Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Татарстанның атказанган артисты Алинә Шәрипҗанова: "Уразаны ел саен тотарга тырышам"

Артистлардан Рамазан аенда ураза тотулары турында сораштык.

– Мин ел саен ураза тотарга тырышам. Гастрольләр вакытында кыенрак. Былтыр эссе вакытка туры килде, шуңа авыррак булды. Быел, Аллаһка шөкер, вакыты бик уңайлы. Әтиебез Флорит Шәйгарданов уразаны дөрес тотарга, дөрес итеп яшәргә өйрәтә. Ул февраль аенда хаҗга барып кайткан иде. Әлегә биш вакыт намазны укый алмыйм, әмма иртәнгесен гел укырга тырышам. Машина белән йөргәндә догалар укыйм, Аллаһы Тәгалә белән сөйләшәм. Илебезгә иминлек, ил-көннәребезгә тынычлык бир дип сорыйм. Кешенең уйларыннан күп нәрсә тора бит. Иң мөһиме – изге уйлар белән яшәргә кирәк, - дип сөйли Алинә Шәрипҗанова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: опрос