ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Хәмидуллина: "Телләр белү кешене бизи, дөньяга карашын киңәйтә"
Туган авылымда еш булам, чип-чиста татар авылы. Исеме дә ничек бит әле, Мулла Иле дип атала! Урамына чыктым исә, без бала вакытта ишетеп үсмәгән чит-ят сүзләргә тап буласың. Кибеткә керсәң, анда, гомумән, рус телендә генә сөйләшәләр. Мин үзем туган авылымда йөримме соң, диеп куям кайвакыт?!
Мин үскәндә алай түгел иде бит ул. Сигезьеллык мәктәпне туган авылымда тәмамладым. Безнең буын укучыларына укытучылар, хәтта рус теле дәресенә дә татарча исәнләшеп кереп, дәресләрне татарча аңлаталар иде. Гаиләдә дә, мәктәптә дә, аннан техникумда, хәтта институтта да саф татар телендә укырга насыйп булды миңа. Безнең буынның, бик күпләренең язмышы да, бәхете дә бу.... Болай да булды бит әле, мәктәпкә шәһәрдән яшь җыр укытучысы кайтты, менә аның рус телендә җырлар өйрәтүе истә калган: “Гайдар шагает впереди”. Тагын шуңа охшаганнарны ятладык, җырладык, русча өйрәндек.
Тормыш юлымда гомер итүләрем дә, эшләгән җирлегем дә татар мәдәнияты, әдәбияты белән бәйле. Китапханәдә нинди генә кичә, бәйгеләр үтми. Менә күптән түгел генә Муса Җәлил, Габдулла Тукай иҗатына багышланган бәйгеләр үтте. Быел бәйгедә шигъри осталыкларын күрсәтергә килгән укучылар арасында акцент белән сөйләшүче конкурсантлар булмау сөендерде. Шулай ук рус телле укучыларның татар шигырьләрен камил итеп башкарулары да күңелгә бик ошады. Китапханәгә бит кемнәр генә, нинди генә укучылар килми. Араларында татар зыялысы дип аталып йөргән шәхесләр дә, синең белән югарыдан карап, татар теле хакында үз нотыгын сеңдереп калдырырга теләүчеләр дә бар. Шулвакыт оныгы шалтыратса, аның белән аралашу, сөйләшү өчен, ул, һичшиксез, чит телгә күчә. Телефонын сүндергәннән соң, минем янымда тормый бит, татарчасы юк шул, дип аклану җаен да таба. Яшерен-батырын түгел мондый кешеләр белән бик еш очрашабыз. Бәхеткә, оныклары белән ялгышып та бер кәлимә рус телен кушмый сөйләшүчеләр бар. Эшләү дәверендә төрледән-төрле очраклар белән очрашырга туры килде. Бервакыт шәһәребездә яшәп иҗат итүче язучы Марс Яһудин белән рус телендә кичә үткәрдек. Ул бу кичәгә икенче һәм дүртенче сыйныфларда укучы ике оныгын ияртеп килгән иде. Кичә тәмам булып, чәй өстәле артында оныкның олысы телгә килде: “Бабай, син – алдакчы!” Язучыбыз каушап китте: “Кайда, нәрсә алдаладым?” – диеп акланып алды. Онык, үз чиратында, саф татарчалап дәвам итте: “Син безнең белән русча сөйләшмисең, русча сөйләшә белмим, дисең бит. Ә үзең рәхәтләнеп сөйләштең”, - диеп, язучының авызын ябып та куйды. Онык дүртенче сыйныфка җиткән, бабасы аның белән гел ана телендә аралашкан. Бу адым бик күпләребезгә үрнәк булырлык.
Менә шулай ничә еллар дәвамында телебезне яклау, саклау өстендә гомер ителгән. Ләкин тәрҗемә әсәрләргә сак карыйм. Татар язучысының әсәрен рус телендәге тәрҗемәсен укый алмыйм. Матур әдәби әсәрләр тәрҗемәдә барлык яктан ачылып бетми кебек, ул үзенең асылын аңлата алмый, безнең халыкка гына хас булган әдәби моңын югалта кебек. Бәлки, тәрҗемәчеләрнең осталыгы җитмидер? Ә бит әсәрләрнең дә моңы бар... Моңы булмаса, без күңелебезгә туры килгәнен генә сайлап укымас идек. Тагын килеп, балалар өчен рус теленнән татар теленә тәрҗемә ителгән мультфильмнарны, гомумән, тыңлый да, карый да алмыйм. Тәрҗемәченең тавышы никадәр ягымлы, мөлаем булмасын. Юк, булмый. Ошамый. Татар белән татарча, рус кешесе белән русчалап сөйләшәсе иде дә бит. Юк шул, барыбыз да булдыра алмый. Ә без татарлар сөйләшәбез. Бик еш кына чыгышлар ясарга, кичәләр алып барырга туры килә. Дөресен әйтергә кирәк, яшьрәк чакта оялган вакытлар күп булды. Ә хәзер каядыр китте, бик еш кына, эх, бу көлеп утырган түтәйнең минем урысчам дәрәҗәсендә татарча сөйләшүен ишетәсе иде, диеп уйлыйм да, дәвам итәм. Үзем өчен сөенеп куям. Телләр белү ул кешене бизи, дөньяга карашын киңәйтә.
Без туганнан бирле туплый башлаган хәзинә ул – Туган тел. Һәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерле тел – үзенең туган теле. Билгеле булганча, безнең татар телебез – ЮНЕСКО тарафыннан Бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Үзебез татар телендә аралашабыз, татар язучылары әсәрләрен укыйбыз икән, димәк, татар милләте яши, үсә. Алай гына да түгел балалар бакчасы, мәктәп, югары уку йортлары татар телле укучыларны кабул итәргә әзер икән, билгеле, алар да яшәячәк. Әмма әлегә болары юк дәрәҗәсендә. Китапханәгә, мәҗлес залларын тутырып, педагогия көллиятендә, педагогия институтында укыган татар бүлеге студентлары килгән елларны сагынам мин. Аллага шөкер, зур чиратлар торып, китапханәгә китапка килгән укучыларны минем буын күрде, дип сөенәм. Ничек кайтарырга шул вакытларны? Бер-беребезне орышып, өйрәтеп йөрүдән туктап, һәркем телебезне саклауны үзеннән башларга тиеш, ләбаса! Милләтебезнең югалмавы, телебезнең үсүе безнең кулда. Милләтебезнең дәвамчысы булырлык китап укучылар тәрбияли алдыкмы икән? Менә нәрсә борчый мине.
Безнең төп бурычыбыз – ул халкыбызның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә өйрәнү. Моның өчен үз телебездә сөйләшергә тиешбез. Халыкның рухи байлыгы бервакытта да саекмасын, кимемәсен, милләт үткәнен хөрмәт итсен, кеше үзенең туган җирен, туган телен онытмасын иде дигән теләктә калам мин.
Туган телеңне белмәү – бик кызганыч күренеш. Моның сәбәбе – гаиләдә үз телеңдә сөйләшү мөмкинчелеге булмау, дип уйлыйм. Катнаш никахлар да үз ролен уйнамый калмый. Бу яктан мин үземне бик бәхетле кеше дип саныйм, чөнки барлык туганнарым белән туган телемдә сөйләшә, аралаша алам. Һәм шуның өчен дә әби-бабайларыма, ата-анама, укытучыларыма чиксез рәхмәтлемен.
Роза ХӘМИДУЛЛИНА,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев