Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Ришат Фазлыйәхмәтов: «Бу аерылышу безгә кирәк иде. Хәзер без бергә!»

Җырчының бер аерылып, бер кушылуын социаль челтәрләрдә язылучылары пиар дип атый.

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов элеккеге тормыш иптәше Эльмира (социаль челтәрләрдә аны Тәтишка буларак беләләр) белән кабаттан кушылган.

– Без бергә! Мөнәсәбәтләребезнең туктап торуы икебез өчен дә бик кирәк иде. Инде тәмам буталып, акны һәм караны күрми яши башлаган идек.
Бу хәл бер-беребезгә карата булган хисләрнең ихласлыгын тасвирлады.

Бик күп тәнкыйть һәм терәк булырдай җылы сүзләр килеп иреште шушы арада. Безнең генә түгел, сезнең белән булган мөнәсәбәтләргә дә ачыклык керде.
Нишлисең инде, тормыш булгач бар да була. Беребез дә фәрештә түгел: сез дә, без дә! Һәрберебез үз юлын үтә, адаша-адаша бәхет каршына барабыз. Тик кайчак, борма юллар аша үтеп, чын бәхетнең янәшәдә генә булганын аңлыйбыз! Бер-беребезне кадерләп, хөрмәт итеп яшик! – дигән Ришат Фазлыйәхмәтов.

Ришат белән Тәтишканың кушылуын социаль челтәрләрдә язылучылары төрлечә кабул иткән. "Югалткач кына аңлый шул ирләр хатын-кызның кадерен! Хөрмәтләп яшәгез! Бер-берегезне рәнҗетмәгез! Бәхетле булыгыз!", "Ришат, Эльмирадан башка ятим кеше кебек иде. Тигез яшәгез!", "Пиармы, пиар түгелме, шунысы мөһим: алар бергә. Тормыш бит, ялгышлар була! Бик матур пар", "Дешевый пиар! Пиар кирәкми инде сиңа, болай да бик матур җырлыйсың!" дип комментарийлар калдырганнар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев