Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Шагыйрь Хәния Фәрхи музееннан чыккач елаган

Үзәк өзгеч хәтирәләр

Башкортстанда яшәп иҗат итүче Нурлан Ганиев Хәния Фәрхи өчен бик күп мәгънәле җыр текстлары язды. Алар озак еллар бер-берсен хөрмәт итеп гаилә дуслары булып яшәделәр. Нурлан да күп милләттәшләребез кебек үк Хәния апаның үлеме белән килешә алмый. Ул шушы көннәрдә Хәния Фәрхи музеенда булып кайткан. Ул безнең белән тәэсирләре белән уртаклашты. 

– Өч сәгатьлек Уфа-Тәтешле арасы мәңгелекнең үзе кебек озын тоелды. Район үзәгенә җитәрәк бу тарафларны килеп күрү теләге белән янган йөрәгем күкрәк читлеген ватып чыгардай булып типте.
Әнә ул! Ерактан ук кул болгап, үзе каршы алып тора ич! Һәрхәлдә, мин моны шулай дип кабул итәм.
... И, Хәния апа-бәгырь! Менә бит кайда күрешергә насыйп булган икән. «Туган якларымны күреп кит әле бер» дип чакырганыңда килә алмау үкенечләрен төяп килдем бүген йөрәгемә. Эх, таш сының түгел, үзең шулай колач җәеп каршы алсаң икән лә...
Урам уртасына чыгып ук диярлек Хәния апаның сеңелесе  Фирүзә Ибәтуллина кочак киереп каршылый. Бер-беребезне тәү тапкыр күрүебез. Шулай да, тартыну да, ятсыну да юк - бу мизгелләрдә безнең белән хисләр идарә итә. Тәтешлегә килеп җитәрәк тамакка ныклап утыра барган каты төер, ниһаять, күз яшьләре булып бәреп чыга - хисләрнең, арадагы мөнәсәбәтләрнең ихласлыгы бу!
Фируза ханымга карап туялмыйм - «суйган да каплаган» Хәния апа ич бу: килеш-килбәтләре, хәрәкәт-гадәтләре, адым-атлашлары, хәтта башын артка чөеп, ихлас итеп шартлап көлеп җибәрүләре белән Хәния апа!
Җырчының явыз телләр кемузардан «чәйнәгән» һәйкәленә чәчкәләр салабыз:
- Килдең бит! - дип әйтәдер сыман. И, ул әйтелми калган сүзләрнең күплеге...
Үрге Тәтешленең нәкъ үзәк урамында, үтеп йөрүчеләрнең һәркайсын сәламләгәндәй, газиз якташларына йөрәк моңнарын бүләк иткән мәдәният сараена юл аша нур чәчеп тора һәйкәле! Хәния апаның үзенә чакырып-тартып торучы көче хәзер инде һәйкәленә күчүенә ихластан инанып, музей тупсасын атлап керәбез. Монда инде - Хәния Фәрхи дөньясы... Музейдагы атмосфераны бернинди сүз белән дә аңлатып бетеп булмый - үз күзләрең белән килеп күрү, баллы-мәтрүшкәле Хәния чәеннән авыз итү кирәк...
Әни, түр башында хуҗасын көтеп моңайган гармунны алып, «Арча»ны уйный башлый, аңа Фируза апа кушыла. Әни уйный, Фируза апа җырлый, без елыйбыз... Ифрат рәхәт тә, искиткеч авыр да мизгелләр. Хәния апа белән бергә иҗатта кайнаган, йөзеп җырлар язган, йөрәк түремдә газиз ядкарь итеп саклаган кадерле мәлләрне барлыйм, иҗатташым, дустым, җырларыма канат куеп, зур сәхнәләргә алып чыккан кадерле кешем белән күңелемнән сөйләшәм:
Нигә шулай иртә ташлап киттең -
Барып була анда соңлап та.
Барып була, ләкин кайтып булмый
Бөтенләйгә түгел, сорап та...

Музейда кадерле урын алган һәр экспонатка кагылып кына булса да китәргә тырышам: затлы костюмнар, сәхнә туфлиләре, бизәвечләр, шәхси әйберләре, премия сыннары... Менә-менә ишектән үзе килеп керер сыман. Эх икән лә!
...Санаулы сәгатьләр тиз үтә. Йөрәгемә төяп алып килгән, әле үзе исән чагында ук әйтәсе сүзләремнең чиреген дә әйтә алмый, кабаттан йөрәгемә төяп, киләсе елга тагын килергә үземә вәгъдә биреп, кайтыр юлга чыгам. Үрге Тәтешлене чыгып китәрәк туктап, авыл өстенә яшьле күзләремне төбим: хуш, каласың бит инде, Хәния апа... Кеше алдында тартыныпмы, кыенсыныпмы еламый калган күз яшьләрем бит очларымны яндырып аска тәгәри. Каласың бит инде, бәгырь кошым! Араларга чакрым-чакрым юллар ята, еллар ята, җырлар ята. Сагынуымны бизмәннәргә салсам, үлчәү юк. Белмим, Тәтешлегә бу килүем белән йөрәгемә әллә яра, әллә дәва алдым...
Фото Нурлан Ганиевтан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәния Фәрхи Әнвәр Нургалиев Ился Бәдретдинова Фируза ИБАТУЛЛИНА Нурлан Ганеев