Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Танылган блогер кемнәр өчен таулар күчерергә әзер?

«Әниемнең вакытсыз үлеме икебез өчен дә зур югалту булды. Сез миңа кадерле кешемне алыштырдыгыз. Балаларым сезне бик ярата. Улларыма «нәнәй», «картәтәй» дип әйтерлек олы җанлы кешеләрем булганга сезне бик яратам, хөрмәт итәм», - диде ул.

Уфаның танылган блогеры Галям апа@galyam.1  үзенең фәрештәсе Тәскирә ханымны тетрәндергеч итеп туган көне белән котлады. Эльвина үзе өчен кадерле булган Тәскирә апасы һәм Илдар җизнәсен ресторанга чакырды. Кунаклар арасында Тәскирә ханымның кызы Ләйсән, туганнары һәм дуслары бар иде. «Әниемнең вакытсыз үлеме икебез өчен дә зур югалту булды. Сез миңа кадерле кешемне алыштырдыгыз. Балаларым сезне бик ярата. Улларыма «нәнәй», «картәтәй» дип әйтерлек олы җанлы кешеләрем булганга сезне бик яратам, хөрмәт итәм. Мин биеклеккә күтәрелгәндә, сез дә күтәрелерсез. Сезне бәхетле итәр өчен барсын да эшләргә әзермен. Мин Языковага кайтырга яратам. Сезнең матур, уңайлы мунчагызда сөйләшеп, серләшеп өчәр сәгать утырулар күңелемә рәхәтлек бирә. Исән-сау булыгыз. Мин сезнең өчен таулар күчерергә әзер», – дип ул әнисенең бертуганына  энҗедән ясалган бизәнү әйберләре бүләк итте. Аның котлавын кунаклар, шул исәптән Тәскирә ханым белән Илдар абый елый-елый тыңладылар. Олы җанлы блогер Тәскирә ханым үз кызыдай кадерле Эльвинасына елый-елый рәхмәт әйтте. Чыннан да, алар арасындагы җылы, дустанә мөнәсәбәт дусларны сөендерерлек һәм күпләргә үрнәк. 

Фото Эльвина Галямованың телеграмм каналыннан алынды 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев