Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Шоу-бизнес

Сиринә Зәйнетдинова: «Кеше сөйләргә яратмыйм, гайбәт сөйләгән җирдән китәм»

Җырчы гаиләсе, иҗаты турында сөйләде.

Татарстанның атказанган артисты Сиринә Зәйнетдинова «Шәһри Чаллы»дан – Пятачок» проектының чираттагысын үзенең матур җырлары белән бизәде. Чаллыга килер алдыннан без җырчы белән иҗат, шәхси тормышы турында сөйләшеп алдык.

– Сиринә, репертуарыгыздагы «Көчле хатын-кызлар да елыйлар» җырын күпләр яратты. Бу җырыгыз сезне танытты дисәм дә буладыр?
– Бу җырым минем иҗатыма яңа сулыш бирде. Әмма мине тамашачыларга таныткан җырым Гөлнур Айзатуллованың «Яшәү яме». Аның сүзләре дә, көе дә Гөлнур апаныкы. «Яшәү яме»н үзем дә яратып башкарам, тамашачылар да көтеп ала. Ул минем реперуарымнан төшми. Солянкаларда җырламасам, аны сорап җырлаталар. Бу җыр минем – визит карточкам. Ул тамашачының бәгъренә кергән халык җырына әйләнде.  Аны «Күбәләгем», «Казан кичләре» җырлары белән беррәттән мәҗлесләрдә дә җырлыйлар.  «Яшәү яме» тормышында авыр хәлләр булган кешеләрнең күңелләрен дәвалый, яшәргә көч бирә. Шуңадыр аны җырчылар да, иҗат коллективлары да репертуарларына сорап алалар. Мин җырымны яратуларына сөенеп җырларга рөхсәт итәм. 

– Сезне әти кызы,  диләр. Ул җитди өлкәдә эшләгән. Сезнең җырчы һөнәрен сайлавыгызга әти-әниегез каршы булмадымы?
– Без, өч кыз, мәхәббәтле гаиләдә үстек. Мин – беренче бала. Холкым, кыяфәтем белән дә әтиемә охшаганмын. Әтием полициядә эшләсә дә баянда уйнарга, җырларга ярата  иде.  Пешекче булып эшләгән әнием дә моңлы кеше, җырларга ярата. Әтием 10 ел йөрәк авыруы белән авырды, инсульт кичерде, шикәр диабеты да бар иде. Без аны Казан хастаханәләренә йөртеп, сәламәтлеген гел кайгыртып тордык. Әмма ковид белән чирләү нәтиҗәсендә әтиебез көтмәгәндә китеп барды. 19 ноябрьдә минем Казанда концертым булырга тиеш иде. 16 ноябрьдә әтием өзелде... Концертны күчерергә туры килде. Менә 4 ел инде без әтисез. Әтием гомеренең соңгы көннәренә кадәр минем җырчы булуым белән горурланып яшәде. Алар икесе дә минем җырчы булуымны теләделәр. Аллаһка шөкер, теләкләренә ирештеләр.  Әти-әнием радио, телевидениедән җырымны ишетсәләр, җылы сүзләр әйтеп, иҗатка канатландырып тордылар.

– Вафаты алдыннан, күңелегез сизенгән кебек әтиегезне видеога төшергәнсез...
– Әйе. Әти-әнием кече сеңелем Илзирәнең улы Даниярны карашырга Казанга килеп йөри иделәр. Әтием вафат буласы елны октябрь  башында килделәр. Әтием машинада утыра. Мин Гөлнур Айзатуллина сүзләренә Зөфәр Хәйретдиновның «Әтием кочагы» җырын яздырган идем. Анда: «Өч кызым – өч бәхетем» дигән сүзләр бар.  Җырымны әтигә тыңлаттым. Ул күз яшьләрен тыя алмады, елады. Үзе турында җыр яздыруыма сөенде. Мин әтигә видеода төшәргә тәкъдим иттем. Ул: «Кызым, сөйләшә дә алмыйм. Кирәкмәс», – диде,  чөнки инсульттан соң сөйләшүенең рәте юк иде. Минем: «Матур итеп баянда уйнап кына утыр инде», – диюемә: «Уйный да алмыйм, вакыт юк,  сарымсак утыртасы да бар», – диде. Гел карышты. Әмма мин аны видеога төшәргә күндердем. Бер айдан әти мәңгелеккә китте. Бу видео әтиемнең матур истәлеге булып калды.

– Сез – моңлы тавышлы җырчы. Институтта укыганда остазыгыз тавышыгызның үзенчәлекләрен саклап калдымы?  Остазыгыз кем?
– Мин Казан Дәүләт мәдәният институтында, РСФСРның һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева кафедрасында вокал нигезләрен үзләштердем. Укырга керергә барган вакытым әле дә күз алдымда. 2001 елда, мәктәпне тәмамлагач әни белән Винера Әхәтовна янына институтка килдек. Үземнең дә җырлыйсым килә, әти-әнинең дә мине җырчы итәсе килә бит. Винера Ганиева – бөек шәхес, мэтр, профессор. Янына ояла-ояла гына кердем. Ул: «Артист кеше оялырга тиеш түгел. Безне тамашачылар итеп кабул ит тә, җырла», – диде. Гөлшат Зәйнәшева сүзләренә язылган «Иртәдә генә юлга чыгам» дигән халык җырын җырлавымны таң калып тыңлады, «Син самородок, моңлы тавышлы, икекуллап алам», – диде. 3нче курстан соң кияүгә чыктым, бер ел академик ялдан соң, укып бетердем. Остазым Винера Ахатовна халыкчан тавышымны, тембрны саклап калды. Миң аңардан җырлау, киенү, сәхндә үзеңне тоту һәм башка яклардан белем һәм тәҗрибә алдым.  Без, шәкертләре аны «икенче әниебез» дип йөрттек. Мактый да, кирәк икән орыша да. Ләкин шәкертләрен кеше алдында беркайчан да тәнкыйтьләми, кимчелекләрен, киңәшләрен үзеңә генә әйтә. Без аның белән хәзер дә элемтәдә.

– Җырчылар күп, Сезнең кебек моңлы җырчыга җыр табу авыр түгелме? Кемнәр белән хезмәттәшлек итәсез?
– Мин күңелемә туры килгән матур җырлар биргән өчен Гөлнур Айзатуллина, Айдар Фәйзерахманов, Зифа Нагаева, Айдар Тимербаев, Рауза Хафизова, Гүзәлия, Эльвира Әхмәтова, Венер Фәттахов, Рәмис Әймәт, Сания Әхмәтжанова, Зиннур Сафиуллин, Гөлфия Шакирова, Гөлнара Сабирова, Дилүс Шәйхразиев, Зөфәр Хәйретдиновка, иҗатыма канат куйган Нурлатның иҗат әһелләренә рәхмәтле. Мәрхүм булган авторлар Марсель Иванов, Ринат Мөслимов җырларын үзләрен искә алып, күңелем тулып җырлыйм.

– Репертуарыгыздагы  Хәния Фәрхинең җырларын халык ничек кабул итә?
– Аллаһка шөкер, яраталар. Бер тәнкыйть сүзе язганнары да, әйткәннәре дә юк. «Хәния җырларына яңа сулыш өрәсең, җырларың гомерле булсын. Хәния сөенеп ятадыр. Рәхмәт», – диләр. Руслан Кираметдинов белән башкарган «Бер җылы сүз»не дә тын да алмый тыңлыйлар. 

– Җыр сайлаганда нәрсәгә игътибар итәсез?
– Сүзләре –  мәгънәле,  көе матур булсын. Яшьләрне татар рухында тәрбияләү өчен репертуарга халык җырлары белән беррәттән заманча, дәртле җырлар да алам.

– Соңгы вакытларда Сиринә тагын да матурланды,  диләр. Сере нидә?
– Уңышларым да, үземнең төс-кыяфәтем дә  – Казан филармониясендәге коллектив хезмәтнең нәтиҗәсе. Чөнки артистка, аеруча хатын-кызга тамашачы белән эшләү авыр. Коллектив белән эшләү җиңел дә, нәтиҗәле дә. Аллаһка шөкер, хезмәтемне гаиләмдә дә аңлыйлар. Кадерле кешеләрем минем кайтканны  утларны сүндермичә көтеп торалар.

– Ирегез кайда эшли?
– Айрат – риелтор. Аның тавышы бар, гитарада уйнап җырлый. Эльвина КФУда халыкара мөнәсәбәтләр институтында линвистика бүлегендә чит телләр буенча белгечлеккә укый.  4нче курста. Аңа  21 яшь тула.

– Айрат белән кайда таныштыгыз?
– Айрат белән  танышканда мин мәктәптә укый идем. Ул миннән 5 яшькә зур. Айрат – беренче мәхәббәтем. Без беренче күрүдән бер-беребезгә гашыйк булдык. Озак кына очрашып йөргәннән соң,  өйләнештек. Кызыбыз туды.

– Сезнең  Эльвина белән дуэт бар иде. Тагын кызыгыз белән бергә җырларга теләмисезме?
– «Балам» җырын кызым белән бергә яратып җырлыйбыз. Шундый матур җыр булса, киләчәктә дә җырларга була.

– Кызыгыз җырларга яратамы?
– Кызым – сәнгатькә гашыйк кеше. «Студентлар көне, «Студентлар язы» кебек чараларда катнаша. КФУда, үзләренең факультетында  студентлар хоры белән җитәкчелек итә. Махсус музыкаль белеме булмаса да, музыканы тоемлый, студентларга электрон «Ямаха»  белән тавыш куя.  Иртән укырга китә, репетициядән соң кич 9-10 да гына өйгә кайта. Музыкаль гаиләм – минем илһам чыганагым. 

– Сез – сеңелләрегез өчен таяныч... Гөлинәнең ире Рөстәм махсус хәрби операциядә һәлак булды.  Аларның хәлләре ничек?
– Кайгы җиле безне дә читләтеп үтмәде. Тормыш дәвам итә, Рөстәмебезне искә алмаган көнебез юк. Улы Сөләйманга 2 яшь тула. Ул бер айлык вакытында әтисез калды. Әтисен белеп үссен дип, сеңелем дә, без дә гел Рөстәмнең фотоларын күрсәтәбез. Бала «әтием» дип әйтә, әтисен белә.

– Әниегез кайда яши?
– Әнием Нурлатта яши. Әтием белән алар район үзәгендә оя кордылар, без шунда үстек. Рус мәктәбендә укыдык. Җәйләрен Үрнәк авылына әбиләргә кайта идек. 

– Артистлар арасында дуслык бармы?
– Без Казан филармониясендә бер гаилә булып яшибез. Минем беркем белән дә сүзгә кергәнем юк. Хезмәттәшләремнең уңышларына, бәхетләренә сөенәм. Аларны яратам. Һәр уңышның артында тырыш, максатчан хезмәт тора. 2-3 ел буе авырлыклар, сынаулар аша бүгенге уңышларыма килгәнемне хезмәттәшләрем белә.  Алар мине яраталар дип уйлыйм. Үзем кеше сөйләргә яратмыйм, гайбәт сөйләгән җирдән китәм. Нишлисең инде, төрле сүзләр ишетергә туры килә,  тел сөйләр өчен бирелгән. Әмма безнең динебез гайбәт сөйләгәнне яратмый. Андыйларга үзенең җавабын, сынавын бирә. Мин үзем тормыштагы бөтен нәрсәне җәмәгатьчелеккә чыгарып салуны кирәк дип санамыйм. 

– «Шәһри Чаллы»дан – Пятачок» проекты турында белә идегезме?
– Әйе, хезмәттәшләрем сөйләде. «Бик күңелле, кеше күп итеп җыела торган җырлы, биюле халыкчан бәйрәм», – диделәр. Чыннан да шулай булды. 

– Чаллы тамашачысы турында фикерләрегез нинди?
– Чаллы тамашачысы ихласлыгы белән аерылып тора. Мин алар белән очрашуларны көтеп алам. Аллаһы боерса, 19 октябрьдә Сара Садыйкова исемендәге концерт залында концертыма да чакырам.

Фотолар Сиринә Зәйнетдинованың шәхси архивыннан алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ХәнияФәрхи Зифа Нагаева Сиринә Зәйнетдинова