Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Рәмзил Сәләхетдинов: «Эльмираның үлеменә һаман ышанмыйм»

«Кешечә яшим дисәң тырышып эшләргә кирәк», - ди талантлы шәһәрдәшебез.

2000 елларда «Энергетик» мәдәният сараенда узган һәр чарада Рәмзил Сәләхетдинов дигән егет җырлый иде. Ул үзенә генә хас моңлы тавышы белән лирик җырлар башкарды. Чаллының мактаулы гражданины Гөлзада Рзаева аны тырыш, булдыклы, талантлы егет дип игълан итте. «Рәхмәт сезгә, әткәй-әнкәй!» җыры һаман да хәтердә. 

Соңгы елларда Рәмзил мәдәни чараларда югалып торды. «Гаилә, балалар минем өстемдә бит, шуңа күрә үземне мәдәнияттән башка өлкәгә багышларга булдым», – диде ул очрашкач. 

Рәмзил Чаллы егете. Аның әтисе Тимерчелек заводында, кою цехында эшләгән. Эш авыр булу сәбәпле, инвалидлык пенсиясе алып өйдә торган. 62 яшендә терелә алмыйча үлеп тә киткән. Шуңа балаларны тормыш юлына бастыру, оныклар тәрбияләү күбесенчә Зөлфирә ханым җилкәсенә төшкән. 

– Мин яхшы тәрбия биргән өчен әти-әниемә рәхмәтлемен. Шәһәрдә үссәм дә, татар телен камил беләм. Бу – минем өчен горурлык. Үземне белә башлаганнан бирле җырлаганмын. Әти-әни кунаклар килгән саен мине урындыкка бастырып җырлатканнар. Үскәч 7нче музыка мәктәбенең баян классында, педагогия колледжында укыдым. Шәһәрдә үткән чараларда җырладым. Гаиләбезгә ярдәм итү максатыннан үз эшемне дә булдырдым. Газета-журналларны күпләп сату пункты ачкан идем, – дип ул тормыш йомгагын сүтте. 

Тик җырлы күңел мәдәнияткә тартыла. Ул 2002-2016 елларда «Энергетик» мәдәният сараена солист булып эшкә урнаша. Биредә узган барлык чараларны үзенең  моңлы тавышы белән бизи. Ринат Гобәйдуллин җитәкчелегендәге «Сердәш» ансамбленә йөри. Биредә Эльмира Сөләйманова белән очрашып, Эльмираның соңгы көннәренә кадәр дус булып калалар. «Аның төркемендә җиде еллап тирәсе машина йөртүче, яктыртучы, тавыш операторы булып эшләдем. Эльмираның үлеменә һаман ышана алмыйм. Машинамда гел аның җырларын тыңлыйм. Искиткеч рәхәт, шаян, шук, гади, якты кеше иде. Беркайчан кеше турында начар сөйләмәде. Әйтәсе сүзен кеше артыннан түгел, туры бәреп үзеңә әйтә иде. Авылларга концертлар белән баргач, тамашачылар һәрвакыт Хәния Фәрхи кебек гади, җырларын ихлас башкара дип калдылар. 

Ул беркайчан тормыштан, сәламәтлегеннән зарланмады. Тик бик каты ютәлли иде. Кем белә, бәлки иртә үлеменә «сердечный» ютәл сәбәп булгандыр? Аның вакытсыз арабыздан китүе кызганыч. Эльмира Сөләйманова зур хәрефтән языла тораган чын кеше иде. Ул үзен беркайчан да башкалардан өстен куймады, хезмәттәшләрен рәнҗетмәде, кимсетмәде. Соңгы елларда үзен күбрәк гаиләсенә, балаларына багышларга тырышты. 

Нурлы Эльмирабыз һич истән чыкмый. Сирәк кенә булса да, ире Дмитрий белән хәлләр белешәбез», – дип ул иҗатташ дустын искә алды. 
Рәмзилнең үзен дә тормыш сынаган. Ике ел элек әнисен, гаиләсен калдырып, коронавирустан апасы Рәзилә үлеп киткән. Рәмзил – хәзер әнисе Зөлфирә ханымның, гаиләсенең бердәнбер рухи һәм матди терәге.  

Ул зарланырга яратмый. Әнисен, гаиләсен бәхетле һәм мул тормышта яшәтергә тырыша. Хәләл җефете Айгөл белән ике бала үстерәләр. Уллары Әмиргә – 10, кызлары Таирәгә 7 яшь. 

«Гаиләне матди яктан тәэмин итү ир-ат өстендә. Җырлап йөреп кенә тормышны алып бару җиңел түгел. «Бүгенге көндә бер сәүдә үзәгендә куркынычсызлык хезмәтендә эшлим. Эшмәкәрлек белән дә шөгыльләнәм», – диде әңгәмәдәшем. 

Автойорт белән шөгыльләнү идеясе каян килде дип кызыксындым аңардан.
– Бер көнне хатыным белән сөйләшеп утырганда автойорт белән шөгыльләнергә карар кылдык. Чөнки Чаллыда андый хезмәт күрсәтүче юк иде әле. Интернеттан кирәкле кешеләрне табып сөйләштек. Аннары аш пешерү, юыну, ял итү зонасы, бәдрәфе – барлык уңайлыклары булган автойорт сатып алдык. Хәзер кешеләр Россиядә ял итәргә ярата. Күбесенең чит илләргә барырга мөмкинлеге юк. Без чиста урын-җир әйберләре, җиһазларга газ, су тутырып автойортны кешеләргә арендага бирәбез. Тәүлеге 3500 сум. Һәрбер клиенттан соң өйне чистартабыз. Безнең йортка ихтыяҗ бар. Табигатьтә узган бәйрәмнәр вакытында артистлар өчен гримм бүлмәсе итеп тә кулланалар. Кешечә яшим дисәң, шулай дөнья куарга туры килә инде, – диде ул. 

Дуслар, туганнар җыелганда Рәмзил баянда уйный, үзенең моңлы һәм дәртле җырларын башкара. Мондый кичәләрдә ул үзе рәхәтләнеп ял итә.  

Фото шәхси архивтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев