Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Рәмзия Габдрахманова: «Балаларга туган телдә тәрбия бирү – горурлык!»

«Туган телебезне балаларыбызга үзебез өйрәтергә тиеш. Үз телләрен белмичә, алар башка телләрне өйрәнә алмаячаклар», – ди ике бала әнисе Рәмзия Габдрахманова. Һәм шулай эшли дә. Үзе генә түгел, тормыш иптәше Алмаз белән бергәләп балаларын татар мохитендә үстерергә тырышалар.

 Алмаз да, Рәмзия дә гаиләнең бурычы балаларга яхшы сыйфатларны ана сөте белән сеңдереп, тәрбияле, белемле, хезмәтен, туган илен, телен сөйгән ул-кызлар үстерү икәнен бик яхшы аңлыйлар.

Рәмзия Габдрахманова белән күптәннән таныш мин. Чая, үткен, бар җиргә дә өлгерә торган ул. Габдрахмановлар яшәүнең мәгънәсен, тормышның кадерен белеп, матур гомер кичерәләр. Бар нәрсәләре дә җитеш, тормышлары түгәрәк. Гомумән, тормышта куелган максатларга ирешү өчен ныклы ихтыяр көче, тырышлык, үҗәтлек кирәк. Ә Алмаз белән Рәмзия икесе дә бу сыйфатларга ия.

– Тормыш иптәшемне сайлаганда да чын татар егете булса иде дип теләп йөрдем. Аллага шөкер, шулай булды да. Ирем Алмаз да татар хатын-кызына гына өйләнәм дип әйткән булган. Бу яктан без аның белән бик охшаш, – дип сөйли Рәмзия. 

Ул декрет ялына кадәр балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. Хәзерге вакытта 5 яшьлек Әдилә һәм 2 яшьлек Альмир белән өйдә утыра. Утыра дию дөрес тә булмас. Эшләмәгән эше юк аның. Яратып башкара торган бер шөгыле – дөрес туклану ризыклары, ягъни натураль ингредиентлардан гына ясалган десертлар әзерли. Моннан тыш, яшелчә, җиләк-җимешләрне киптереп, чипсылар ясый. Балаларын да күптәннән «чиста» туклануга күчергән. 

– Дөньясы шундый. Азыкта химия күп. Балаларым натураль ингредиентлардан пешерелгән ризыклар ашасыннар дип тырышам. Аллага шөкер, махсус укулар уздым. Моның бернинди дә кыенлыгы юк. Бары тик теләк кенә кирәк. Әле бит мин татарча шигырьләр бик яратам. Бәйрәмнәргә махсус заказга яздырам да, матур итеп шуларны укыйм. Шуннан да ихлас канәгатьләнү алам. Кызым да балалар бакчасында татарча шигырьләр укып, шәһәр конкурсларында катнаша. Мактанып та, горурланып та әйтәм – күп вакыт беренче урыннар ала. Балаларыбызда әдәбиятка мәхәббәт уяту шулай ук безнең бурыч дип саныйм, – ди танышым. – Балаларыбызның теле дә үз туган телебездә – «әти, әни» дип ачылды. Безнең балалар бакчада да татар төркемнәренә йөриләр. Аллага шөкер, туган телләрен бик әйбәт беләләр. Дәү әни, дәү әтиләре белән дә һәрвакыт татарча гына сөйләшәләр. Моның нинди горурлык икәнен белсәң!..

Рәмзиянең үзенең дә матур итеп, тәмләп татарча сөйләшүенә хозурланып утырдым. Татар балалары булып, исем-фамилияләре дә татарча булган кешеләрнең: «Извините, не могли бы вы повторить на русском?» дигән сүзләре ачуны китерә. Ә монда аралашуы ук күңелгә рәхәтлек бирә. Шундый гади генә нәрсә кебек, ә уйлап карасаң, олы горурлык бит!

– Шөкер, бүгенге көндә без бик бәхетле. Янәшәмдә – сүзендә тора белүче, башлаган эшен җиренә җиткерүче алтын куллы тормыш иптәшем бар. Ирем Алмаз Чаллыда үз автосалонында директор булып эшли. Өйдә без аның белән туган телебездә аралашабыз. Танышларыбыз арасында да татарлар күп. Балаларыбыз татар мохитендә үсә. Туган телемдә аралаша алуым, миңа татар телен өйрәткән әти-әниемә яратам дип әйтә алуым, үз балаларыма да туган телебезне өйрәтә алуым белән горурланам мин! – ди Рәмзия. 

Рәмзия бик ипле, балаларына беркайчан тавыш күтәрми, һәр нәрсәне җаен белеп аңлата. Юкка гына тәрбияче һөнәренә укымаган. Сабыйларны күз карашыннан аңлый торганнардан. Шуңадыр балалары да тәрбияле, әдәпле.

– Нәрсә соң ул тәрбия дигән сорауга җавап бирә алмас идем мин. Җир йөзендәге барлык кешегә дә туры килә торган тәрбия чарасы уйлап табылмаган әле. Бары тик матур итеп яшәргә кирәк. Бала кечкенәдән әнисенең аш бүлмәсендә кайнаганын, гөлләр, чәчәкләр үстерүен, әтисенең нәрсә дә булса төзәтүен, бергәләп кич утырып телевизор карауларын, бер-берсенә җылы мөнәсәбәтләрен күреп үсәргә тиеш. Йорт эшләрендә булышып, әби-бабасына ярдәм итеп үскән бала гамьсез, ваемсыз булмый. Ул җаваплылык хисен тоярга өйрәнә, юкны бушка аударып йөрергә вакыты калмый. Безнең балаларга да шуны өйрәтәм. Кечкенәдән үк минем белән аш бүлмәсендә алар, кызым – минем төп булышчым. Кечкенә генә куллары белән камыр да баса, салат та ясый, – дип сөйли Рәмзия. 

Тылың ныклы, акыллы, сабыр, тырыш булмаса, уңышка ирешеп тә булмыйдыр ул. Ялгышмаганнар Габдрахмановлар бер-берсен сайлап. Гаиләдә алар бер-берсенә терәк, сөекле ир белән хатын, ике балаларына кайгыртучан әти белән әни, күрше-күлән, туган-тумача, дус-ишләрнең ышанычын, хөрмәтен казанган кешеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев