Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Тәрбиячеләрне хөрмәт итәргә өйрәник

Танылган блогер 1 ел элек, балалар бакчасы тәрбиячесенең балаларга кул күтәрүе турында сюжет төшереп, үз битенә урнаштырган иде. Аның буенча төрле фикерләр булды.

Үземнең дә оныклар балалар бакчасына йөри. Малайларга хас булганча бик шуклар. Аларга кул күтәрттерү түгел, сүктерәсе дә килми. Шулай да әниләреннән эләгә үзләренә. Килен без бар дип тә тормый, акыра-бакыра сүгә дә, йомшак җирләренә кундырып та ала. Баштарак карчыгым кысылып караган иде. Әмма килен аны да «үз урынына утыртты»: «Бар, опекага шалтырат, мине ана булу хокукыннан мәхрүм итсеннәр», – дип кенә кычкырды. Безнеке генә түгел, күп яшьләр шундый хәзер, кабынып китәргә генә торалар. Олылардан, чит кешеләрдән дә читенсенмиләр. Безгә бик рәхәт дип беләләрме аларның сабыйларга кычкыруларын тыңлавы?! Тәрбиядән дә киләдер инде бу. Үскәндә үзләренә эләккән булса, үз балаларына да шуны күрсәтәләр. 

Тәрбиячеләрнең дә эшләре җаваплы. Аларның бит кул астында ике-өч бала гына түгел, ә унбиш-егермеләп. Бик зур сабырлык таләп ителә бу хезмәттә. Элекке заманнар түгел, хәзер аларны да тикшереп кенә торалар. Балалар бакчасы йортыбыз каршында гына урнашкан. Балконга чыксаң, балаларның төш вакытына кадәр урамда уйнаганнарын күзәтергә мөмкин. Кайберәүләр сабыйларны гына күзәтмиләр, ә тәрбиячеләргә дә игътибар итәләр икән.
Беркөнне күршем: «Күрдеңме, оныгың Рәсүл урамда уйнаганда тәрбиячесе гел көнбагыш ашады», – дип куйды. «Гаҗәп икән, – мин әйтәм, – кесә төбендә берничә бөртек калган булгандыр да, шуларны авызына капкандыр». Тәрбиячеләрне яратырга, һич булмаса, хөрмәт итәргә кирәк, минемчә. 

Рәдиф.

Фото: tatar-inform.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатларда тормыш

2
X