«Татар» кызына өйләнгән
Берничә ел элек фатирыбызга ремонт ясарга уйладык. Телефоннан шундый эшләр остасын чакырдык. Урысча сөйләшүче егет килде.
Фатирга кергәндә безгә: «Әссәләмегаләйкүм!» – дип сәлам бирде. Бүлмәләрдәге башкарылачак эшләрне карап чыккач, эшкә дә тотынды. Эшләгәндә «Иншә Аллаһ» дигән сүзләре еш ишетелеп торды. Төшке аш алдыннан остабыз тәһарәтләнеп, намаз укып алды.
Яңа танышыбыз турында күбрәк беләсебез килеп, табын янында аңа сораулар яудырырга тотындык. Ул Әфганстанда сугыш барганда шунда хезмәт иткән икән. Анда төрле авырлыкларга очраган, әсирлеккә төшкән. Яшь булса да, ачы язмышка аек акыл белән карап, тырышып эшләгән. Аның тәртибеннән Әфган түрәләре канәгать булганнар. Алар Ислам динен кабул итәргә тәкъдим ясаганнар.
Ул, урыс кешесе булса да, Исламны кабул иткән. Шуннан Әфган хәрбиләре арасында тыныч кына гомер иткән, алар белән намаз укыган, зекерләр әйткән, дога кылган...
Берничә елдан, әсирлектән котылгач, туган ягына кайткан. Әти-әниләре мөселман булып кайткан улларын күреп аптырап калганнар. Егет очрашу хөрмәтенә дип табынга куелган аракыны эчмәгән, аннан христиан бәйрәмнәреннән дә баш тарткан. Тора-бара өйдәгеләр аның яшәү рәвешенә күнеккәннәр, комачауламый башлаганнар. Өйләнергә уйлагач, хәер-фатыйха биргәннәр. Егет үз милләтендәге кәләшенә шарт куйган: кияүгә чыккач, Ислам динен кабул итәсең. Кыз ризалык биргән. Мәчеттә никах укытканнар. Туйдан соң яшь пар шәригать кануннары белән яши башлаган.
Сәгъдулла Шәйхулла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев