Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Руслан Кираметдинов кем белән?...

Сер чишелде.

Популяр җырчы Руслан Кираметдинов октябрь аенда Мәскәүдә үзенең беренче зур концертын куя. Шушы көннәрдә ул концертта катнашучы махсус кунакның исемен әйтте. 

Ул – халык мәхәббәтен яулаган җырчы, Татарстанның атказанган артисты Әлфинә Әзгәмова. 

«Әлфинә апа үзебезнең Чаллы җырчысы. Без аны Чаллыдагы, Казандагы концертларыбызга чакырган идек. Аны барлык шәһәрләрдә, кайда гына чыгыш ясаса да яраталар. Аның популярлыгы кимеми. Аннары аның белән эшләргә дә рәхәт», – ди җырчының концерт директоры Айдар Сәфәргалин. 

«Шәһри Чаллы» редакциясенең турыдын-туры эфирында Әлфинә ханым үзе дә: «Мәскәү тамашачысы мине аеруча ярата», – дигән иде. 

Фото Руслан Кираметдиновтан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

8

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әлфинә Әзгәмова Руслан КИРАМУТДИНОВ Ильмира НАГИМОВА