Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Син нинди песи? (Тест)

Әгәр дә сез безнең сорауларга җавап бирсәгез, үзегезнең нинди мәче икәнегезне белә алырсыз. Бу психологик тест бераз гына юмор белән йөгертелгән.

1. Сезнең ашыйсы килә, ди. Нәрсә эшлисез?
А) Мин ашамыйм
Б) Үз-үземә үзем ашарга пешерәм
В) Миңа барыбер
Г) Ашарга эзлим
Д) Берәрсенең ярдәм итүен сорыйм
Е) Мондый очракта нәрсә эшләргә кирәклеген белмим

2. Сез шаяннар һәм тапкырлар клубы составында, ди. Үзегезне ничек хис итәрсез?
А) Мин сәхнәгә дә чыга алмыйм
Б) 1 елга җитәрлек мәзәк уйлап табам, проблема мени ул?
В) Кайбер вакыт чыгып, мәзәк әйтүем бар. Анысында да шикләнәм.
Г) Бу миңа кызык түгел
Д) Мине танысыннар өчен тырышачакмын
Е) Нәрсә соң шаяннар һәм тапкырлар клубы? 

3. Сезне танышыгыз алдалады, ди. Нишлисез?
А) Бүтән очрашмыйм
Б) Ярар, бәлки аның бүтән чарасы булмагандыр
В) Нәтиҗәләр ясыйм, бүтән хаталанмыйм
Г) Минем танышларым юк
Д) Үзем дә аңа үч итәм
Е) Әй, аның белән аралашырга тагын, мине кем дип беләсез?!

4. Эштә сезне идарәче итеп куймакчылар. Риза буласызмы?
А) Юк дияр идем, бу минем өчен бик авыр
Б) Кем соң ул идарәче?
В) Риза булам. Нәрсә булса да булсын!
Г) Нәрсә? Ник тагын?
Д) Риза булам, шуның өчен тырыштым бит
Е) Юк, ашыйм әле мин булмаса!

5. Сезне фильмда төшерергә чакырдылар, ди. Кемне сайлап алырсыз?
А) Персонажның кайсысы туры килә шуны, бу мөһим түгел 
Б) Бөтен кешенең сайлаганын көтәм. Миңа да калыр әле
В) Мин комедиядә генә төшәргә ризалык бирәм, башкасы кызык түгел
Г) Берәр тискәре персонажны
Д) Иң авыр персонажны сайлап алам, авырлыклар яратам бит мин
Е) Юк, ризалык бирмим!

6. Сезгә эштә шелтә белдерделәр, ди. Моны ничек кабул итәсез?
А) Бер нәрсә дә булмаган шикелле карыйм
Б) Моның алай түгел икәнлеген раслар өчен дәлилләр җыям
В) Кем гаепле, шына әйтәм
Г) Мин шелтә белдергәннәрен яратам
Д) Ярар, ясасыннар! Миңа димәгәе!
Е) Коллектив белән сөйләшәм. Миңа ярдәм итүләрен сорыйм

7. Сезгә карак һөҗүм итте, ди. Акча таләп итә, ди. Сез нәрсә эшлисез?
А) Мин ярлы дип әйтәм һәм үзеннән бурычка акча сорыйм
Б) Сугышырга кирәк булса, беренче башлыйм
В) Аның белән сөйләшеп карыйм, бәлки шул вакыт берәрсе ярдәмгә килер
Г) Әзрәк акча бирәм һәм бүтән юк диям
Д) Аннан курыкмыйм диям, акча да бирмим дип әйтәм
Е) Бөтен нәрсәмне бирәм, миңа проблема кирәкми

8. Сезгә ярдәм кирәк. Сезгә булышырга әзер һәм аз вакыт таныш булган кешегә ышана аласызмы?
А) Әгәр дә ул мине алдаласа, тагын да начар булуы бар бит!
Б) Юк, миңа таныш булмаган кешенең ярдәме кирәкми
В) Мин моны гына көткән идем
Г) Ярдәм итегез, зинһар!
Д) Мин яңа дус таптым бугай!
Е) Әгәр дә тели икән, булышсын, мин каршы түгел!

Әгәр дә А варианты күп икән. Сез шаян һәм бик сак песи. Сезнең белән аралашырга рәхәт. Ләкин сез көйсезлек һәм үзсүзлек тә күрсәтә аласыз. Сезнең белән бер вакытта да моңсу түгел. Сез бар эшне уйлап эшли беләсез. Сез ниндидер вак-туяккә игътибар да бирмисез. 

Әгәр дә Б һәм В вармантлары күбрәк икән. Сез ялкау һәм оялчан песи. Инициативаны үз кулыгызга ала алмыйсыз. Сезнең эшләнеп бетмәгән эшләрегез бик күп. Сез мөһим эшләргә алынырга гомумән куркасыз. Сезнең төп шигарь – проблемаларны теләмим, шуңа тынычлык бирегез миңа. 

Әгәр дә сезнең Г һәм Д вариантлары күбрәк икән. Сез бик зирәк һәм харизмалы песи. Сезгә һәрвакыт ярдәм сорап килергә мөмкин. Сез – лидер, бөтен проблеманы чишә аласыз диярлек. Сезне кызыксынып тыңлыйлар. Харизма бар сездә!

Әгәр дә Е варианты күбрәк икән. Сез бераз һавалырак песи. Сездә артистизм таланты бар. Бер нәрсә г борчылмыйсыз. Кешедә нәрсә бар – у бары тик аның эше, дисез. Сез, гомумән, песи түгел сез дип тә әйтеп була. Әлайса нәрсә песи, кем песи, кая бапа песи кебек сраулар да бирүегез бар.   

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тест

2
X