Социаль челтәрләргә бәйлелек. Нәрсәсе белән куркыныч?
Бүгенге тормышыбызны интернетсыз, ә бигрәк тә социаль челтәрләрсез күз алдына китерүе бик кыен. Кайберәүләр буш вакытта гына, ә кайсыберләре сәгатьләр буе телефон тотып, социаль тормышка кереп чума. Бу нәрсәсе белән куркыныч соң? Нишләп әле без дуслар, туганнар белән очрашып, рәхәтләнеп сөйләшеп утыруны виртуаль тормышка алмаштыра башладык? Әлеге язмада шушы сорауларга җавап табарга булышырбыз.
Социаль челтәрләр әле менә-менә популярлаша гына башлаганда, алар, беренче чиратта, төрле шәһәрләрдән, чит илләрдән яңа танышулар булдыру өчен кулланылган. Ләкин бу тора-бара “игромания”, “алкоголизм” кебек куркыныч бәйлелек чокырына әйләнеп китте. Дөрес, интернет чынлыкта да барлык ихтыяҗларны канәгатьләндерә ала. Бу бер дә гаҗәп түгел: социаль челтәрләр аша без тиз арада мәгълүмат белән бүлешә, катлаулы сорауларга җавап таба, ниндидер эшләр планлаштыра һәм хәтта өйдә утырган килеш товарлар сатып ала алабыз. Әле бит интернет аша үзеңнең фикердәшләреңне табып, алар белән берлектә уртак проект ясап, үз эшеңне халыкка файдалы итеп тә була. Моның, әлбәттә, бер олы минусы бар. Ул да булса, кеше виртуаль тормышка ныграк бәйләнеп, озак вакыт компьютер артында, я смартфон тотып утыра башлый.
Психологлар, психиатрлар фикеренчә, бүгенге көндә дөньяда булган күп кеше интернетка бәйле булып тора. Бу куркыныч чиргә әйләнмәсен өчен үзеңне контрольдә тоту мәҗбүри санала.
Социаль челтәрләргә бәйле булуыңны ничек белергә?
Беренче чиратта, бу һәрвакыт онлайн булуны һәм тирә-юньдәге кешеләрдән ваз кичүне күздә тота. Бәйле кеше якын-тирәдә интернет булмауны ниндидер куркыныч афәт кебек кабул итә, хәтта психикасына да зыян килүе бар.
Социаль челтәрләргә бәйлелек чире күбрәк яшүсмерләрдә күзәтелә. Олы яшьтәгеләр арасында – сирәк. Социаль челтәрләр бик популяр һәм модада. Ә яшь егетләр һәм кызлар һәрвакыт вакыттан алда, яшьләрчә әйтсәк, трендта булырга омтыла. Шуңа күрә дә яшьләр күп вакытны социаль челтәрләрдә «утырып» сарыф итә. Моннан тыш яшүсмерләр олылар кебек аңлы-тәҗрибәле дә түгел, җаваплылык хисе дә юк. Ата-аналар балаларына ничек ярдәм итә ала соң?
• Балаларының социаль челтәрләрдә ике сәгатьтән артык утырмавына ирешергә.
• Балагызга йөкләнгән эшләр турында исемлек булдырыгыз. Бары тик шуларны эшләп бетергәч кенә, интернет «битен» ачарга рөхсәт итегез.
• Интернетта балагыз кем белән языша, нинди төркемнәрдә тора – күз уңында тоту артык булмас.
• Яшүсмерләр күбрәк бер-берсе белән реаль тормыш алып барсын, күбрәк очрашып, сөйләшеп утыруны хуп күрсен.
Социаль челтәрләрдә нинди кешеләр утыра?
Интернетка бөтен кеше дә бәйле дип әйтү –дөрес булмас. Арабызда социаль челтәрләргә берничә көнгә бер тапкыр, атнасына бер тапкыр гына кергән кешеләр дә очрый. Мондыйлар интернетта килгән хәбәрләргә җавап бирү һәм мәгълүмат тапшырыр өчен генә керә. Бу кешеләрнең тормышта башка кыйммәтләре бар. Болай итеп үзеңне тоту – нормаль күренеш. Иң күп очрый торган категория – интернетка бәйлеләр. Алар, гадәттә, үз «бит»ләренә 15-20 минутка гына “керәләр” һәм шунда сәгатьләр буе “чумып” калалар. Мондыйлар һәрвакыт ниндидер хәбәр килүен көтәләр, ә инде ниндидер үзара язышу башланса, бу сәгатьләр буена сузылырга да мөмкин. Шул ук вакытта бәйле кешене әйләнә-тирәдә нәрсә булганы кызыксындырмый, ул үз виртуаль тормышы белән яши бирә. Гадәттә, мондый бәйлелеккә тере аралаша белмәгән ялгыз һәм кыюсыз кешеләр дучар.
Социаль челтәрләр модада?
Хәзерге заманда алкогольле эчемлекләр куллану, тәмәке тарту кебек нәрсәләр модада түгел! Хәзер яшүсмерләр актив рәвештә интернетта блог алып бара, үзләре белән булганнарны камерага сөйли, күбрәк язылучылар (подписчиклар – авт.искәрмәсе) булдырырга тырыша. Әле шуны да әйтеп үтү дөрес булыр: яшүсмерләрдә интернетка бәйлелекне күп кенә комплекслар булу белән аңлатып була. Мондый яшьләргә онлайн форматта аралашу үзләрен ирекле хис итәргә ярдәм итә, алар үзләрен мактаганны яраталар, ниндидер начар сүзне, тәнкыйтьне кабул итә алмыйлар.
Бу урында, без, интернетка бәйлелек турындагы фикерләре белән уртаклашуны сорап, шәһәрдәшләребезгә мөрәҗәгать иттек. Социаль челтәрләргә тәүлегенә ничә сәгать сарыф итәләр? Моның берәр файдасы бармы?
Айгөл Рәхимова, 30 яшь: «Кешеләр интернет бәйлелеккә үзләре дә сизмәстән эләгә. Ни өчен дигәндә, күп кеше өчен интернет ниндидер рәхәтлеккә, үзең генә аңлый торган матур тормышка әйләнеп китә. Монда күп кенә фикердәшләреңне табып, алар белән бер дулкында булырга мөмкинлек ачыла. Ә кайберәүләр өчен социаль челтәрләр эш урыны буларак та хезмәт итә бит. Миңа килгәндә, мин үзем интернетта чама белән 6 сәгатьләп утырам. Эшем дә шуңа бәйле – социаль челтәрләрдә музей тормышын яктыртам, булачак чаралар турында язам, дусларым белән аралашам, шул рәвешле үземә җан рәхәте алам. Әле бит соцчелтәрләрдә мин күп нәрсәгә өйрәнәм дә. Монда хәзерге тормышыбызга туры килә торган SMM (инглизчәдән Social media marketing, социаль челтәрләрдәге маркетинг, ягъни нәрсәне булса да алга сөрү, аны үстерү – авт.искәрмәсе) буенча курслар бар. Боларны өйрәнү – бүгенге тормышта алга бару дигән сүз».
Әдилә Мусина, 19 яшь: «Мин интернетта көненә 5-6 сәгать утырам. Студент буларак мәгълүмат эзлим, үзем эшкәртәм. Китапларда мәгълүмат җитешле булмаса, шул интернеттан тулыландырам. Студентлар өчен генә түгел, ә гомумән, бөтен кеше өчен интернет файдалы дип уйлыйм. Ләкин тискәре якларын да әйтмичә булдыра алмыйм. Социаль челтәрләр дигәне вакытны күп сарыф итә. Кеше тормышын карап, көненә ничә сәгать шунда үткәрәсең. Ә бит шушы вакытны файдалы эшләр башкарып үткәрсәң, дусларың белән очрашсаң – менә яхшы булыр иде».
Алсу Гөбәева, 38 яшь: «Бүгенгесе көндә интернетсыз яшәп булмый, дип саныйм. Мине интернетта мәгълүматның күп тә, бөтен яклап яктыртылган булуы, матур рәсемнәр белән бизәлеше, аңлаешлы булуы җәлеп итә. Бер кереп китсәң инде, берничә сәгать вакытың сизелмичә үтә. Начар яклары шул: эшлисе эшең туктап тора, әле бит өй эшләрен дә бала-чага шуннан гына күчерә. Аннары тагын кеше хәзер китапханәләргә барып, мәгълүмат туплап йөрми, шул интернеттан күчерә дә куя. Ә бу, үз чиратында, кеше белән кеше арасындагы элемтәне боза, реаль аралашуны бетерә».
Яшүсмерләрдә социаль челтәрләрдән булган бәйлелекне ничек танып алырга?
• Бала һәрвакыт ниндидер мәгълүмат эчендә булырга омтыла. 5 минут саен интернет «битен» һәм электрон почтасына килгән хатларны тикшерә.
• Телефон тотып озак утыра.
• Үзе куйган фотография астындагы комментарийларны тикшереп, укып бара. Бу лайклар кую-куймау мәсьәләсенә дә карый. Фото астында тиешле лайклар куелмаса, баланың кәефе китә.
• Аралашу фәкать виртуаль гына. Реаль тормышта аралашу сирәк.
• Ниндидер сәбәпләр аркасында социаль челтәрләргә кереп булмаса, яшүсмер агрессиягә бирелә, үз-үзен тотышы тиз арада үзгәрә.
Үз балаңа ничек ярдәм итәргә? Социаль челтәрләрдәге бәйлелек рәсми рәвештә авыру итеп кабул ителмәгән. Шунлыктан бу очракта ниндидер махсус терапия каралмаган. Ләкин профессиональ психологлар әлеге афәт белән көрәш алып бара. Алар килеп чыккан проблема турында уртага салып сөйләшүне кулай күрә, сорауларга бергәләп җаваплар эзлиләр. Бәйлелекне булдырмас өчен үзегезгә ниндидер кызыклы шөгыль табарга киңәш ителә. Үзегезгә тагын интернетта утыруның ниндидер бер лимитын булдырыгыз. Мондый бәйлелек зарарлы булуын танып, аңардан котылып була. Мондый чакта олылар үз-үзләрен карарга гына түгел, ә балаларга да игътибарлы булып, аларны да күзәтеп барырга бурычлы.
Шуны исегездән чыгармагыз: виртуаль тормыш кызык, мавыктыргыч та, ләкин реаль аралашу моннан күпкә әйбәтрәк тә, отышлырак та.
Гөлия Ибатуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев