Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Шоу-бизнес

Рифат Зарипов авыр хәлдә калган

Артист бу хакта «Ә син?» тапшыруын да сөйләде.

– Истанбулга ялга барганда булды бу хәл. Самолетка утырдык, киттек. Ашарга бирә башладылар.  Десертка кечкенә шоколад . Мин аны соңрак чәй эчәрмен дип утыргычка куйдым. Һәм оныттым, Истанбулга чаклы йокладым. Самолет җиргә төшкәндә барысыннан да каешларны эләктерергә сорадылар, һәм мин артка нәрсәдер ябышканын аңладым. Карасам, теге шоколад эрегән. Ак футболка һәм ак чалбардан идем. Чалбарым нык буялган. Диләрәдән салфетка сорадым. Барысы да урыннарыннан тора, әйберләрен җыя, ә мин салфеткалар белән артымны сөртәм. Кешеләр миңа сәерсенеп карый, ә миңа шундый оят. Самолеттан хатынның яулыклары белән капланып чыктым, аэропортта чалбарны салып, шорты кидем. Әле ярый шортыны үзем белән алганмын, – ди ул. 

Аның әйтүенчә, бу аның тормышындагы иң уңайсыз  хәл булган. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рифат Зарипов