Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Рөстәм Җамалиев: “Милләтәшләр безгә кушылсын иде”

­Мәс­кәү та­тар­ла­ры шта­бы җи­тәк­че­се Рөс­тәм Җа­ма­ли­ев та­тар­лы­гы­быз­ны, те­ле­без­не, го­реф-га­дәт­ләр­не, ди­не­без­не үз эче­нә ал­ган мең­нәр­чә ел­лык мә­дә­ни­я­те­без­не сак­лап, ки­лә­се бу­ын­нар­га җит­ке­рү Та­тар­стан та­тар­ла­ры­ның гы­на бу­ры­чы бу­лыр­га ти­еш тү­гел,  ди.  “Хә­зер­ге гло­баль­ләш­те­рү чо­рын­да, биг­рәк тә ур­ба­ни­за­ция киң ко­лач җәй­гән­дә, үзен та­тар дип са­нау­чы һәм та­тар­лы­гы бе­лән го­рур­ла­ну­чы һәр­кем шул хак­та уй­лар­га, үз фи­ке­рен, үз тәкъ­дим­нә­рен җит­ке­реп ке­нә кал­мый­ча, алар­ны тор­мыш­ка ашы­ру өчен ты­ры­шыр­га бу­рыч­лы”, - ди ул. 

Рөстәм әфәнде җитәкләгән штаб шуны күздә тотып үз проектын тәкъдим итте.
- Әлеге проектны 2022-2035 елларда тормышка ашырырга уйлыйбыз.  Ул Россиядә яшәүче күпмилләтле халыкларның  үз туган телләрен өйрәнүгә һәм белүгә Конституциядә (68нче статья, 3нче бүлек) беркетелгән хокукларын истә тотып, шулай ук илдәге бүгенге вәзгыять таләпләрен дә күз уңында тотып эшләнде.
Бу проект – Мәскәү татарлары штабының күп еллар дәвамында даими рәвештә  алып бара торган эшчәнлеге нәтиҗәсе. Бәлки, ул бүгенге көндә кайберәүләр өчен чынга ашмаслык бер хыял булып тоелыр. Әмма халкыбызның:  “Күз курка, кул эшли” дигән мәгънәле мәкале бар. Татарны милләт буларак саклау өчен, туган телне һәм  үз халкыңны яратуга, аның тарихын, мәдәниятен өйрәнүгә кагылышлы вәзгыятьне яңача төсмерләр өстәп үзгәртергә кирәк.
- Ничек итеп үзгәртергә соң?
- Заманча техниканы камилләштерү мөмкинлеге бирә торган “перезагрузка” алымын куллану зарур.  Бу узган гасыр дәвамында ныгыган фикер сөрешен заманага яраклаштырып үзгәртүне таләп итә. Татарны татар буларак саклап калу, яшәтү өчен, хәзерге җәмгыятьтә үгет, яшьләрчә әйтсәк, “акыл сату” һәм җыр-бию, туган тел дәресләрендә кагыйдә ятлату белән генә ерак китеп булмый, аның өчен чит илләр тәҗрибәсен дә кулланып, уңай  мохит  тудырырга  кирәк.
- Сезнең проектта нинди тәкъдимнәр бар?
- Проект егерме пунктны үз эченә ала. Беренче: Баланың теле “әни”, “әти”  сүзләре белән, үз ана телендә ачылырга, үз гаиләсендә ана телендә генә сөйләшергә күнегергә  тиеш.  Гаиләдә татарча сөйләшсәң, бала да шуны көн саен ишетеп үсә. Яшь балалы  аналар өчен махсус клуб-яслеләр оештырырга кирәк. Анда сөйләшү-аралашу бары тик татар телендә генә булырга тиеш!
Икенче: Телевидениедә  һәм интернет киңлекләрендә татарча белмәүче татарларны үз туган телләрен өйрәнергә этәрерлек махсус тапшырулар булдыру, татарча тапшырулар өчен вакытны арттыру. Әлбәттә, монда чит илләрдә, әйтик, безнең шикелле үк  төрки телләр төркеменә  кергән Төркиядә төрекләрнең  үз туган  телләрен өйрәтү ысулларын өйрәнеп, куллану да мөһим. Күп вакыт һәм чыгым таләп итә торган эш. Әмма татарның киләчәккә телләрен югалтуын теләмәсәк, без моны эшләргә бурычлы.
Өченче: Россия Конституциясенә (68нче статья, 3нче бүлек) таянып, бакчаларда – милли төркемнәр, ә мәктәпләрдә ана телен ныклап өйрәтү буенча, дәресләрдән тыш вакытта, түләүсез махсус түгәрәкләр оештыру. 
Дүртенче: Элек-электән татарның терәге булган татар меценатлары ярдәменнән башка милләтне саклап калу авыр булачак. Россия һәм дөнья күләмендә байлыгы, дәрәҗәсе белән билгеле татар шәхесләре юк түгел. Аларны милләтебезне саклап калуга тартырга кирәк.
Бишенче: Бердәмлеккә ирешү. Уртак максатларга ирешү өчен бер юнәлештә эшләүне тәэмин итәргә  кирәк.
Алтынчы: Дипломатия, ягъни бер-береңә колак салып, тыңлап эшләү.
Җиденче: Үз татарыңның кадерен белү. Һәрбер авыл, һәрбер район һәм татарлар күпләп яши торган һәрбер шәһәр татарларны берләштерә, авыр чакларында аларга ярдәм кулы суза торган  “Туганлык почмагы” дигән җыелу урыны булырга тиеш.
Сигезенче: Татар энциклопедиясен төзү. Бу – илебез башкаласында, Татарстан һәм чит илләрдә яшәүче татар  галимнәре, зыялылары алдагы 10-15 елда башкарып чыгарга тиешле олы хезмәт.
Тугызынчы: Татар халкының чын тарихын тирәнтен өйрәнеп, аны халыкка җиткерү.  Бу уңайдан, яшьләргә атаклы рус тарихчылары хезмәтләрен өйрәтү дә отышлы булыр.
Унынчы: Төрки һәм башка халыклар арасында үзенең укымышлылыгы, әдәп-әхлагы, тәрбиясе белән аерылып торган татарның үз традицион диненә мөнәсәбәтен үзгәртергә күптән вакыт. Халыкның үз асыл сыйфатларын, туган телен, милләт сафлыгын, ихтыяр көчен саклап калуда дин-ислам тәрбиясенең әһәмияте бәяләп бетергесез.
Унберенче: Яшьләрне тәрбияле һәм заманча карашлы ватанпәрвәр татарлар  итеп тәрбияләү.
Уникенче: Яшь буын дөнья күләмендә статусын югалтмасын өчен,  югары белем бирүнең билингваль һәм полилингваль системасын булдыру.
Унөченче: Яшьләрне  тәрбияләүдә классика җыр сәнгатенең,  совет чоры матур әдәбиятнең әһәмияте зур.
Ундүртенче: Җыр, театр сәнгате һәм әдәбият безнең татар яшьләренә төрки телле халыклар белән аралашу, туганнарча мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен дә әһәмиятле.
Унбишенче: Тарихи кулъязма мирасны өйрәнү дә көн кадагындагы мәсьәләләрнең берсе.
Уналтынчы: Тарихи кулъязма мирас белән беррәттән, һәрбер татар үз нәселен, үз тамырларын белергә, өйрәнергә тиеш. Аның өчен архивлар ачык һәм андагы мәгълүмат белән һәркем таныша ала.
Унҗиденче: Татарлыкны саклау – авылларыбызны да саклау, аларның юкка чыгуына юл куймау.
Унсигезенче: Идеология ягыннан авыл Сабантуйларының статусын күтәрү.

Унтугызынчы: Татар рухы спортта да чагылыш табарга тиеш.

Егерменче:  Татарның узган тарихын, сәнгатен, әдәбиятын һәм хәзерге тормышын һәрьяклы яктыртуда интернет киңлекләрен мөмкин кадәр ныграк куллану. Без, Мәскәү татарлары штабы, Проектыбыздагы  һәр пунктны да  тормышка ашыру мөһим, дип  уйлыйбыз. Милләттәшләребезне безгә кушылырга чакырабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фикер