Татарстанның халык артисты Зифа Нагаева: «Җаннарымны өзеп җырлый иде...»
Шоу-бизнес

Татарстанның халык артисты Зифа Нагаева: «Җаннарымны өзеп җырлый иде...»

Тыныч йокы, моңлы сандугачыбыз.

Татарстанның атказанган артисты, популяр җырчы Эльмира Сөләйманованың бүген көтмәгәндә вафат булуы бөтен татар дөньясын тетрәндерде. 

Аның иҗатын яратучылар бу хәлнең дөреслегенә ышанмыйлар. Ышанганнары җырчының гаиләсенең тирән кайгысын уртаклаша. 

«Бик күп җырларымны җаннарымны өзеп җырлаган Эльмира Сөләйманова вафат...Тыныч йокы, моңлы сандугачыбыз», – диде газетабыз журналистына Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Зифа Нагаева. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


сабан туе артистлар концерт тамаша шоу Шоубизнес

Нет комментариев