Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Татар балалар бакчасы: тормышы, проблемалары

Балалар бакчасы эшчәнлегенә Федераль дәүләт белем бирү стандарты кертелү мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирүдә төп максат итеп баланың һәрьяклап үсешен, алга таба укуын һәм шәхси үсеше өчен фундаменталь шартлар булдыруны куйды. Бүгенге көндә мәгариф системасына яңалыклар, заманча үзгәрешләр кереп кенә тора. Без, педагоглар, шул үзгәрешләр ярдәмендә балаларны социаль тотрыклыгы булган шәхес итеп тәрбияләргә тиешбез. Шулай ук куелган максат, бурычларга нигезләнеп, балалар бакчаларында туган телне үстерү, милли үзаң һәм патриотизм тәрбияләү дә стандартта аерым ассызыклана.

Балалар татарча начар сөйләшә

Республикабызда 2021 ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Ел кысасында республикабызда күп кенә матур гамәлләр эшләнеп килә.
Безнең 82нче санлы “Көнбагышкай” балалар бакчасы барлык 12 төркемендә дә белем һәм тәрбия бирү тулысынча татар телендә алып барылуы белән аерылып тора.  
Бакчабызда ана телендә сөйләм үстерүне Ф.В. Хәзратованың “Туган телдә сөйләшәбез” укыту-методик комплектына нигезләнеп алып барабыз. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында”гы закон кысаларында, икенче дәүләт теле буларак, балаларга рус телен С. М. Гаффарованың “Изучаем русский язык” укыту-методик комплектына таянып өйрәтәбез. 
Бакчабызга йөрүче 280 баланың барысы да татар телендә аралаша, сөйләшә. Яшерен түгел, шәһәр җирлегендә яшәп тәрбияләнгән балаларның ана телен белү дәрәҗәсе төрлечә. Моның сәбәпләре берничә юнәлешкә барып тоташа. Минем карашка беренчесе, иң төп проблемалы юнәлеш, әти-әниләрнең балалары белән татарча аралашмавы; икенчесе, татар телен камил белеп, тел тирәнлеген дөрес оештырып эшләүче педагогик кадрларга кытлык; өченчесе, татар телендә методик әсбапларның бик аз булуы, педагогларның сайлап алу мөмкинлеге булмавы тора.

 

Хәлне ничек төзәтәбез? 

Бу проблемаларны чишү өчен без 82 нче санлы “Көнбагышкай” балалар бакчасында киң кырлы эшләр алып барабыз.
Бакчабызда татар телен югары дәрәҗәдә белүче педагоглар тупланган. Балаларга туган телебезне өйрәтү тәрбиячеләрдән зур тырышлык, югары эрудиция һәм эмоциональлек таләп итә. Балалар бакчасында эшләүче 28 педагогның 27се югары белемле, 7се югары һәм 17се беренче квалификацион категорияле. Безнең бурыч: балаларда милли үзаң, горурлык хисләре булдыру һәм иң мөһиме - әхлаклы шәхес тәрбияләү. Без балалар өчен тәрбияче апа гына түгел, бәлки киңәшче дә, ярдәмче дә. Шулай ук әти-әниләр өчен дә ярдәмче ролен үтибез. 
Эшебезне әти-әниләрнең милли үзаңын баетудан башлыйбыз. Бары тик әти-әниләр белән тәрбиячеләр бергәләп эш иткәндә генә, балаларыбыз ана телендә сөйләшә алачак. Баланы татар төркеменә биреп кенә татар телендә аралашуына ирешеп булмый. Шушы хакыйкатьне әти-әниләр аңласын иде. Татар милләтеннән булып та, телне яхшы белүләренә карамастан, әти-әниләрнең күбесе балалары белән русча сөйләшергә тырыша. Минем фикеремчә, баланың теле “әти”, “әни” сүзләре белән ачылганда гына без аның күңелендә татар телен белүгә ихтыяҗ барлыкка китерәбез. Татар теле – авылда яшәүче әби белән бабай гына сөйләшә торган телгә әйләнеп калмасын иде. 
Милли үзаңны үстерүнең бер сыйфатлы юнәлеше булып милли бәйрәмнәребез тора. Соңгы дүрт ел дәвамында ай саен балалар белән әти-әниләр өчен “Аулак өй”, “Шәл өмәсе”, “Каз өмәсе” һәм башка милли бәйрәмнәребезне оештырып үткәрәбез. Әти-әниләрне генә түгел, ә әби-бабайларны да бәйрәмнәргә чакырабыз. Соңгылары, әлбәттә, бәйрәм кичәсен күңелләреннән үткәреп, яшьлекләрен искә төшереп моңсуланып та алалар. Мондый милли бәйрәмнәр телебезне, йолаларыбызны саклауга бер этәргеч булып тора.
Хәзер әти-әниләрнең балалар бакчаларын сайлап алу мөмкинлеге тагын да артты. Бу, үз чиратында, татар төркемнәренә балалар туплауны да берникадәр дәрәҗәдә катлауландыра. Әлеге шартларда мәктәпкәчә белем бирү оешмалары үзләренең җәлеп итүчәнлеген, кирәклеген даими рәвештә расларга тиеш. Боларга бары тәрбия һәм белем бирү хезмәтләре базарында конкурентлык, квалификацияле программалар куллану, әти-әниләрнең ихтыяҗын канәгатьләндерерлек сыйфатлы белем бирү аша гына ирешеп була. 
Без 82 нче санлы “Көнбагышкай” балалар бакчасында бу проблеманы яңача эшләү аша чишәбез. Заманча тенденцияләргә тигезләнеп, мәсәлән, кызыксындыру чарасы буларак, төркемнәребездә татар мохите белән рәттән өлешчә инглиз теле мохите булдырдык. 2018 елдан башлап ел саен берәр татар-инглиз төркеме ачабыз. Менә быел да яңа килүче балалардан шундый өченче төркем оештырылды. Бакчабызда балаларны татар төркемнәре итеп туплауда уңайсызлыклар килеп чыкканы юк. Чөнки әти-әниләрнең ихтыяҗын канәгатьләндерергә тырышабыз. Бакчаның нәтиҗәле эшләвен коллективның тотрыклы булуы да билгели. Тәрбиячеләр дә үзләре өстендә һәрдаим эшлиләр. Балалар бакчасында уза торган стажировка һәм база мәйданчыкларында педагоглар белем бирү эшчәнлекләре күрсәтәләр, үзләренең тәҗрибәләре белән җирле газета-журналларда бүлешәләр, бик күп конкурсларда катнашып җиңү яулыйлар. 
Коллективны яңа фикерле яшь педагоглар белән тәэмин итү юнәлешендә дә эш алып барыла. Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында, педагогика көллиятендә белем алган яшь педагоглар  практиканы безнең бакчада үтәләр. Соңгы елларда бакчабызда бу оешмалардан килгән 4 тәрбияче уңышлы гына эшләп килә. Бакчабыздагы 19 тәрбияченең 4се инглиз телен камил белә. Шуларның 2се яшь белгеч, алар белем бирүгә әзер кадрлар. Әлбәттә, бу тәрбиячеләр өчен зур хезмәт. Беренчедән, өч тел белү мөһим булса, икенчедән, кирәкле методик эшләнмәләр әзерләнә. Кызыксындыру чарасы буларак, педагогларга үзебезнең фондтан өстәмә түләү каралган. 

 

Тәҗрибә уртаклашабыз

Көн кадагында торган проблемаларның тагын берсе - татар телендә методик әсбапларның бик аз булуын, педагогларның сайлап алу мөмкинлеге булмауны ничек чишәргә соң? 
Шәһәр балалар бакчаларында укыту-тәрбия эшләре, нигездә, рус телендә алып барыла. Билгеле, һәр балалар бакчасында да татар төркемнәре бар, әмма, методик әсбапларның күбесенчә рус телендә булуы татар төркемендә эшләүче тәрбиячеләр өчен кыенлыклар тудыра. Тәрбиячеләрнең сайлап алу мөмкинлеге булмау сәбәпле, рус телендәге әсбаплардан шөгыль конспектларын, планнарын тәрҗемә итү эшләре белән өстәмә утырырга туры килә. Ә бу исә күп вакыт, эзләнүләр таләп итә. Нәтиҗәдә, дөрес булмаган тәрҗемәләр барлыкка килә. Бу сорау мәгариф идарәсе җитәкчеләрен дә борчый. Мәсьәләне уңай хәл итү буенча бакчабыз педагогларына җаваплы эш йөкләнде. Татар төркемендә эшләүче тәрбиячеләр өчен, икенче кечкенәләр төркеменнән алып мәктәпкә әзерлек төркеменә кадәр, дөрес татар телендә “Тәрбия һәм белем бирү буенча көндәлек эш планы” төзү өстендә эш башланды. Аның эчтәлеге, форма һәм методлары балаларның яшь һәм шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелә. Шулай ук балаларның эшчәнлеген планлаштырганда һәр баланың үсеш дәрәҗәсе һәм аның белән индивидуаль эшләү исәпкә алына. 
План - ул тәрбияче хезмәтенең оешканлыгына, максатчанлыгына шарт. Агымдагы вак эшләр тоткынлыгыннан, ниндидер әһәмиятле бурычларның үтәлми калуыннан саклый. Дөрес төзелгән план тәрбияченең эшен җиңеләйтә, эшенә ачыклык кертә, җаваплылыгын арттыра. Бу материал тәҗрибә уртаклашудан чыгып, шәһәр балалар бакчаларына тәкъдим ителәчәк.
Шәһәр балалар бакчаларында башка милләт балаларына да татар телен дәүләт теле буларак өйрәтү каралган. “Татарча сөйләшәбез” укыту методик комплекты авторларының берсе буларак, мине соңгы елларда төзелгән яңа балалар бакчаларының шушы укыту методик комплекты материаллары белән тәэмин итү каралмавы борчый. Кызганычка каршы, балалар бакчасында тел тирәлеген барлыкка китерүдә төркем тәрбиячеләренең роле югалды. Татар теле дәүләт теле буларак, күтәрелеш чорында алган дәрәҗәсен кайтарсак, телне өйрәнү сыйфаты югары булыр иде, дип уйлыйм мин.  
 Балалар бакчасында үстерешле мохит тудыру бик әһәмиятле. Без барлык мөмкинлекләрне кулланырга тырышабыз. Соңгы берничә елда бакчабыз Россия күләмендә һәм “Татнефть” тарафыннан үткәрелгән грантта, республика күләмендә узган “Иң яхшы билингваль бакча”, “Туган телдә белем һәм тәрбия бирүне оештыра торган иң яхшы балалар бакчасы” бәйгеләрендә катнашып 1 млн 500 сум  грантка ия булдык. Болар балалар бакчасына үстерешле мохитне заманча җиһазлар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. 
Әле июнь аенда гына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы кушуы буенча, Әлмәт шәһәре “Татнефть” хәйриячелек фонды тарафыннан бакчабызга балалар бакчаларында татар телен саклау акциясенә кушылып, федераль стандарт таләпләренә туры килерлек 400000 сумлык җиһаз кайтарылды. 
Быел “Ел тәрбиячесе-2021” бәйгесендә ирешкән уңышыбыз эшебезнең югары ноктасы дип әйтер идем. Тәрбиячебезнең шәһәр күләмендә 3 урынны яулап, республика сәхнәсендә “Туган телдә тәрбия һәм белем бирү төркеме тәрбиячесе” номинациясендә лауреат булу безнең бакчабыз өчен зур дәрәҗә. Димәк, без татар телен югалтмыйча үстерүгә ирешкән бакчаларның берсе!
 Бүгенге көндә бакчабызда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысасында “Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруда муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларына ярдәм итү” грантына әзерлек бара.
Балалар бакчаларында уңайлы шартлар тудырырга ярдәм итүче грантлар бирергә мөмкинлекләр тапкан өчен  җитәкчеләребезгә рәхмәт белдерәбез. Киләчәктә дә бу эш дәвамлы булсын иде.

 

Резедә Исаева, 82 нче балалар бакчасы мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев