Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Тузганакның чәчәге дә, тамыры да файдалы

Май аенда бөтен бакча-кырлар сап-сарыга манылып, тузганак чәчәгенә күмелә. Чәчәгеннән алып тамырына кадәр файдалы булган үсемлекнең вакытында файдасын күреп калырга кирәк.

Тузганак тимер, фосфор, калий, А һәм С витаминнарына бай. Ул шикәр чире, үт куыгы һәм бавыр авыруларына, авитаминоз, анемиягә каршы көрәштә ярдәм итә. 

Хәлсезлектән. Ике чәй кашыгы вакланган тузганак тамырын һәм үләнен 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтеп сөзегез. Шуны ашарга 30 минут кала көнгә дүрт тапкыр чирек стакан эчегез.

Йокысызлыктан, нерв киеренкелегеннән, витамин җитмәүдән. Яңа әзерләнгән тузганак согын (50 мл) ашарга 30 минут кала, көнгә ике тапкыр өч атна дәвамында эчегез.

Хәтер начараюдан һәм атеросклероздан. Тузганак тамырыннан яңа гына әзерләнгән сокны һәм дөге кайнатмасын бермә-бер күләмдә кушып, ашарга 30 минут кала көнгә өч-дүрт тапкыр 50 мл эчегез.

Бөердә һәм сидек куыгында таш, ком һәм башка авырулар булганда, симергәндә, эч күпкәндә, эч катканда, суалчаннардан котылу өчен төнәтмәне түбәндәгечә ясап эчәргә кирәк: вакланган 2 чәй кашыгы тузганак тамырын 1 стакан суга салып, 8 сәгать салкын урында тотарга, сөзәргә һәм көнгә берничә тапкыр эчәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев