кафедрасына укырга кердем. 

– Сез әллә институтта таныштыгызмы? Ничегрәк булды ул?

Рафил:

– Минем мәҗлесләр алып бару белән ныклап шөгыльләнә башлаган чаклар. Төркемемә җырчы эзли идем. Институт коридорында Эльмираны күреп алдым. Ошады ул миңа. Безнең кафедраның лаборанты белән иделәр. Эльмира белән таныштыр әле дим аңа. Таныштырды. Шуннан Эльмирага бергә җырларга тәкъдим иттем. Ул каршы килмәде. Шулай бер-беребезне ошатып, очрашып йөри башладык. Өч ел йөргәннән соң 2017 елда өйләнештек. Ул әти-әнисенең бердәнбер кызы, минем дә бердәнберем. 

Эльмира:

– Рафил яныма килде дә, әйдәгез әле, ашханәдә чәй эчеп килик, ди. Шулай сөйләшеп киттек. Төркеменә җырчы итеп чакырды. Бик шаян, акыллы егеткә үземнең дә күзем төште. Шулай бергә эшли башладык, очрашып йөрдек. 2017 елда концерт программабызга тәкъдим ясау күренеше кертелгән иде. Рафил миңа концерт саен кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Санап утырдык, сәхнәдә 60 тапкыр кияүгә чакырган! Казан филармониясендә узган концертта да мин шул ук ясалма күренешне уйныйбыз дип уйладым. Ә Рафил чын зур чәчәк бәйләме һәм йөзек бүләк белән сәхнәгә чыкты. Бөтен халык алдында тәкъдим ясады!

- Кечкенә Хәяткә бер яшь тулып китте. Сезнең белән җыр, сәнгать мохитенә ияләшеп киләдер?

Эльмира:

– Ул туганнан бирле бу мохиттә. Пятачокта кызыбыз безне әле сәхнәдә беренче тапкыр күрде. Моңа кадәр җырлаганыбызны телевизордан, радиодан гына ишетә иде. «Әннә-әннә» дигәнен ишетеп тордым, безнең янга киләсе килде. 

Рафил:

– Хәят гомумән безнең җырларга мөкиббән. Машинада барганда да безнең җырларга гына «заказ» бирә, чит җырларны тыңламый. «Төнге учак» җырын башта яратты, «Ачуланма» җырының клибын карарга ярата. Инде әнисенең аңа багышланган җыры чыккач, Хәят тыңлый торган плейлистта ул иң беренче. Үзенчә җырларга тырыша да әле. Безнең бит инде һөнәр шундый, бернинди режимга сыешмыйсың. Төнлә кайтып ята идек, төшке аш алдыннан торабыз. Ә кызыбыз тугач, ничек тә режимга өйрәнергә туры килде. Йокы туямы-туймыймы бер вакытта торабыз, бер вакытта ашыйбыз. Аллаһка шөкер, Хәят безнең бик актив бала. Бер урында гына бер уенчык белән генә уйнап утыра торган түгел. Үзебез кебек! Мин дә күбрәк әнисе һәм аның белән булырга тыршам. Һәр мизгелнең рәхәтен, кадерен белеп яшибез. 

– Сез күп еллар мәҗлесләр алып барасыз. Киләчәк планнарыгызда үзгәрешләр көтелмиме?

Рафил:

– Мәҗлесләрне инде 11 ел алып барам. Башта бу өлкәгә җырчы, тавыш операторы буларак килеп кергән идем. 2012 елда алып баручы буларак та эшли башладым. Дөресен әйткәндә, мин моңа чарасызлыктан алындым. Чөнки без эшләгән төркемнең алып баручысы кайбер сәбәпләр аркасында кайтып җитә алмады. Команданы коткарырга теләп, берничә мәҗлесне үзем алып бардым. Шулай башланып китте. Ни дисәң дә, мәҗлесләр алып бару буенча телевидениегә, радиога реклама биреп булмый. «Сарафан радиосы» гына эшли. Һәм яхшы эшли дип әйтәсем килә. Уникенче ел төрледән-төрле мәҗлесләргә чакырып торалар. Бу гомер буе дәвам итмәячәген аңлыйбыз. Бер көнне чакырмый башласалар да бернәрсә эшли алмыйсың. Замана үзгәрә, алда ни буласын беркем белми. Әлегә яратып, ихлас эшлибез. Шул ук вакытта иҗатыбызны сәхнәдән дә күрсәтәсебез килә. Безне ял итеп, ашап-эчеп утырганда гына тыңлауларын түгел, иҗатыбызны махсус карарга килүләрен дә телибез. Һәм шул өлкәдә зур эш алып барабыз.

Эльмира:

– Рафил да, мин дә дипломлы артистлар. Дипломыбызга «эстрада артисты» дигән тамга сугылган. Бүгенге көндә эстрада дигәч сәхнәне генә күз алдына китерү мөмкин түгел. Ул бөтен киңлектә. Җырчылар мәҗлесләр алып бару өлкәсенә килми булдыра алмый. Чөнки ул бик керемле. Аерым бер индустрия булып та формалашты. Мәҗлесләрне алып барырга профессионалларны чакыра башлады халык. Шуңа да «шабашкага» караган кебек кенә караучылар төшеп калып бара. 

– Рафил, син үзеңне Салават абыйның шәкерте дип әйттең. Аның белән әле дә аралашып яшисезме? Икегез генә белгән бер вакыйганы сөйлә әле. 

– Салават абый әтмешли, без аның гомерлек укучылары! Аралашып, булдыра алганча ярдәмләшеп яшибез. Иҗат өлкәсендә – җырларны, программаларны әзерләүдә дә бергәләп эшлибез. Әле соңгы ике туган көн концертын алып баруны миңа ышанып тапшырды. Узган ел Чаллыда булса, аңа кадәр Башкортостанда. Минем өчен ул бер югарылык, дәрәҗә. Салават абыйның шәкертләре аз түгел бит. Икебез генә белгән вакыйгалар да бар, әмма аларны Салават абыйдан һәм миннән башка беркем дә белергә тиеш түгел, хәтта Эльмира да (көлә). Дөресен әйтергә кирәк, Салават абый бик үзенчәлекле кеше, аның белән һәрвакыт кызыклы вакыйгалар булып кына тора. Ул булган җирдә, гомумән, кызыксыз булмый. Һәр вакыйганы шундый итеп сөйли, күз алдына төрле картиналар килеп баса. 

– Рафил, сине күпләр «Башваткыч» тапшыруының алып баручысы буларак та белә. Анда килеп эләгүеңнең тарихы бардыр?

– Көннәрнең берсендә телефоным шалтырады, «Башваткыч»ка ябык кастингка чакырабыз, диделәр. Миңа һәм тагын биш кешегә шундый тәкъдим булган. Бишесе дә билгеле шәхесләр, теле-радио алып баручылары. Беренчесе Татарстанның халык артисты Фердинанд абый Сәләхов, ул ТНВда «Кара каршы» тапшыруын да алып барды. Икенчесе Татарстанның атказанган артисты Азат абый Зарипов, аны да телефильмнардан күреп беләбез. Өченчесе Айваз Садыйров – «Татар радио»сы, ТМТВ каналында алып баручы. Дүртенчесе Илмир Ямалов – «Болгар» радиосыннан. Бишенчесе Илфак Хафизов – «Тәртип»тән. Алтынчысы мин. Калганнардан аермалы буларак, минем радио-телевидениедә эшләү тәҗрибәм юк. Шуңа мине сайлауларына артык өмет итмәдем. Кастингта безне берничә сәгать дәвамында сөйләтеп карадылар да кайтарып җибәрделәр. Бер-ике атнадан миңа тәкъдим килде, без сезнең белән эшләп карар идек диделәр. Ризалаштым. Команда белән дә бик тиз дуслаштык. Чын профессионаллар, ялгышларым булганда да җайлап кына төзәттеләр. Шунысы кызык, мәҗлес алып баручысы булып алмашка гына килгән идем, шул өлкәдә калдым. Монда да Җәвит абый Шакиров һәм Зөлфәт Зиннуровтан соң алмаш булып килергә туры килде. Инде быел көз «Башваткыч»ны алып баруыма 3 ел. Мактану булса да әйтәм, бүгенге көндә дә ул иң рейтинглы тапшырулардан санала. 

– «Шәһри Чаллы»дан – пятачок»ка чакыргач, иң беренче башыгызга нинди уй килде? Аннан нинди хис-тойгылар белән кайттыгыз?

– Без инде Чаллы пятачоклары турында ишетеп белә идек. Иң беренче уй – көнебез буш микән дә, әниләр Хәятне карап тора алырлар микән. Тиз арада шул мәсьәләне хәл иттек тә, килә алуыбыз турында хәбәр бирдек. Әти-әниләр заманында әнә шундый җыеннарда күңел ачкан бит. Хәзер болар беркайда да юк. Чаллыга пятачокка килеп шул күңел ачуларны үз күзләребез белән күрәсебез килде. Шундый җылы каршы алдылар, үзебезне зур йолдызлар итеп хис иттек. Сәхнә читенә килсәң, үзләре янына тартып алырлар кебек тоелды. Барысы да шундый үз монда, күмәк, дус. Күренеп тора, күпләр элеккеге пятачокларга йөргән буын. Ара-тирә яшьләр бар, анысы да сөендерә. Күзгә-күз карап аралашуга ни җитә соң?! Пятачоктан шәп кәеф белән кайттык. Бер капчык чикләвекне дә өйгә алып кайтып урнаштырдык. Кышка запас!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев