Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Раушания Таһирова: «Баласына булышмаса,  аның белән яшәмәгән булыр идем»

Аның турында тамашачылар: «Гади һәм халыкчан итеп уйный, дөресрәге роле  тормышында яши», – диләр.

– Раушания ханым, үткән юлларыгызны барлыйк әле. 

– Туган ягым Чистай районы дип язылса да, чынлыкта Яңа Чишмә районына керә. Бик күп чишмәләре булган урман эчендәге кечкенә генә авылда туганмын. Әтиебез Тукай районы Бәтке авылына күченеп киткән. Мин шунда гел русча аралашып үстем. Балачагым искиткеч матур узды. Яшь гаиләдә иң беренче, көтеп алынган бала булганга мине кадерләп үстерделәр. Әти-әни, әби-бабайлар кулларыннан да төшермәде. Гаиләдә биш бала үссәк тә, җитмәүчелек белән торганыбызны, тормыш авырлыкларын күргәнемне хәтерләмим.

– Театрга урау юллар аша килгәнсез.

– Авыл хуҗалыгы институтына керергә әзерләнеп йөргәндә, Бәткегә Казан мәдәният институтын тәмамлаган бер апа килде. Мин озын чәчле, нечкә билле, чибәр кыз. Клубта җырлап-биеп йөрибез. «Бу сәләтең, матурлыгың белән нинди авыл хуҗалыгы сиңа! Гомер буе кирза итек киеп йөрерсеңмени?» – дип мәдәният институтына җибәрде. Институтта да актриса булам дип укымадым. Миңа актерлар, гомумән, икенче төрле кешеләр булып тоела иде. Диплом алгач  та,  сәхнәдә уйнармын дип уйламадым. Укып бетердем дә, кире Бәткегә әйләнеп кайттым. Клубка ремонт ясыйм дип, акчалар күчерттереп, мәш килеп авылда эшләп йөрдем. ГЭСның Тәүбә мәчете янында Тукай мәдәният йорты бар иде. Шуның бер бүлмәсендә Чаллы театрының репетицияләре башланып киткән. Бергә укыган Фәрит исемле төркемдәшем дә шул театрга килгән. Бервакыт шуннан үткәндә каршыма төркемдәшем чыкты да,  мине алып керде. Менә шуннан соң театр дөньясына кереп киттем. 

– Театрда өметләрегез акландымы соң?

–  Театрга килү, сәхнәдә уйнау минем өчен зур казаныш иде. Нинди роль бирәләр, шуңа чатырдатып ябышам. Каршылык бертөрле рольләр киткәч кенә барлыкка килде. Чөнки берара Фаил абый миңа ике тамчы су кебек охшаш рольләр бирә башлады. «Аты барның, дәрте бар» (Н.Гаетбаев) комедиясендә Октябрина, «Корт» (Ф.Галиев) спектаклендә Халисә… Мин аларның һәрберсен үзенчәлекле итеп уйнарга тырыштым. Ләкин соңрак алар минем үземә кызык булмый башлады. Тамашачының да сине башка характерлы рольләрдә күрәсе килә бит. Фаил абыйга мин, әлбәттә, рәхмәтле. Ул мине күреп алды, беренче тапкыр сәхнәгә чыгарды. «Гашыйклар тавы»ндагы Мөнирә ролен мин үзем әни булып та карамаган килеш, яшь вакытымда уйнадым.  Октябрина да – уңышлы рольләремнең берсе. «Аты барның, дәрте бар» спектакле чыгу белән, минем әбинең туган авылына гастрольгә чыгып киттек. Спектакльдән соң өстәл артына кереп утырдык та, кемнедер көтәбез. Колхоз рәисе: «Бер актрисагыз юк бит әле», – дип сорады. Болар Октябринаны уйнаган актрисаны көтәләр икән, ә мин инде күптән алар арасында утырам. Ул авылда минем бихисап күп туганнар яши. Ахырдан алар да:  «Син дә уйныйм дигән идең бит, нигә күрмәдек сине»,– дип сорадылар. Талантлы  режиссер Булат Бәдриев спектакльләрендә истә кала торган рольләр уйнадым. Мәсәлән, «Ана каргышы». Ул – олы кешеләргә, аеруча аналарга бик нык тәэсир итә торган спектакль. Анда күтәрелгән темалар бүген дә актуаль. Кайвакыт замана әниләренең үз балаларына кычкыруларын күзәтәм. Баласына дорфа итеп эндәшә, тавышында бернинди ягымлылык юк. Андыйларның баласын йолкып алып, юатасым килә башлый. 

– Ничек уйлыйсыз, тамашачы театрдан нинди хисләр алып китәргә тиеш?

– Иң мөһиме: тамашачы битараф калмасын. Көлгәндә дә, елаганда да, театрдан чистарынып кайтып китсен. 

– Сез теләгән рольне башка кешегә бирсәләр...

– Яшь вакытта авыр була иде. Хәзер җиңел үткәрәм. Фаил абый: «Бөтен кеше дә берьюлы бәхетле була алмый», – дия иде. Димәк башка кешегә язылган дип кабул итәм. Мин тискәре рольләрне дә  күп уйнадым. Артист нинди генә рольне дә яратырга, аңа үзеңнең күпмедер мөлаемлелегеңне өстәргә тиеш. Югыйсә аны уйнауның бернинди кызыгы да калмый. Тискәре образлардагы сыйфатларның да кайсы да булса барыбызда да була. Алар миндә дә бар. Әгәр дә син ул рольдән үзеңә ниндидер тәрбия аласың икән – димәк хезмәтең уңышлы килеп чыккан. 

– Артистлар мәхәббәтсез яши алмый, еш гашыйк була диләр.

– Бу безгә кагылмый. Инсаф гомер буе тугры, гаилә җанлы булды. Берсендә көчләп диярлек санаторийга җибәрдем үзен. Кичтән китте, иртәнге алтыда кайтты да: «Әй, анда бик күңелсез. Балаларның берәрсен җибәр әле», –  ди. Кечкенәсен алып, китте санаторийга. 

– Сез гаиләдә ике артист. Бер-берегезне тәнкыйтьлисезме?

– Әйе, мин Инсафны күбрәк тәнкыйтьлимдер.  «Без бит авыл малае»нда Флүзә (Касаева) белән ирле-хатынлы булып уйныйлар. Флүзә кияүгә чыкмаган кыз. Инсаф та, мин карап торгач, читенсенә. «Инсаф, сез ирле-хатынлы кебек түгел. Нигә оялып кына үбешәсез? Мине тамашачы итеп кабул итеп, әйбәтләп уйна», – дип ачуландым. 

– Сезнең өчен беренче урында гаиләме, театрмы?

– Беренче урында Аллаһы Тәгалә, аннары гаилә. Бабай коммунист  булса да, безнең әби элек-электән диндә булган, ураза тоткан. Әни дә – шундый тәрбия алган кеше. Ул: «Совет чорында ураза тоткан балаларның авызларына укытучылар көчләп ризык салалар иде. Ахырдан шуларның куллары корып, тилмереп, вафат булдылар», – дип сөйли иде. 

– Театрда көндәшлек бармы?

– Яшь чакта конкурентлык көчле иде, әмма кара көндәшлек булды дия  алмыйм. Олыгая-олыгая ул сыйфат сүрелә. Безнең коллектив Аллаһка шөкер хәзер, бер гаиләгә әйләнеп бетте. Берәрсенең баласы чирләсә дә борчылабыз, өйләнсә – сөенәбез. Үз балаларыбыз кебек барысын бергә сәхнә артында үстердек бит. Безнең коллективта барысының да гаиләләре нык, балалары тәрбияле, белемле.

– Икесе тә театрда эшләгән гаилә крзислардан ничек чыга?

– 1990 еллар һәр гаиләдә авыр еллар булгандыр. Яшерен-батырын түгел, Инсафның беренче гаиләсендә баласына да ярдәм итәргә кирәк иде. Дөрес, әгәр дә ул баласына булышмаса, мин аның белән яшәмәгән дә булыр идем. Үзенең төплелеге, җитдилеге белән җәлеп итте дә инде ул мине. Балага алимент та түләдек, болай да ярдәм иттек.  Аллаһка шөкер, кызлар белән дә аралашып торалар. 

Кайсыдыр елны эштә бер тиен дә акча акча түләмәделәр. Ә яшәргә кирәк. Инсафның туган авылындагы җирендә бер вагон кебек әйбер эшләдек тә, 25 сутый җиргә бәрәңгесен, суганын, кишерен утырттык. Яшермим, Чаллыга алып килеп, бәрәңге саткан вакытларым да булды. Балаларны да  бакчага йөртәсе килә. Балалар бакчасына бер капчык бәрәңге илтеп бирәбез дә, кызыбыз бер ай бакчага йөри. Икенче айда суган яки кишерләтә түлибез. Үзебезгә дә хезмәт хакын азык-төлек белән түлиләр иде. Берсендә театрга – тозлы балык, икенчесендә  кыяр алып кайттылар. Без ул вакытта һәр начар әйбернең соңгы ноктасы була дип яшәдек. Башка җирләрдә эшләп, тормыш итәрлек керем таба, гастрольләргә йөргәндә колхоз рәисләре азрак ярдәм күрсәтә иде. Мин туйлар үткәрә башладым. Ул вакытта инде, Аллаһка шөкер, акчага кытлык булмады. 

Хәзер тормышларыбыз Аллаһка шөкер. Кызларыбыз үсте. Рузалиябез юрист һөнәре алды. Иҗатка гашыйк.  Илһам килгәндә җырлар да яздыргалый. Ул бик актив, үзен төрле яктан үстерергә тырыша. Тиздән өченче югары уку йортын тәмамлый. Азалиябез пединститутны тәмамлады. Тиң яраларын табып, гаилә кордылар. Эшлиләр. Тормышта үз  урыннарын таптылар. Рузалиянең кызы бар. Без – бәхетле әби бабай. Бүгенге көндә сәхнәдә уйнау белән, театрдагы   студиядә балаларны актерлыгы осталыгына өйрәтәм. Июнь аенда «Нәүрүз» фестивале кысаларында актерлык осталыгы буенча дәресләр алырга җыенам.

– Нинди хыяллар белән яшисез?

– Театр сәхнәсендә матур образлар тудырасым килә.  Гаиләм имин, бабаем сау-сәламәт булсын.

Әңгәмәдәш – Зөлфия Галим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният театр