Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Ринат Гобәйдуллин.... Онытылмый

«Руль өстенә ятып үлгән...», - ди Гөлзада Рзаева.

20 май – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, композитор Ринат Гобәйдуллинның туган көне. Исән булса, аңа быел 73 яшь тулган булыр иде. Ул «Чаллы сиреньнәре» җыры белән шәһәрдәшләребез мәхәббәтен яулады. Аннары «Тутырып карамадым», «Бир кулыңны, гүзәлем», «Күңелеңә авыр алма», «Адашкан мәхәббәт» «Яныңа барам әле», «Каз өмәсе», «Болыннарда атлар» җырлары дөнья күрде. Аларны күренекле җырчылар киң җәмәгатьчелеккә ирештерде. 
Ринат Шәрип улы Чаллыда «Сердәш» халык ансамбле оештырып, татар эстрадасына бик күп талантлы җырчылар чыгарды. Габидулла Хөрмәтуллин, Резедә Шәрәфиева, Равил Галиев, Инзилә Сәлимова, Ринат Хәмәдиев – барысы да иҗат юлын «Сердәш»тә башлады. Ринат Гобәйдуллин аларның барысына да тавышларына туры килә торган җырлар язып бирде, җырларга өйрәтте, үсәргә ярдәм итте. Аның кинәт вафат булуы артистларга һәм шәһәрдәшләргә аяз көнне яшен суккандай булды. 
Ринат абый «Шәһри Чаллы» газетасы коллективын да ярата иде. Безгә даими килеп, яңалыкларын, кызык хәлләрен сөйләп китә иде. 
Туган көне уңаеннан без шәһәрдәшләребез белән бергә Ринат Гобәйдуллин турындагы истәлекләрне барладык. 

Гөлзада Рзаева: «Ул миңа әле дә җитми»
– Ринат Гобәйдуллинның вафатына җиде ел тулса да, аны югалту белән һаман да килешә алмыйм. Ул талантлы яшьләргә сәхнәгә чыгарга булышты, аларга шәхси тормышларында да даими ярдәм итте, көннәрдән беркөнне үзе урамда калды. Аны «КАМАЗ» мәдәният сараеннан эштән чыгардылар. 2004 елда мин аны «Энергетик» мәдәният сараена директор урынбасары итеп алдым. Ул килгәч биредә иҗат коллективлары һәм артистлар белән эшләү җанланды. Тәҗрибәле композитор буларак, артистларга репертуарларын баетырга булышты. Аның 140тан артык җыры, профессиональ театрларга язган дистәләгән көе тамашачы күңелендә уелып калды. Ринатның теләсә кайсы җырын тыңлаганда күздән яшь чыгып, бит буйлап тәгәри иде.   
Аның белән бергә бик күп проектларны тормышка ашырдык. Ахыргы көнгә кадәр туганнарча җылы мөнәсәбәттә булдык. Ринат бик күп кешеләргә сәламәтлекләренә бәйле проблемаларын хәл итәргә булышса да, үзен сакламады. Улы үлгәч бик нык биреште. Ул мине һәр көнне сәгать 7 тулып 15 минутта эшкә алып китә, кич алып кайта иде. Раштуа бәйрәме көнне кич кайтабыз. Ринат шунда: «Мин үлсәм – син, син үлсәң мин соңгы юлга озатырлык итеп тату яшәсәк иде», – диде. Шулчак минем күңелемә шом керде. Сумкамда булган йөрәк даруларын бардачогына тыктым да, саубуллашып төшеп калдым. Икенче көнне иртән 7.15, 7.30 сәгать тә узып китте. Ринат юк... Телефоны җавап бирми. Мин эшкә бардым да, чәй эчеп утырам. Шунда бер ир: «Фәлән-фәлән номерлы машина сезнекеме? Менә шундый хәл», – дип шалтыратты. 
Ринат иртән Яңа шәһәрнең 2/07 йорты аркасыннан чыккан да, йөрәге тотып, рульгә ятып үлгән. Дарулары чәчелеп калган. «Энергетик» мәдәният сараеннан халык белән бергә туган ягы Ютазы районы Урыссу авылына мәңгелек йортка озаттык. Халык ташкын булып агылды. 
Барлык серләребез уртак иде. Бүгенге көндә ул миңа җитми.
Ел саен Ринат Гобәйдуллин исемендәге конкурс уздырабыз. Быел бу эшне директор урынбасары Рөстәм Фәттахов оештыра. Дустыбызны үзебез исән вакытта оныттырмыйбыз. 
–––––––––––––
Илсур Шиһапов: «Мине зур сәхнәгә чыгарып сөендерде»


Автор-башкаручы, ике тапкыр Ринат Гобәйдуллин премиясе лауреаты Илсур Шиһапов үзен зур сәхнәгә чыгарганы, халыкка танытканы өчен мәшһүр композиторга рәхмәтле булып яши. Ринат Гобәйдуллин аны күренекле композитор Рәис Ханнанов, халык артистлары Равил Галиев, Резидә Шәрәфиева белән бергә сәхнәгә чыгарды. Шуннан соң Илсурның иҗаты белән җырчылар кызыксына башлады. Илдар Әхмәтов башкаруындагы «Әй, матурым», Равил Галиев башкаруындагы «Туган нигез» хитка әйләнде. Алар «Болгар», «Күңел» радиоларында, «Мәйдан» каналында еш яңгырый. 
– Бервакыт эш урыныма танылган композитор Ринат Гобәйдуллин килеп керде. Мин аны күрүгә, сез бит «Тутырып карамадым» дигән җыр авторы, дидем. Сөйләшеп киттек, аңа шигырьләр язуымны, җырларга яратуымны әйттем. Ринат абый шунда ук үзенең гадилеге, кече күңелле булуы белән җәлеп итте. Шигырьләремне, җырларымны тыңлады да, яңадан килермен дип китте. 
Озак та үтмәде, килеп тә җитте. Ул аз гына булса да иҗат очкыннары күренгән талантларга һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булды. Читенсенеп кенә «Дустым язмышы» дигән җырымны тыңлаттым, җырымны кабул итүе йөзенә чыкты. Моңланды. 
Аннары пакеттагы шигырьләремне күрсәтә башладым. Шаяртып: «Энем, бу «Моабит дәфтәре»ңне тәртипкә китер дә, «Энергетик» мәдәният сараена кил», – диде.
«Дустым язмышы», «Лилиямә» дигән җырларымны ярты сәгать эчендә нотага салып бирде. Музыкаль яктан бизәргә аранжировка остасы, музыкант Фәнис Шакировка җибәрде. Беренче җырыма Фәнис, калганнарына Ришат Шәйхетдинов аранжировка ясады. 
Ринат абый ул вакытта «Энергетик» мәдәният сарае директоры урынбасары булып эшли иде. «Тавышың, моңың, җырларың бар», – дип миңа сәхнәгә чыгарга киңәш итте. Мин зур сәхнәдә беренче тапкыр «Дустым язмышы» җырын башкардым. Бу вакытсыз үлгән дустым турында авыр җыр иде. Тамашачылар башта аңлап та бетермәделәр шикелле. Гөлзада Рзаева ул вакытта «Илсур Шиһаповның дебюты» дип игълан итте. Шуннан соң «Энергетик» мәдәният сараенда уза торган чараларда күренекле җырчылар белән бергә чыгыш ясый башладым. Юкса сәхнәгә чыгу уемда да юк иде... Шулай итеп Ринат абый мине автор-башкаручы итеп халыкка чыгарды. Ул талантлы яшьләрнең уңышларына ихлас сөенә, иҗатка канатландыра иде, мине дә зур сәхнәгә чыгарып сөендерде. Без Ринат абый белән мәңгелек  дусларга әйләндек. 
Ул туган җирем Зәй районы Биш авылына да кайтты. Әти-әнием улларының  шундый бөек шәхес белән дус булуын күреп сөенделәр.
Ринат абыйның үлеме турындагы коточкыч хәбәрне мәктәп янында балаларга тау ясаганда җырчы, музыкант Ришат Шәйхетдинов җиткерде. Аяк астында җир убылган кебек булды, чөнки Ринат абый буй җитмәслек бөек шәхес булса да, гади, юмарт, ачык йөзле, әтием кебек бик кадерле кеше иде. Мин үз гомеремдә сигез дустымны, шактый күп туганнарымны җирләдем. Аларны югалту белән килешә алдым, ә менә Ринат абый онытылмый, ул һәр көнне күңелемдә.
Вафатыннан соң Ринат Гобәйдуллин исемендәге җыр бәйгесе уза. Мин анда «Туган нигез» җырын башкарып ике тапкыр премия алдым. Иманым камил, бу җырымны Ринат абый ишетсә, лаеклы бәясен биреп, минем өчен үземнән дә ныграк шатланыр иде. 

Резидә Шәрәфиева: «Иҗаттагы уңышларым өчен мин аңа рәхмәтле»
– Минем бүгенге дәрәҗәгә ирешүемдә Ринат абыйның роле бик зур. Рәссам-бизәүче булып эшләгәндә «КАМАЗ» мәдәният сараенда «Сандугач керде күңелгә» фестивалендә катнаштым. Бу 1996-1997 еллар иде. Җырладым. Ринат абый ошаткан күрәсең, мине «Сердәш» ансамбленә чакырды. Бардым. Миңа Айдар Галимов җырлаган «Синсез яшәү яшәү түгел ул» дигән җырны тәкъдим итте. Җырларга өйрәтте. Ул минем өчен махсус көйләр яза башлады. Аннары мине «Сердәш» ансамбленә эшкә чакырды. Мин ике дә уйламыйча ансамбльгә килдем. Көн дә репетициягә йөрибез, җырларга өйрәнәбез. Ринат абый безне төрле чараларда җырлата башлады, Уфага, Урманайга, Казанга фестивальләргә, конкурсларга йөртте. Бик күп тапкырлар лауреат, дипломат булдым. Ул чорда Ганс Сәйфуллин җәй көне атна-ун көн төрле шәһәрләрдә җыеннар уздыра иде. Анда башта һәвәскәрләр, аннары профессионаллар җырлый. Ринат абый мине Чаллыдагы концертта җырлатырга сөйләшкән. Мин мәйданда беренче тапкыр «Синсез яшәү яшәү түгел ул» һәм «Килә ява бер болыт» җырларын башкардым. Җырлавымны ошатканнардыр, һәвәскәр артистлар арасыннан мине Казан концертына да чакырдылар. Анда дүрт-биш көн шул ике җырымны башкардым. Ринат абый миңа репертуар туплап бирде, «Заман» ансамбле егетләре белән сөйләшеп, җырларыма аранжировка ясатты. Казанда да җыен концертлары булды. Мин шул ике җырымны башкардым. Мине ул вакытта Казан милли мәдәни үзәге директоры булып эшләгән Ринат Закиров күреп алды һәм «Бу кыз калсын әле, Казан концертларында чыгыш ясасын», – диде. Һәвәскәрләр кайтып китте. Мин өч көн профессионаллар белән Казан концертларында җырладым. Аннары Казанда минем ярты сәгатьлек концертларымны оештырдылар, кассеталарымны чыгардылыр. Ул вакытта бөтен җирдә минем җырларым яңгырады. Ринат абый: «Бер казанга дүрт кеше сыймый», – ди башлагач, без Равил Галиев белән аерылып чыгып, үзебезнең төркемне булдырдык. Аннары мине Ринат Закиров Казанга чакырып алды. Бүгенге дәрәҗәм, иҗаттагы уңышларым өчен мин Ринат Гобәйдуллинга рәхмәтле. Урыны җәннәттә булсын. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гөлзада Рзаева Ринат Гобәйдуллин Резидә Шәрәфиева