Руслан Кираметдинов булачак тормыш иптәше турында сөйләде
Җырчының нинди шөгыльләре бар?
Популяр җырчы Руслан Кираметдинов Зифа Нагаеваның «Туган тел» каналындагы авторлык каналында чыгыш ясады.
Ул анда иҗатка, татар эстрадасына кагылышлы саллы фикерләрдән тыш, шәхси тормышына кагылышлы сорауларга да җавап бирде.
«Мин ашарга пешерергә яратам. Хәтта бәлеш тә пешерәм. Без пакетка салып пешерелгән тавык белән бәрәңгене бик яратабыз», – диде ул.
Җырчы яраткан кешесе булуын да яшермәде. «Тормыш иптәшем сәнгать өлкәсендә эшләүче булмасын иде», – диде ул.
Сүз уңаеннан, 3 апрельдә тамашачылар соравы буенча җырчының Чаллыда концерты була. Билетлар бик аз. Өлгереп калыгыз.
Фото Айдар Сәфәргалиннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев