Рафиль Җәләлиев: «Пятачокта алган бер капчык чикләвекне ярты ел ашадык»
Эльмира Гыйльфанова һәм Рафиль Җәләлиев белән кызыклы әңгәмә.
Киләсе атнада татар эстрадасының иң ягымлы пары Эльмира Гыйльфанова белән Рафиль Җәләлиев Чаллыга үзләренең яңа концерт программасы белән киләләр. Программаны Сара Садыйкова исемендәге концерт залында тамашачыларга күрсәтәләр. Концерт алдыннан эстрадабызның матур гаиләсе, талантлы җырчылар белән әңгәмә кордык.
– Эльмира, Рафиль Чаллыга сагындырып кына киләсез. Быелгы концерт программасы турында сөйләгез әле.
– Быел концерт программасын зур команда, махм групп төркеме белән эшләдек. Әлеге төркемдә Альберт Шакиров, Әбри Хәбриев, Наилә, Марсель Мәхмүтов белән бергә һәряклап уйланылган программа эшләдек. Үзебезгә бик ошый. Тамашачыларыбыз күңеленә дә хуш килер дип ышанабыз. Без аны зур концерт дип атадык.
– Ни өчен шулай дип атадыгыз?
– Безнең соңгы концертларыбыз пандемиягә кадәр иде. Шул вакыт эчендә иҗатыбызда да шактый күп үзгәрешләр, яңалыклар булды. Үзебез дә үзгәрдек бугай. Шул үзгәрешләрнең барсын бергә җыеп, нәтиҗә ясап шулай зур программа әзерләргә булдык. Концерт тулысы белән әзер. Аны матур итеп үзебезнең төркемебез белән яраткан тамашачыларыбызга күрсәтеп, аларны сөендерәсе генә калды.
– Эльмира – син үзебезнең Чаллы кызы. Үзең һәм гаиләң белән таныштыр әле.
– Мин Чаллыда туып-үстем, гаиләдә бердәнбер бала. Кайбер кешеләр минем Чаллыныкы булуыма гаҗәпләнәләр дә. Ә мин Чаллы кызы булуым белән горурланам. 54нче татар гимназиясендә укыдым. Әтием Фәнис тә шунда эшли. Үзе Зәй районыннан, әнием Чувашиянең Батыр районыннан. Әни Казанда укып, Чаллыга эшкә кайта. Шунда танышып, гаилә коралар. Әтием 30 елдан артык гимназиядә физкультура укытучысы. Әни сәүдә системасында эшләде. Хәзер ул бездә нянка булып эшли. Рафиль баланы чит кешедән каратканчы, әби син кара диде.
– Сәнгать юлына кереп китүегезгә нәрсә этәргеч булды?
– Мин кечкенәдән җырга тартылдым. Әти-әнием дә матур җырлый. Бу сәләт миңа алардан күчкән. Шуңа күрә мин биергә дә, рәсем ясарга ди хирыс түгел идем. Җырларга яраттым. Балалар бакчасында да актив җырладым. Төрле бәйгеләрдә катнаштыра иделәр. 4 яшемдә беренче тапкыр «Мин әнигә булышам» дигән җырны әниләр көнендә «Энергетик» мәдәният сараенда җырладым. Әти-әнием мине 54нче гимназия бинасында урнашкан 13нче сәнгать мәктәбенә укырга бирделәр. Биредә җиде ел вокал бүлегендә, Әлфия Зәйнуллина төркемендә укыдым. Кайда гына йөртмәде ул безне, Татарстан, Россиядә узган төрле бәйгеләрдә катнаштык. Бергә ял иттек. Ул – минем музыкаль әнием. Без бүген дә аның белән даими элемтәдә торабыз, аны концертларыбызга чакырабыз. Ул килә, кирәк вакытта киңәшләрен бирә. Без аңа бик рәхмәтле.
– Рафиль син – Балтач егете. Эльмира белән кайда таныштыгыз?
– Мин Арчада туып, Балтач районы Кенәбаш авылында үстем. Түбәнкенә мәктәбендә 9нчы сыйныфтан соң Арча педагогия көллиятенә укырга кердем.
2нче курстан соң шунда ук тавыш операторы булып эшләдем. Чаралар оештыруда да катнаштым. Бу көллияттә 6 елым узды. Әнием Римма медицина, әтием Раил урманчылык тармагында, сеңелем Казанда шәфкать туташы булып эшли.
Аннары Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, профессор Салават Фәтхетдинов җитәкчелегендәге татар эстрадасы кафедрасына укыдым. Шунда Эльмира белән таныштык.
Мәҗлесләр алып барганда төркемемә җырчы эзли идем. Эльмираны киңәш иттеләр. Беренче тапкыр Эльмираны университет коридорында күреп алдым. Ошады ул миңа. Танышып, дуслашып киттек. Шуннан Эльмирага бергә җырларга тәкъдим иттем. Ул каршы килмәде. Шулай бер-беребезне ошатып, очрашып йөри башладык. Өч ел йөргәннән соң 2017 елда гаилә кордык.
– Эльмира, сез икегез дә Салават Фәтхетдинов шәкертеме?
– Мине еш кына Салават абыйның шәкерте дип уйлыйлар. Рафиль – Салават абыйның шәкерте, мин Винера Ганиева шәкерте. Салават абый безне укыганнан бирле үзе кая бара, безне дә ияртеп йөри. Безгә дөнья күрсәтә, бик күп ишекләрне ачарга булыша. Аның яхшы фикеренә дә, тәнкыйть сүзләренә дә без колак салырга тырышабыз. Ул хатыны белән бергә иҗат та да, гаилә мәсьәләсенә дә гел киңәшләрен биреп тора. Без гаилә дуслары. Аллаһка шөкер, алар безне якын итәләр, бик бала җанлы кешеләр. Хәят белән очрашсалар һәрвакыт баланың күңелен күрәләр. Бик зур рәхмәт аларга. 10 январьдә Уфа аренда Салават абыйның туган көн концерты булган иде. Шунда ул бөтен туганнанрына, дусларына бүләкләр таратты. Аның шул ягы аеруча күңелемә якын, үзебездә дә шул сыйфатны булдыра алсак, бик яхшы яхшы булыр иде.
– Концертларыгызда Салават Фәтхетдиновның җырларын башкарасыз. Ул моны ничек бәяли?
– Без концертларыбызда Салават абыйның җырларын яңартып башкарабыз. Ел саен аның онытылган, искерәк бер җырын дуэт итеп җырлыйбыз. Ул җырын безнең башкаруда тыңлагач шакката: «Минем шундый җырым да бар идемени. Бигрәк матур чыккан», – ди.
– Рафиль хатыныңның әнисе, «теща» белән мөнәсәбәтләрегез ничек? Миңа калса алар кияүдән, сез «теща»дан уңдыгыз...
– Алар кияүдән уңганнардырмы, белмим. Әмма мин хатынымның әти-әнисеннән уңдым. Мин «теща» дигән сүзне гомумән яратмыйм. Туйлар алып барганда да бу сүзне кулланмыйм. Мин яңа сүз таптым, «теща» – тынычлык кошы. Мин Эльмираның әти-әнисенә әби, бабай дип дәшәм. Безнең якларда хатынның әти-әнисенә шулай эндәшәләр. Әби, бабай моңа риза. Аллаһка шөкер, безнең арада дустанә мөнсәсәбәтләр. Бер-беребезне аңлап, ярдәмләшеп яшибез. Әби Хәятне тәрбияли. Хәятнең иң дус кешесе исә бабай. Эшләр булганда Хәят әби белән бабайда була. Без эштә гел бергә булгач, кызыбызны тәрбияләүне әбигә тапшырдык. Мин әбигә: «Нянаны, чит кешене кабул итмим. Үземне дә әби тәрбияләде. Әби тәрбиясендәге бала тәрбияле, итагатьле булып үсә. Аннары кызыбыз әби белән бик матур итеп татарча сөйләшә. Миңа бу бик ошый. Эшебез дә күп вакыт Чаллыда булганлыктан, әби-бабай янында еш булабыз.
– Сез чит илләргә ялга дә әби-бабайны алып барасыз...
– Теләкләре булса, алып барабыз. Алар белән бергә ял итү миңа ошый. Әлегә Минем әниләрнең барасы килми, куркалармы соң. Әби белән бабай бу яктан бик актив. Бергә ял итү безнең барыбызга да җайлы. Мин ялларны якыннар, туганнар белән оештырырга яратам, чөнки шау-шулы мәҗлесләрдән эштә дә арыйбыз.
– Хәят зур кызы инде. Аңа иптәш алып кайтырга җыенмыйсызмы?
– Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, алып кайтырбыз.
– Рафиль, Эльмира «Шәһри Чаллы» пятачогын гөрләткәнегез өчен рәхмәт сезгә. Бүләк иткән чикләвекне нишләттегез?
– Чакырганыгыз өчен үзегезгә рәхмәт. Әти-әниләр заманында халык пятачокларда күңел ачкан, парларын тапкан бит. Хәзер мондый чара Чаллыда оештырыла башлады. «Шәһри Чаллы» пятачогына килеп, әлеге матур чараны үз күзләребез белән күрдек. Безне бик җылы каршы алдылар, үзебезне зур йолдызлар итеп хис иттек. Кызыбыз безне шунда тәүге тапкыр сәхнәдә күрде. Биредә шундый дустанә, җылы, рәхәт мохит. Бөтен кеше дус, рәхәтләнеп бииләр, уеннарда катнашалар. Күпләр элеккеге пятачокларга йөргән буын. Яшьләрнең дә булуы сөендерә. Безгә бер капчык чикләвек бүләк иттеләр.
Без ул чикләвек белән рилс та төшерербез дигән идек. Тик блогер була белмәү, артистлык җитмәү нәтиҗәсендә бу эшне эшли алмадык. Чикләвекне Эльмира яратмый. Мин рәхәтләнеп ашадым, авылга әти-әниләргә дә кайтардым. Алар да рәхмәт әйтә-әйтә ашадылар.
– Сез кайсы авторлар белән иҗади хезмәттәшлектә эшлисез?
– Безгә шигырьнең һзм көйнең камил, мәгънәле булуы мөһим. Шигырь яисә көй күңелебезгә хуш килә икән без аны репертуарыбызга алабыз. Безгә композитор Реваль Хисмәтуллин белән Айгөл Вәлиуллина тандемы ошый. Чаллыдан легендар композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Закировның ике җырын, аның кызы Гөлназның җырларын башкарабыз. Ринас Әхмәтов та җырын бирде. Аллаһка шөкер, дусларыбыз, фикердәшләребез белән иҗатта гөрләп яшибез.
Фотолар шәхси архивтан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев