Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Әти-әниләребезгә карата хөрмәтебезне белдерү юллары

Әти-әниләребезгә карата игътибарлы булсак иде. Сезгә психологлар киңәшен тәкъдим итәбез.

1.    Алар янында телефоныгызны читкә куегыз.
2.    Алар сөйләгәнне игътибар белән тыңлагыз.
3.    Аларны мактагыз.
4.    Әңгәмәсенә кушылыгыз.
5.    Яхшы яңалыкларыгыз белән уртаклашгыз.
6.    Дуслары турында яхшы сөйләгез.
7.    Сезгә карата эшләгән яхшылыкларын истә тотыгыз.
8.    Нәрсәнедер кабатлап сөйли башласалар, беренче кат ишеткән кебек тыңлагыз.
9.    Аларның фикерен тәнкыйтьләмәгез.
10.    Сүзләрен бүлмәгез.
11.    Алар янында оныкларын ачуланмаска тырышыгыз.
12.    Киңәшләрен тотарга тырышыгыз.
13.    Аларга тавышыгызны күтәрмәгез.
14.    Юлларына аркылы чыкмагыз.
15.    Алардан алдарак ашый башламагыз.
16.    Аларга ачу, нәфрәт белән карамагыз.
17.    Алар белән горурланыгыз.
18.    Аларга аркагыз белән утырмагыз.
19.    Алар өчен дога кылыгыз.
20.    Ялгышсалар, көлмәгез
21.    Үтенечләрен үзләре сораганчы эшләгез.
22.    Аларга карата ягымлы сүзләр кулланыгыз.

Әти-әниләрегез исән чакта аларның кадерен белегез, алар кебек сезне яратучылар булмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев