Римма Мөхәммәтҗанова: «Энем авыргач, тормышка карашым кинәт үзгәрде»
Чаллы мэры Наил Мәһдиевның пресс-секретаре белән әңгәмә.
Римма Мөхәммәтҗанова – Чаллының мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы. Ул мэрның пресс-секретаре, шәһәрдәшләребезгә мәгълүматны беренче җиткерүче. Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан аны редакциягә кунакка чакырдык. Римма Равил кызы ремонттан соң яңартылган бүлмәләребезне карады һәм татар журналистлары белән иркенләп әңгәмә корды.
Социаль челтәрләрне күзәтәбез, Сезнең белән бик күп кеше аралашырга, үз проблемасын хәл итәргә омтыла – барысына да игътибарыгыз җитәме?
– Шөкер, мине Аллаһы Тәгалә эш сөючән итеп яраткан. Мин эштән курыкмыйм. Кешеләр миңа яза икән, димәк, мин аларга булышырга тиеш. Җитәкчеләр җыелган җирдә шәһәр мэры Наил Гамбәровичның миннән кайвакыт: «Римма, син ничәдә торасың әле?» – дип сораганы бар. Җәй көне иртәнге 5тә, кышын 6нчы яртыда аяк өстендә инде мин. Көнемне йөгерүдән башлыйм. Әгәр миңа ике-өч ел элек: «Таңнан торып йөгерергә чыгачаксың», – дисәләр, ышанмас идем. Минем өчен иң яхшы ял – йокы. Һәрвакыт шулай булыр сыман иде. Гаиләбездә энем Ренат авыргач (аның баш миендә ямаш шеш таптылар, бүгенге көндә ул вафат – авт.), тормышка карашым кинәт үзгәрде. Гомер шундый кыска икән, күп нәрсәгә өлгерергә кирәк, моның өчен сәламәт булу мөһим.
Мин яшьтән үк хәрәкәтчән. Институтта көн саен баскетбол уйный идем. Хәтерлим, бер елны без «пистолет» дигән күнегү буенча зачет бирергә тиеш идек. Авыр бирем, беркемнең дә үтисе килми. «Әгәр тупны штраф линиясеннән ун тапкыр атып, унысында да боҗрага кертсәң, үтәлгән санала», – диде тренерыбыз Александр Козвонин. Мин ике ялгышу мөмкинлеге сорадым. Ике тапкыр ялгыштым. Тик дәвам иттем һәм рәттән ун тапкыр боҗрага эләктем! Тырышсаң, чынлап теләсәң, бар нәрсәгә дә ирешеп була. Икенче курстан соң каникулларда ягулык салучы булып эшләдем. Хезмәт хакына иптәш кызларым белән Самарага сәяхәткә бардык, мин үземә пейджер алдым – ул вакытта бик кирәкле әйбер иде ул. Әйтәсе килгәнем, теләк кенә җитми, тырышырга да кирәк.
Балачакта да Сез бүгенгедәй лидер идегезме?
– Үзем хәтерләмим, әнием сөйләгәнчә, кечкенә чагыңда урамда уйнаганда: «Солдатларым, тезелегез!» – дип боерып, малайларны рәткә бастыра торган булганмын. Дүрт яшькә кадәр мине әби караган, татарча гына сөйләшкәнмен. Кама Аланында балалар бакчасына килгәч, башкаларга: «Твой мама пришел!» – дип вата-җимерә рус телендә эндәшкәнмен. Оештыру сәләтем, мөгаен, әниемнәндер минем. Ул Төмән өлкәсендәге Югра Дәүләт университеты филиалы – Лангепас нефть техникумында директор урынбасары булып эшләде. Әтием – идеяләр чыганагы. Бер нәрсәдән дә курыкмый, оялып-читенсенеп тормый, аралашучан – теләсә кем белән уртак тел таба, киңәшләр бирә. Әниемне иң якын дустым дияр идем. Ул минем сердәшчем дә, стилистым да. «Бу куртка сиңа килешергә тиеш, киеп кара әле, Наил Гамбәрович белән йөргәндә кирәк булыр», – дип минем өс-башымны кайгырта. Шөкер, әниемнең дә, әтиемнең дә уңай сыйфатлары миңа күчкән. Әби-бабайның сыйфатлары да, әлбәттә. Алар Баулы районы Кызыл Яр авылыннан. Танылган татар шагыйре Фәнис Яруллин да шуннан. Әбием аны укыткан, бабам мәктәп директоры булган. Безнең гаилә әллә каян күренеп тора – кычкырып сөйләшәләр, боегып йөрмиләр, лидерлар. Әти-әнием генә түгел, бөтен Мөхәммәтҗановлар нәселе шундый. Мин һәр эшне үземнекеләрнең йөзенә кызыллык китермәслек, дәрәҗәләрен төшермәслек итеп башкарырга тырышам.
Чаллыга ничек килүегезне дә сөйләгез әле.
– Тагын әниемнән башлыйм әле. Аның шундый гадәте бар, һәр бәйрәмгә берәр эш планлаштырып куя. Әйтик, 9 Майга баз рәтлибез, Яңа елга аш бүлмәсенә обой ябыштырабыз. Без әти белән бәлки мыштым гына качар да идек, тик булмый.
Әни белеме буенча инженер, югары математиканы яхшы үзләштергән кеше. Әтием белән өйләнешкәч, Себергә, Лангепас шәһәренә киткәннәр. Фатир кирәк булгач, әни үзебез яшәгән тулай торакка эшкә урнашкан. Аннары аны техникумга укытырга чакырдылар. Соңгы елларда намазга басты. Аллаһы Тәгалә барлыгын истә тоту – әнидән. 1998 елда мин Чаллыга килдем, юрист буласым яки психология өйрәнәсем килгән иде, тик журналистиканы сайладым. Әти белән әни дә Себердән карт әбиемне тәрбияләр өчен авылга күчеп кайттылар.
Сезнең киенү рәвешегез башкалардан аерылып тора – зәвыклы, үзенчәлекле. Кибеттә озак сайланасызмы?
– Мин матур киенергә яратам. Күптән түгел генә аңладым. Бу бит янәшәдәге кешеләрнең дә күңелен күтәрә. Әлбәттә, эштә чикләүләр дә бар – мин яраткан джинслар, спорт стилендәге киемнәрне киеп йөри алмыйм. Чаллы брендларына, үзебездә җитештерелгән әйберләргә өстенлек бирәм. Бездә бик сәләтле, оста тегүчеләр бар. Кибетләргә бәяләр төшкән вакытта йөрим – никадәр матур булса да, 30, 40... 300 мең сум түләүне аңламыйм. Бу бит кием генә!
Сыйфатлы әйбер һәрвакыт кыйбатлы дип уйламыйм. Тагын бер хоббием – сәяхәтләр. Ял итәргә дә кулай бәядән билетлар эзлим, маршрутларны үзем төзим. Туган көнемдә Дагыстанга юл тоттым. Дербентта мин антиквариат сатучы гаҗәеп бер ир-ат белән таныштым. Гади генә сатучы бик кыйммәтле киңәш бирде, коучларың бер якта торсын! Милли киемнән фотога төшергәндә матур итеп яулык бәйләтте дә «Песи кебек назлы итеп кара әле», – диде. Мин аптырап калдым – ничек була соң ул? Кагыйдәләр белән шулкадәр чикләнеп, кысаларда яшәргә өйрәнгәнбез, хәтта кайвакыт хатын-кыз икәнлегебезне дә онытып җибәрәбез икән.
Кешеләргә карата яхшы мөгамәлә Сездә тәрбиядән киләдер?
– Минем әбием озак еллар ветераннар советын җитәкләде. Кешеләрнең уңай сыйфатларын эзләргә кирәк, ди иде ул. Аннары, әлбәттә, Наил Гамбәрович бу яктан бик яхшы үрнәк. Ул беренче булып исәнләшә, җылы мөнәсәбәт урнаштыруны үзе башлый.
Күптән түгел энегез Ренат авырып вафат булды. Әниегезнең хәле ничек?
– Ул догада. «Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын», – дип тели. Балаңны югалту – аңлатып бетерә алмаслык хәл. Шулай язган, күрәсең. Энем җан биргәндә мин дә өйдә түгел идем, хатыны Юля да балалар белән кибеттә булган. Хәлиткеч мизгелдә янында әти-әни булды.
Коръән ашына килгәч, имам-мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт Гайфулла: «Кемнең күпме яшисен Раббыбыз үзе генә белә. Димәк, Ренатка менә шулай язган, аңа шулкадәр вакыт бирелгән булган», – диде. Әти-әнием кайгыга бирешмәскә, сабыр булырга тырышалар. Берничә ай элек авылда ремонт ясый башлаганнар иде. Чаллыга килгәч, тукталып торды. Хәзер дәвам итмәкчеләр. Бүгенге көндә икәүләшеп бәхәсләшә-бәхәсләшә, ремонтны җиренә җиткереп башкару белән мәшгульләр.
Шәһәрнең йөзе яңалыкларны ни рәвешле яктыртуга да бәйле. Килешәсезме?
– Мин эшемне дә, Чаллыны да, Татарстанны да яратам. Мин яхшы хәбәрләрне күбрәк бирү яклы. Наил Гамбәрович та позитив яңалыкларның әһәмиятен искәртеп тора. Чынлап та, Чаллы чисталыгы, төзеклеге, яшәү шартлары буенча күпләрне кызыктырырлык. Кешене көндәлек ишеткән-күргән мәгълүмат формалаштыра. Гел начарны гына язсак, күрсәтсәк, тормышның уңай якларын күрми башлавыбыз ихтимал. Шәһәрдәшләребез дә позитив яңалыкка өстенлек бирә. Хакимият паблигында «Без горурланабыз» сәхифәсен бик яратып укыйлар. Без Наил Гамбәровичны да үз аккаунтын (Телеграм каналын) алып барырга күндердек. Ул комментарийларны укып бара, җаваплар яза, Чаллыдагы бар вакыйгалардан хәбәрдар.
Чаллыда журналистларның җитәкчеләргә турыдан-туры сорау бирү мөмкинлеге бар. Сорауларны монысы ярый, монысы ярамый дип аермыйсыз.
– Наил Гамбәрович: «Бездә ябык темалар юк», – ди. Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе уйдырмаларны булдырмау өстендә эшли дә инде.
Сез бу вазыйфада алты ел эшлисез. Үзгәргәнегезне сизәсезме?
– Беләсезме, минем казанышларым һәр иртә юкка чыга сыман. Һәркөн яңадан башлыйм. Уңышка ирешә алуыңны даими исбатлау кирәк. Күп укыйм. Аллаһка шөкер, 2021 елда Татарстаннан җиде кеше, шул исәптән мин дә «Россия мөмкинлекләр иле» дигән бик дәрәҗәле проектта катнаштым. Мәскәү коллегаларымнан өйрәнгәннәрне үзебездә куллану мөһим. Республиканың спорт, сәламәтлек саклау министрлыклары да тәҗрибә уртаклашуымны сорады.
Сезнең көндәшләрегез бармы?
– Сез (көлә). Мин көндәшлектән бигрәк хезмәттәшлек яклы. Үзем дә хәзергедән дә яхшырак эшли алганымны беләм.
Иң зур хыялыгыз нинди?
– Яхшы сорау. Әйткәч, чынга ашмаса? Хыялым чынга ашкач та, сез беренче булып белерсез, яме. Шөкер, теләкләремнең күпчелеге кабул була. Миңа болай дип аңлаттылар – кешеләргә яхшылык эшлисең икән, уйларың тормышка аша. Ә мин шулай.
Узган елны Чаллы матбугатында сезнең игътибарыгызны җәлеп иткән нинди язманы әйтер идегез?
– «Шәһри Чаллы»да чыккан Илдар Гайсин турындагы мәкалә. Аны башта республика, аннары федераль мәгълүмат агентлыклары күреп үзенә алды. Бар газеталарны да күзәтеп барам – барысында да кызыклы материаллар җитәрлек.
Журналист һөнәренең абруе, дәрәҗәсе кимеп бара шикелле түгелме? Бу өлкәдә кадрлар кытлыгын хәл итү турында ни уйлыйсыз?
– Бүген кадрлар кытлыгы булмаган бер генә өлкә бар – ул бьюти индустрия, ягъни керфек, каш, тырнак ясау хезмәте. Аларда бу эш яхшы куелган – остазлар, өйрәтү системасы бар. Шуңа күрә кешеләр дә теләп, кызыгып килә. Журналистларны да мәктәптән үк сайлап үстерергә, аларны соцчелтәрләр белән эшләргә өйрәтергә кирәк.
Фотолар шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев