Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Салават Фәтхетдиновның әнисе вафат булган

«Инәй, бәхил бул», - дип язды җырчы үзенең социаль челтәрдәге битендә.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты  Салават Фәтхетдинов гаиләсендә зур кайгы. Җырчының әнисе Тәкълимә апа вафат булган. 

Ул Башкортостанның Тәтешле районы Аксәет авылында  улы Рафил гаиләсе тәрбиясендә яшәде. Аңа 93 яшь иде.


Җырчы улы  исә, туганы өендә әнисенә барлык уңайлыклар тудырган иде. Гел янына кайтып йөрде.

 Соңгы елларда Тәкълимә апа урын өстендә булды. Ул Салаватның улы Рөстәмнең өйләнүен, оныкчыгы Дамирны күреп сөенде.

Яраткан җырчыбызга авыр кайгыны җиңәргә Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен. 

Тәкълимә апаның урыны җәннәттә булсын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

7

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Салават Фәтхетдинов үлем-китем