Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Шагыйрә Гөлүсә Шаһбан яз исен сизә инде

Сезнең игътибарга шагыйрә Гөлүсә Шаһбанның "Яз исе" шигырен тәкъдим итәбез.

Көннәр генә түгел инде хәзер, 
Кыш үзе дә язга авыша. 
Төннәре дә чак-чак кына түгел, 
Көннәреннән күпкә калыша. 

Хәзер инде кышлар язга атлый, 
Көннәр белән төннәр ярыша. 
Ямь өстенә ямь өстәгән төсле, 
Яшь йөрәкләр ешрак кавыша! 

Язга каршы бара бар табигать, 
Кояшның да гел елмайган мәле. 
Күзгә күренеп, гел юкара бара 
Салкын кышның ап-ак мамык шәле. 

Бигрәк инде, бигрәк сабырсыз мин, 
Мин кышларны язга ашыктырам. 
Уңга карыйм – язлар, сулда – кышлар, 
Нәкъ уртада үзем басып торам! 

Бер битемнән үбә салкын суык,
Бер битемнән кояш назлап ала. 
Табигатьтән хәтәр үзем әле 
Өзелеп-өзелеп язны көтеп калам! 

Саран гына итеп, җир өстенә 
Һәркөн кояш нурын тарата. 
Үзем кебек, табигатьнең шундый 
Иләс-миләс чагын яратам.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызлар тормышы