Рөстәм Закиров: «Бәрәңгене оялып сатмыйм»
ТР халык артисты быелгы уңыш турында сөйләде.
Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров туган авылында ел да бәрәңге үстерә. Тәгәрәтеп ашар өчен генә түгел... Быелгы уңышы һәм сатып алучылары белән кызыксынып үзенә шалтыраттык. Авылга кайткан чагы иде.
– Уңышлар ничегрәк быел? Бәрәңге тиз чери диләр...
– Бәрәңге уңышы уртача. Кайберәүләр өчен ул бик әйбәт булырга мөмкин, кайберәүләр өчен – начар. Бәрәңге утырткач, һава торышы бик яхшы булды башта. Аннан соң үсә торган вакытында бер айга якын яңгыр яумады. Июль башлары иде ул. Августның икенче атнасыннан тоташ яңгырлар китте – атна-ун көн яуды. Шуңа күрә череге күп. Бер миндә генә түгел. Бөтен кешедә дә шулай. Башта яңгырлар булмагач, бөтенләй булмас дип курыккан идек әле. Болай, уңыш әйбәт дияргә була.
– Бәрәңгенең эше күп бит аның. Сез сәхнә кешесе. Ничек җитешәсез?
– Хәзер күп эшне техника башкара: трактор утырта, рәт арасыннан «вертушка» дип йөртәбез без аны, эшкәртеп чыга. Аннан бер көн кәтмән белән бәргәлисең дә, эш бетә.
– Бәрәңгене күп утыртасызмы?
– 2 бакчага 25 сутый.
– Эш киеменнән, тырма тотып бәрәңге алып йөргән артистны күргән юк иде әле...
– Бәрәңге алган көнне сакалны да кырмадым мин. Авылдагыча булсын дип (көлә). Бәрәңгедән читенсенгәнем юк. «Авызыңны ачма – бәрәңгең күренә», – дип әйтә торганнар иде элек. Авылдан икәнеңне күрсәтмәс өчен. Әмма мин аннан читенсенмим. Нәрсәсеннән ояласың инде аның?!
– Ел да шулай утыртасызмы?
– Әйе. Үзебезне әти-әни нигезе бит. Арча районы урта Пошалым авылыннан мин. Әни 89 яшенә кадәр авылда торды. Хәтере начарлана башлагач, Мәтәскәдә торучы бертуган абыем белән килен үзләренә алып китеп карадылар. Безнең авылдан 15 км ераклыкта гына ул. 4-5 елга якын шунда яшәде әни. Аның күңелен күрәсем килеп, гел янына кайтып йөрдем. Хәзер туган нигез буш тора. Барыбер кайтып йөрим. Хатын ай саен кайтып, идәннәрне юып, җыештырып китә. Шулай нигезне җанландырып торабыз. Бакчага бәрәңге утыртмасаң, чүп баса. Таралган колхоз басуын басып бетерде ич инде. Печән чәчеп куйсаң да, чабучысы юк. Мал тотучылар әзәйде хәзер.
– Нинди сорт бәрәңге утыртасыз?
– Гала дигәнен. Сары бәрәңге, күзәнәге юк, күп булып үсә. 4-5 ел «подводить» иткәне булмады. Шул ягы бар – җәй яңгырлы килсә, череге күп була. Елына карап, уңыш быел әйбәт булды. Сата торган бәрәңге бетте. Үземә дигәне генә калды. Хәзер бакчаны киләсе елга әзерли башларга кирәк. Тиресен кертергә, җирен әзерләргә…
– Артист бәрәңгесенә чират торалардыр... Кемнәр сатып ала?
– Альфред Якшимбетовка бер 10 еллап күчтәнәч итеп бирәм. 1-2 сеткадан башлаган идек, быел дүртне биреп җибәрдем. Узган ел Каһиров алды. Рөстәм Насыйбуллин, 4-5 еллап Рөстәм Асаев ала. Кг-лап сатып ятмыйм. 32 килолы сетка белән генә. Дыңгычлап тутырсаң, 34 кг сыя аңа. Берсенең дә зарланганы юк. Саткан вакытта череге булса, 3-4 килосы «скидка» дим (көлә). Оялып сатмыйм. Сатканда ышанычлы итеп сатарга кирәк. Узган ел күчтәнәч итеп һәм сатылып 80 сетка китте. Туганнарга да 13 сетка бирдем. Күпләп тапшырган, машинага салып, өләшеп йөргән вакытлар да булды. Җайсыз ул. Машина пычранып бетә…
– Бәрәңге белән әллә-ни күп акча эшләп булмыйдыр?
– Мин аннан акча эшләү максатын куймыйм да. Бер-ике җирдә шабашка эшләп кайтсаң, ул бәрәңге акчасын тиз кертәсең. Ул минем өчен хобби. Авылга кайтып, безнең бер яклы гына урам, бер ял итеп китсәм, шулхәтле рәхәт үземә. Авылга бер атна кайтмасам, хәлем бетә башлый минем (көлә).
– Киләчәктә туган нигезегезгә кайтып тору нияте юкмы соң?
– Эш урыныбыз Казанда бит. Күбрәк ял итеп китү өчен генә инде. Мин ике җирдә – авылда да, Казанда да яшим дияргә була.
– Сезнең бәрәңге турында җырыгыз да бар. Бәрәңге ризыкларын яратасыздыр...
– Әйе. «Тәгәрәткән бәрәңге» җыры. Клибы да чыккач, бәрәңгене утыртуга мәҗбүри итеп карыйм инде мин. Бәрәңге ашарга яратам. Хатын бәрәңге бәлешен бик тәмле итеп пешерә. Авылда мунча ягып, чуар ташлар өстендә бәрәңге салып пешерсәң, 30 минутта әзер була. Шуннан да тәмлесе, шуннан да рәхәте юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев