Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Руслан Кираметдиновның күңелен нәрсә төшерә?

Ул бу сорауга телетапшыруда җавап бирде.

Татар эстрадасының моңлы җырчысы Руслан Кираметдинов "Күңел күге" телевизион тапшыруында күңел түрендә йөрткән уй-фикерләре белән бүлеште. 

"Шәхси тормышымда килеп чыккан ыгы-зыгылар турында мин әле сөйли башламадым. Мин кемгәдер үпкә саклап йөрмим. Эт өргәч, дүрт аякка басып җавап кайтармыйбыз бит. Мин шәхси тормышымдагы хәлләр турында сөйләмәү хәерлерәктер дип саныйм. Балаларымның әнисе турында сөйлисем, андый дәрәҗәгә төшәсем килми. 

Мине бер нәрсә генә рәнҗетә. 2016-2017 елларда бергә җырлап, концертлар куеп ирешелгән уңышларны мин безнеке дим, ә ул минеке дип сөйләп, таратып йөри. Шул үзәгемне өзә", - диде ул.

Руслан балалары белән аралашып яшәвен дә әйтте. "Әмма аларның даими янда булмавы гына күңелсез", - ди җырчы.

Фото Айдар Сәфәргалиннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шоубизнес Руслан КИРАМУТДИНОВ Ильмира НАГИМОВА